Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Акча кемне ярата?

* Эшләп тапкан акчаң өеңне яратсын дисәң, хезмәт хакы алган көнне 1 сумын да туздырма, получка тулысынча өйдә бер кич булса да кунарга тиеш. * Бина эчендә сызгырсаң, өстәл өстен кул сырты яки уч белән сыпырып алсаң, акча синдә тормас. * Күршегә ипи-тоз биреп торырга ярамый, алар белән бергә өйдән...

* Эшләп тапкан акчаң өеңне яратсын дисәң, хезмәт хакы алган көнне 1 сумын да туздырма, получка тулысынча өйдә бер кич булса да кунарга тиеш.
* Бина эчендә сызгырсаң, өстәл өстен кул сырты яки уч белән сыпырып алсаң, акча синдә тормас.
* Күршегә ипи-тоз биреп торырга ярамый, алар белән бергә өйдән муллык та чыгып китәргә мөмкин.
* Өйдә акча булып торсын дисәң, себеркенең сабын аска каратып куярга кирәк.
* Бурычка алып торган акчаны ай кечерәйгән чакта түләмә, яңа ай туганны көт. Шулай итсәң, сиңа акча биреп торган кешегә зыян китермәссең.
* Кич акча бирмә, ул өйдә «йокласын».
* Ихтыяҗ булмаганда, акча ваклатма.
* Дүшәмбе көнне бурычка алма, сишәмбе көнне бурычка бирмә, җомга көнне бурыч түләмә.
* Акча янчыгыңны беркайчан да буп-буш калдырма, тиеннәр булса да торсын.
* Өйдән чыгып киткәндә, көзге алдына кәгазь акча куеп калдыр.
* Өеңдә краннар төзек булсын, юкса су тамчылары белән бергә акчаң да агар.
* Өстәл өстенә утырырга, баш киеме, ачкыч куярга ярамый - йортка акча кермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев