Яшел Үзән

Язучы һәм педагог

Азат Фатыйх улы Вергазов 1932 елда Пенза өлкәсенең Неверкин районы Карновар авылында укытучы гаиләсендә туган. 1937 елда алар гаиләләре белән Татарстанга, Юдино (хәзерге Яшел Үзән) районының Зур Карагуҗа авылына күченеп киләләр. Ул, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1949 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетына укырга керә. 1951-1954 елларда армия сафларында...

Азат Фатыйх улы Вергазов 1932 елда Пенза өлкәсенең Неверкин районы Карновар авылында укытучы гаиләсендә туган. 1937 елда алар гаиләләре белән Татарстанга, Юдино (хәзерге Яшел Үзән) районының Зур Карагуҗа авылына күченеп киләләр.
Ул, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1949 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетына укырга керә. 1951-1954 елларда армия сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач, Олы Карагуҗа урта мәктәбендә тарих һәм география укытучысы (1954-1957), Олы Яке сигезьеллык мәктәбе директоры (1958-1964) һәм, яңадан үз авылына кайтып, 1970 елга кадәр урта мәктәптә эшли. Аннары Азат Вергазов Яшел Үзән шәһәрендә өй салып, шунда яши башлый. 1972-1974 елларда Казандагы 36нчы һөнәр училищесына барып укытып йөри. 1974-1985 елларда Казан телевидение студиясенең әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли. Соңгы елларда Яшел Үзән шәһәрендәге 5нче татар гимназиясендә балалар укыта, хәзер лаеклы ялда.
Азат Вергазов белән беренче тапкыр ныклап танышуым «Социалистик Татарстан» (аннан соң «Ватаным Татарстан») газетасында үзхәбәрче булып эшли башлагач, 1989 елда Яшел Үзән шәһәренең 4 нче мәдәният-спорт комплексы каршында төзелгән «Яшьтәш» яшүсмерләр клубында булды.
Ул вакытта районнарда һәм шәһәрләрдә яшьләр арасында тәрбия эшләре алып бару өчен культура-спорт комплекслары төзү модага керде. Аларның һәркайсы берәр предприятиегә беркетелеп, матди ярдәмне шулардан алырга тиеш иде. Ләкин шәһәрнең төзү-монтаж тресты, үз карамагындагы яңа төр тәрбия учагы эшен җанландырып җибәрү өчен, бернинди дә ярдәм күрсәтә алмый. Ә тикшерүләр килгәч, трестның партия лидеры, әлеге тәрбия комплексында алып барыла торган «чара»ларны үрнәк итеп күрсәтә.
Әлбәттә, гомер буе гомуми белем бирү мәктәбендә, һөнәр училищесында укыту-тәрбия эшләре алып барган педагог Азат Вергазовка «шеф»ларның мондый тәрбия алымы ошамый. Менә шуннан соң без аның белән «Социалистик Татарстан» газетасында «Күз буяудан файда юк» дигән тәнкыйть мәкаләсе яздык. Ул вакытта без: «...культура-спорт комплексларында, аларга караган яшүсмерләр клубларында тәрбия эшенең куелышына киләчәктә дә бармак аша гына карасак, булмаган эшләрне ялтыратып күрсәтү өчен күзбуяучылык белән шөгыльләнсәк, яшьләр проблемасы торган саен тирәнәя генә барачак», - дигән нәтиҗә чыгарган идек. Суга карап әйтелгән сүзләр булган икән.
Бу вакытта инде Азат Вергазов «Дулкыннар ни сөйли?», «Ташу», «Уяну» кебек повестьлары белән танылган язучы иде. Бу әсәрләренең геройлары - тормышның үзеннән алынган яшүсмерләр. Аларның һәркайсының тормышы, гадәтләре, омтылышлары язучыга якын. Менә шуңа да, инде өлкән яшьтә булуына карамастан, яшүсмер психологиясен, аның эчке дөньясын якыннан белүче язучы һәм педагог бу катлаулы һәм тынгысыз эшкә ни өчен алынган икәнлеген аңладым мин.
