Яшел Үзән

Тел дигән дәрьяда

«Бер чакны без шулай Горький белән Бер мәҗлестә бергә утырдык... Ә мин үземне бер бик кечкенә Кеше итеп сиздем аңардан... Башта аның белән сөйләр өчен Зур гакыллы сүзләр эзләдем, Тирләп беттем... Ә соңыннан инде түзмәдем, Башта булган гади уйлар белән Башлап алып киттем сүземне...» (Һади Такташ. «Киләчәккә хатлар») Мин дә...

«Бер чакны без шулай Горький белән
Бер мәҗлестә бергә утырдык...
Ә мин үземне бер бик кечкенә
Кеше итеп сиздем аңардан...
Башта аның белән сөйләр өчен
Зур гакыллы сүзләр эзләдем,
Тирләп беттем...
Ә соңыннан инде түзмәдем,
Башта булган гади уйлар белән
Башлап алып киттем сүземне...»
(Һади Такташ. «Киләчәккә хатлар»)

Мин дә берәр зур укымышлы, дәрәҗәле, тирән белемле кеше белән сөйләшә башласам, аның белән сөйләшер өчен үземне дә белемле кеше итеп күрсәтергә тырышам. Ләкин бер дә юкка икән. Укымышлы, зыялы кешеләр бик гади булалар, синең фикереңне тыңлый беләләр, үз фикерен көчләп такмыйлар. Миңа әнә шундыйларның берсе белән очрашырга туры килде, дөресрәге, аның 55 яшьлек юбилеен алып бардым. Залда чакырылган кунакларның барысы да фән кешеләре: Казан дәүләт федераль университетының көнчыгыш телләре һәм халыкара элемтәләр институты директоры, профессорлар, доцентлар, фән кандидатлары. Йә, Аллаһ! Мондый укымышлы кешеләр булачагын белгән булсам, бу юбилейны алып барырга һич ризалашмаган булыр идем дип, куркуга калдым. Юбиляр Казан федераль университетының көнчыгыш телләр һәм халыкара элемтәләр институтының роман-герман телләре кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Венера Нәфыйк кызы Хисамованың ягымлы карашын, көләч йөзен, аның шундый якын итеп, хәл-әхвәл сорашып, сөйләшүен, гадилеген күргәч, минем борчуларым шунда ук юкка чыкты. Җитмәсә ул минем якташ та икән бит - Яшел Үзән шәһәрендә туып үскән кыз. Юбилейда аның турында бик җылы мактаулы сүзләр әйтелде. Бер-бер артлы тезелешеп, Венера Нәфыйковна җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясе яклаган берничә фән эшлеклесенең юбилярны ихлас күңелдән котлауларын тыңлап тору артистларга да бик күңелле булды.
Венера Нәфыйковнага карап торсаң, М.Фәйзинең «Галиябану» пьесасындагы әтисе Бәдринең әйткән сүзләре искә төшә: «Безнең Галиябануга Аллаһ Тәгалә матурлыкны да, буй-сынны да, акылны да мә сиңа дип биргән дә куйган инде». Венера ханымга да шулай табигать матур сыйфатларның барысын да мулдан биргән. Татар хатын-кызы менә шундый була ул дип, дөньяның теләсә кайсы иленә җибәреп күрсәтерлек затлы ул. 1995 елда инглиз телен укыту проблемалары буенча АКШның Огайо һәм Висконсин штатларында стажировка үтә. 1996 һәм 1999 елларда Анкара һәм Стамбул шәһәрләрендә халыкара тюркологлар конференциясендә катнашып, доклад белән чыгыш ясый. 2006 елда Англиядә инглиз телен укыту проблемалары буенча халыкара семинарда катнаша.
2007 елда Иорданиядә инглиз телен яңа технологияләр кулланып укыту методикасы проблемалары буенча халыкара конференциядә катнаша. 2006 елдан Кападокий югары мәктәбендә (Төркия) рус һәм чит телләр укыту координаторы булып тора. 2005 елда филология фәннәре докторы диссератациясен уңышлы яклый. Якташыбыз Венера Нәфыйк кызы Хисамованың югары уку йортларында озак еллар декан, кафедра мөдире булып эшләү дәверендә 50гә якын фәнни тикшеренү һәм методик эшләре басылып чыкты. Шулар арасында аның иң беренче уку дәреслеге «Татар аудиториясенә инглиз теле дәресләре» 2000 елда дөнья күрә. Аның хезмәтләрендә шул күзгә ачык чагыла: Венера ханым иҗади эзләнүләр алып бара. Аның төп максаты - яшьләрнең фәннән тәм табып шөгыльләнүләре. Инглиз теленең нечкәлекләрен рус теле тәрҗемәсе аркылы түгел, ә турында-туры инглиз теленнән татарчага тәрҗемә итеп өйрәнү күпкә отышлырак, болай эшләгәндә мәгънә бозылмый ди, галимә. Әйе, чыннан да, инглиз телен өйрәнгәндә турыдан-туры инглиз теленнән татарчага тәрҗемә ителгән хезмәтләр бик аз. Ул яшьләрне компьютердан гына түгел, ә китапханәләрдә чыганаклар белән эш итәргә өйрәтә.
Яшел Үзән шәһәрендә туган Венера ханымның тамырлары Арча районының Кышкар авылына килеп тоташа. Бабасы Габделхалик абзый атаклы Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган, заманының укымышлы кешеләренең берсе. Бу нәсел математика буенча бик аңлы була. Тегермәннәр тоткан Габделхалик абзый хәлле гаиләләрдән санала. Венера ханымның әтисе Нәфыйк Габделхалик улы Гомәров озак еллар Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге заводында инженер-механик булып эшли. Бүген аңа 85 яшь.
Әнисе Рәисә Җәмилевна бик укымышлы гаиләдән була. Җәмил бабай гарәп, фарсы, рус телләрендә бик иркен сөйләшкән. Димәк, телләр белү, телләр өйрәнү сәләте Венерага Җәмил бабасыннан килә. Ә бу сәләт Венера ханымнан ике кызына да күчкән, ике кызы да фән кешеләре - фән кандидатлары.
Мин аның белән бүлмәсендә сөйләшеп утырганда, безнең әңгәмәне бүлеп, 2 аспирантын кереп, киңәшләр сорап чыкты. Ул аларга ничек эшләргә икәнен җай гына төшендереп үзенең фикерләрен елмаеп та, җитди итеп тә аңлатты. Һәм мин кыска гына шушы очрашуда студентларның, аспирантларны Венера Нәфыйк кызын бик хөрмәт итүләрен, яратуларын, әниләре, апалары кебек якын итүләрен күреп тордым. Борынгылар фән белән, уку белән шөгыльләнүне энә белән кое казуга тиңләгәннәр. Якташыбыз, фән эшлеклесе Венера ханымның, образлы итеп әйткәндә, казыган фән коесының мул, чиста суларын күреп ихлас күңелдән шатландым. Тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын Сезгә!
Рәшит Сабиров,
ТРның халык артисты

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: