Яшел Үзән

Яшел Үзәндә Тукайның өч сукмагы

Кем ул Ногман Габдрахманов? Яшел Үзән районында Габдулла Тукайның эзләре калганын галимнәр раслап торсалар да, халык бу хакта аз белә. Бөтенләй белми, дисәк тә, дөрес булыр, чөнки аңлату, сөйләшү җитми. Ногман бай Габдрахманов кем ул? Габдулла Тукай белән нинди бәйләнеше бар? Монда Яшел Үзәннең ни катнашы бар соң? Бар икән...

Кем ул Ногман Габдрахманов?

Яшел Үзән районында Габдулла Тукайның эзләре калганын галимнәр раслап торсалар да, халык бу хакта аз белә. Бөтенләй белми, дисәк тә, дөрес булыр, чөнки аңлату, сөйләшү җитми.

Ногман бай Габдрахманов кем ул? Габдулла Тукай белән нинди бәйләнеше бар? Монда Яшел Үзәннең ни катнашы бар соң? Бар икән шул!

Әтнә районы Түбән Көек авылына Яшел Үзән районы Ачасыр авылыннан Ногман тимерче булып килгән дә, биредә төпләнеп калган. Беренче гильдия сәүдәгәр дәрәҗәсенә җитеп, үз хисабыннан 10 мәчет, 5 мәдрәсә төзеткән. Инкыйлабка кадәр ул - Казанның капиталлары 10 мең сумнан арткан 56 татар бае арасына кергән, шул чорның атаклы баена әверелгән һәм, игелекле, күркәм эшләр эшләп, якты эз калдырган. Икенче гильдия сәүдәгәр Мөхәммәтсафа Галикәев кызы Рабигага өйләнеп, аларның алты баласы туган. Казанда туган Ногман байның кызы Зәйнәп Олы Әтнә егете Әхмәтгәрәй Хәсәнигә кияүгә чыккан, ә Әхмәтгәрәй Казанда 1912-1918 елларда нәшер ителгән «Аң» журналының мөхәррире булса, хатыны Зәйнәп басманың сәркатибе булган. «Аң» журналында Габдулла Тукайның шигырьләре һәм башка язмалары еш басылганлыктан, Хәсәниләр гаиләсенең җан дустына әйләнгән.

Габдулла Тукайның иң яраткан апасы Бибисаҗидә турында да Яшел Үзән аз белә. Чөнки 2016 елда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу көненә һәйкәл салдыру мәшәкате белән йөргәндә Бибисаҗидә апасының Бәчек авылында яшәгәнен аз белүләре ачыкланды. Габдулла Тукайның әнисенең башка анадан туган бертуган апасы Бибисаҗидә турында да белүебез кирәктер.

Бибисаҗидә турында

Бибисаҗидә Арча районы Өчиле авылында 1877 елда туа, 1893 елның 25 декабрендә Казанда мәдрәсә тәмамлаган 24 яшьлек Әхмәтсафага кияүгә бирәләр. Туйларын Арча районы Өчиле авылында уздыралар һәм апасының туена Кырлайдан Габдулла Тукайны да китертәләр. Җизнәсе белән апасында берничә көн кунакта да була. Туйдан соң Әхмәтсафаны мулла итеп куялар. Алар гомер буе Каенсар авылында яшиләр һәм җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

Бибисаҗидәнең беренче ир малай туа, аңа Габделваһаб дип исем кушалар. Ул яшьтән үк Герман сугышына алынып, үз башыннан Гражданнар сугышын да, Бөек Ватан сугышын да кичереп, сигез бала тәрбияләп үстерә һәм 1957 елда бакыйлыкка күчә.

Мәсрүрә, Арча районы Орнашбаш авылында яши. Мәсрүрә Зәбированың дүрт баласы була һәм бүгенге көндә дәвамчылары авылда яшиләр.

Бибисаҗидәнең өченче кызы (1903-1975) Өммеһания. Арча районы Түбән Көектә укытучы булып эшләгәндә Бөек Ватан сугышы башлана һәм аны Яшел Үзән районы Бәчек авылына укытучы итеп күчерәләр. Озак еллар анда мәктәп директоры хезмәтен башкара, авыл халкының абруен казана. Бу вакытларда дүртенче малае Солтанәхмәтнең сугышта үлү хәбәре әнисе Бибисаҗидәнең хәлен тагын да авырайта. Өммеһания сеңлесе Әкълимә белән әнисен үз куенына сыйдыра. Авыру әнисен тәрбияләп, аларны матди яктан яшәтү мәшәкатьләре Өммеһания җилкәсенә төшә. 1956 елда Бибисаҗидә, каты авырудан соң вафат булып, җиргә иңдерелә. Шушы авыр газапларны кичрү Өммеһаниянең дә сәламәтлеген какшата. Сеңлесе Әкълимә бик күп көчләр куеп тәрбия кылса да, 1975 елда Өммеһания гүр иясе була.

Дүртенче баласы Солтанәхмәт Каенсар авылында укытучы булып эшләгәндә Бөек Ватан сугышына китә һәм әйләнеп кайта алмый. Каберенең Могилёвта булуын раслаган документлар барлыгы билгеле.

Бишенче кызы - Фатыймабикә Казан заводларының берсендә электромонтёр булып эшләгән. Мәсгуть исемле улы булган. Ул Владивостокта боц­ман булып хезмәт иткән.

Алтынчы кызы Нурдидә, Казан шәһәре фабрикаларының берсендә тегүче булып эшләп, пенсиягә чыкканнан соң, картлар йортында яши һәм авырып үлә.

Бибисаҗидәнең җиденче кызы Әкълимә турында мәгълүмат аз. Әнисен дә, апасын да Бәчек авылында җирләгәннән соң, кулында бер һөнәре һәм яшәү өчен бер тиен килере булмаган Әкълимә, олы абыйсының улына, дүрт кешелек гаилә өстенә бала караучы булып килеп сыена.

Кадерле хатлар

Габдулла Тукай Җаектан (Уральск) апасы Бибисаҗидәгә еш кына хатлар яза, хәлләре белән танышып тора. Габдулла Тукай 1902 елда Өчиледә яшәүче Бибисаҗидә апасына язган хатыннан өзек: «Хөрмәтле һәм кадерле тутабыз Бибисаҗидәгә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җи­бәреп ирештердем. Шулай ук энебез Габделваһаб белән сеңлебез Бибимәсрүрәгә гадәттәгечә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне юлладым», дип язган хатларының күчермәсе Г.Ибра­һимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать инс­титуты мирасханәсендә саклана.

Клара Филиппова.

Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 13 декабря 2017 в 16:52
    Татарстанда буран һәм томан көтелә Синоптиклар иртәгә республикада көчле җил чыгуы турында кисәтә.
    65
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 16:00
    Башлык кем булыр Өч ай эшләгәннән соң, Васильево башлыгы Денис Лулаков үз эшеннән китте.
    102
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 14:10
    Данил Буранов – ярымфиналда Яшел Үзәндә туып, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче 23 яшьлек Данил Буранов Беренче каналда баручы популяр «Голос» тапшыруында катнаша.
    45
    0
    1
  • 13 декабря 2017 в 12:38
    Яшьләр татар халык җырларын җырларга яратмый… Җыр – халык лирикасының иң таралган төре, сүз белән көйнең үзара үрелүенә нигезләнгән, җырлап башкарыла торган шигъри-музыкаль әсәр, яки, киң мәгънәдә алганда, шундый төр әсәрләрне белдерә торган жанр. Җырның төп функциясе – халыкның һәм шәхеснең рухи дөньясын, фикер һәм кичерешләрен чагылдыру. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай: «Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер», – дип юкка гына әйтмәгән...
    33
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 11:27
    Ышанырлык түгел: кызыл борыч гомерне озайта Әче ризыкларны яратасызмы? Дөньядагы бер генә кухня да аппетитны күтәрә торган әче тәмләткечләрдән башка ризык әзерләми. Кавказда, Мексикада, Чилида һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә пикант тәмләткечсез ризык әзерләргә тотынмыйлар да. Әмма аларны кайберәүләр сәламәтлек өчен куркыныч дип исәпли. Моны алар әче борычның, горчицаның ашказанын ялкынсындыруы белән аңлата. Чынлап та, әгәр дә әче ризыкны күпләп куллансаң, ул ашказанына зыян китерергә мөмкин. Чамасын белсәң, киресенчә. Ышанмыйсызмы?
    47
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 10:47
    Яшел Үзән районында яна торган йорттан ир-атны коткарганнар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Яшел Үзән районында янгын чыккан йорттан 59 яшьлек хуҗаны коткарган.
    58
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 08:32
    Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм бозлавык турында кисәтә Республиканың күпчелек районнарында кар, урыны белән җепшек кар явачак. Кайбер районнарда буран, юлларда бозлавык фаразлана.
    50
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 17:47
    Васильевода өй туйлары гөрли Узган шимбәдә Васильево бистәсендә 60 гаилә яңа фатирларга күченде.
    49
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 16:21
    Пуховик юу буенча КИҢӘШЛӘР Пуховикны юар алдыннан төймәләрен, молниясен каптырабыз, тискәре ягы белән әйләндереп куябыз, мехы булса, аны алабыз. Кер юу машинасына пуховик янына башка бер әйбер дә салмагыз.
    73
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:49
    Мактаулы исем Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен
    105
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 13:30
    Су белән катнаштырылган балның файдалы сыйфатлары Баллы су – һәркем куллана алырлык, чын мәгънәсендә шаккатыргыч нәрсә. Баллы суның организмга уңай тәэсире бәяләп бетергесез.
    80
    0
    2
  • 12 декабря 2017 в 11:44
    Ошамаган товарны алмаштырып була Хәзер кибетләрдә товар күп, өелеп ята. Әмма кирәклесен эзли башласаң, ничек сайларга белми аптырап каласың.
    62
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 10:42
    «Тылсым» торты рецепты Туган-тумачаларны тәмләп чәй эчерик әле!!!
    71
    0
    0
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Сез үз тормышыгыз белән канәгатьме?
    Проголосовало 58 человек
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 12 декабря 2017 в 14:51
    Прогресс – табигать законы
    Һәр яшел үзәнлене эш урынына һәм өйгә, поликлиника яки мәктәпкә, азык-төлек базарына, йә булмаса поездга вакытында алып барып җиткерү өчен иртә таңнан торып, төнгә кадәр эшләү – Яшел Үзән пассажир автотранспорты предприятиесе хезмәткәренең бурычы. Мактаулы юбилей көннәрендә, күңел бәйрәм сорый.
    134
    0
    1
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.