Азат Вергазов белән икенче тапкыр ныклап аралашуым әдәби-нәфис «Аҗаган» журналын чыгару белән бәйле. Туксанынчы еллар башы иде. Азат Вергазов, мине очраткач, өлкән сыйныфта һәм һөнәр училищесында укучы яшүсмерләр өчен журнал чыгарырга хыялланып йөрүе турында сөйләде. Татарлары да урыслаша барган шәһәрдә бу эшне башлауның кыенлыгыннан да зарланып алды. Һәм мине, эшне башлап җибәргәндә генә булса да, хезмәттәшлек итәргә чакырды. Мин ризалаштым. Журналны өч кеше - баш мөхәррир Азат Вергазов, җаваплы секретарь - мин, ягъни Александр Филиппов һәм корректор Мәдинә Хафизова чыгарды. «Раифа» совхозының ул вакыттагы директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Әхтәм Яппаров ярдәме белән табылган акча һәм кәгазь журналның берничә санын чыгарырга җитте. Баш мөхәрриргә күбрәк акча табу ягын кайгыртырга туры килде. Журналның төп максаты бик изге - яшүсмерләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән булса да, хакимият үз бюджетыннан бер тиен дә акча бирмәде. Журнал редакциясе бер урыннан икенчесенә күчеп йөрде. Аның беренче адресы минем квартира булды. Аннан соң журнал «редакциясе» Азатның үз фатирына ук күчте.
Азат Вергазовның 1969 елда чыккан «Беренче карлыгачлар» дигән җыентыктагы шигырьләрен укучыларга «Кеше йөрмәгән сукмаклардан йөрергә яратам. Кечкенәдән үк шигырь җене кагылса да, язганымны соңгы елларда гына матбугатка бирә башладым. Шуңа да шигърияттә соңарган юлчыдай мин. Узган вакытны куып җитәр өчен ашыгырга иде миңа», - дигән юллама белән тәкъдим итә. Бу вакытта аңа 37 яшь була. Һәм ул, үзенең күпьеллык педагоглык тәҗрибәсенә таянып, иҗат эшенең иң кыен тармагын - яшүсмерләр тормышын, әхлак тәрбиясенең психологик нечкәлекләрен яктыртуны сайлый.
Шул ук вакытта сорау да туа: инде 30 елдан артык әдәбиятка хезмәт итүче язучыны ни өчен әдәби тәнкыйть читләтеп үтте икән? Газеталарда басылган кыска-кыска гына берничә рецензиядән тыш, аның иҗаты турында фикер әйтелмәгән. Бу уңайдан филология фәннәре докторы Рифат Сверигин: «Азат Вергазов әдәбиятта ныклап 1975 елда гына күренә башласа да, ул инде сигез китап чыгарырга өлгерде. «Дулкыннар ни сөйли?», «Ташу», «Уяну», «Без - сезнең балалар» повестьлары, «Кайту» романы, «Кода, май кап!», «Язгы сөйләшү» исемле әдәби җыентыклары мисалында инде өлгергән һәм уз юлын тапкан язучы иҗаты турында иркенләп һәм тәфсилләбрәк сүз йөртү урынлы булыр иде», - дип искәртеп үтә язучының «Йөрәк җыр сорый» дигән сайланма әсәрләренә сүз башында. Аның бу калын китабы да, «Язгы сөйләшү» һәм «Кода, май кап!» җыентыклары кебек үз көче белән дөнья күргән. Язучының сайланма җыентыгында балалыктан өлгергәнлеккә күчүче яшүсмерләрнең уй-хыялары, ялгышулары, беренче мәхәббәт хисләре һәм өлкәннәрнең аларга мөнәсәбәте турында сөйләүче әсәрләре туплап бирелгән. Азат Вергазов «Авырткан башка тимер таяк», «Хыялый Хәяли» дигән сатирик һәм юмористик повестьлары, күп кенә хикәяләре белән үзен юмор остасы итеп тә күрсәтте.
Язучының «Ташу» повесте һәм «Кайту» романы төрле чордагы авыл тормышын тасвирлауга багышлаган. «Ташу»да автор аз гына дәвам иткән НЭП чорында авыл кешесенә мая тупларга ирек биреп, соңыннан аны кулак дип йорт-җиреннән, ирегеннән мәхрүм итү эпизодларын тетрәндергеч итеп сурәтләгән. «Кайту» романында да автор авылның 80нче елларда кичергән тормышын капма-каршы - контраст холыклы образлар тудыру юлы белән күз алдына китереп бастыра. Ул үз геройларының кичерешләрен, хәл-әхвәлләрен, алар тирәсендә барган вакыйгаларны төгәл картиналар аша җентекләп сурәтләргә омтыла.
Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Вергазов үз өстенә алган йөкне ишәйтеп, исән-сау килеш укучылары хозурына китереп җиткерде. Ә без, үз чиратыбызда, аны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп калабаз.
Александр ФИЛИППОВ,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: