Яшел Үзән

Танылган галим Гайнетдин Әхмәрев турында

Галимнең яшьлек чоры Тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Гайнетдин Нәҗметдин улы Әхмәрев 1864 елда Казан губернасының Зөя өязе Наратлы (хәзер районыбыз­ның Татар Наратлысы авылы) авылында дөньяга килә. 8-9 яшенә җиткәч, әтисе аны Тәтеш өязенең Шәм-Балыкчы волостендәге Болын-Балыкчы авылына (хәзерге Апас районында) үз заманының гыйлемле кешесе булган Бикчәнтәй хәзрәт мәдрәсәсенә сабак...

Галимнең яшьлек чоры
Тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Гайнетдин Нәҗметдин улы Әхмәрев 1864 елда Казан губернасының Зөя өязе Наратлы (хәзер районыбыз­ның Татар Наратлысы авылы) авылында дөньяга килә.
8-9 яшенә җиткәч, әтисе аны Тәтеш өязенең Шәм-Балыкчы волостендәге Болын-Балыкчы авылына (хәзерге Апас районында) үз заманының гыйлемле кешесе булган Бикчәнтәй хәзрәт мәдрәсәсенә сабак укырга җибәрә. Анда дин гыйлемнәрен үзенә кирәгенчә өйрәнгәч, мәгъ­рифәтче мөгаллим Шакирҗан Таһиров киңәше белән, 1881 елда Казан татар укытучылары мәктәбенә укырга керә. Бу уку йортында Гайнетдин Әхмәрев белем алуда үзенең һәвәслеге белән аерылып торган һәм һәр уку елын Мактау кәгазе белән тәмамлаган.
1885 елда, укытучылык таныклыгы алу белән, аны Вятка губернасы Алабуга өязенең (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районындагы) Биектау авылына урыс теле укытырга билгелиләр. 1885 елның 15 июлендә ачылган Биектау мәктәбенең ул беренче мөгаллиме булган. Күпчелек халык надан булган вакытта, бер кара авылга барып, урыс теле укытыр, гыйлем таратыр өчен, яшь мөгаллимгә, әлбәттә, бик тырышырга туры килгәндер. Шуңа да карамастан, Гайнетдин Әхмәрев, үзенең тырышлыгы аркасында, ул халыкны үзенә каратып, аларның мәхәббәтен яулауга ирешкән.
Шул рәвешчә, бик тырышып, мәктәпне алга җибәргән. Аның тырышлыгы башкаларга да үрнәк булып, тирә-күрше авылларда да мәктәпләр ача башлаганнар. Берничә ел уңышлы хезмәт иткәннән соң, аны мөгаллим итеп Тәтешкә билгелиләр һәм ул анда күчәргә мәҗбүр булган.
Гайнетдин Әхмәрев Биектау халкы белән шулкадәр дуслашкан ки, хәтта киткән вакытта аны үз авылларыннан җибәрәсе килмичә, саубуллашканда һәркайсы елап калган. (Мөхетдин Корбангалиевнең «Йолдыз» газетасының 1911,13 октябрь санында «Мөгаллим вә мөәррих (тарихчы) дигән мәкаләсе).
Ул вакытта татар авылында урыс телен укытуга аеруча тискәре караш хөкем сөргәнлеген истә тотсак (Бу турыда Гаяз Исхакый да үзенең «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәрендә тирән борчылу белән язып чыга.- Г.Г.), яшь мөгаллимнең эш сыйфатына югары бәя бирергә ныклы нигез бар. Аңа бу мәктәптәге мактаулы хезмәте өчен мәгариф эшләре буенча округ попечителе дә рәхмәт белдерә (Татарстан республикасының Милли архивыннан).
Гайнетдин Әхмәрев 1891 елның 1 мартыннан Тәтеш шәһәренең урыс-татар мәктәбендә урыс теле мөгаллиме булып эшли башлый. Ләкин аңа монда урыс телен генә түгел, бәлки арифметика, уку, ана теле дәресләрен дә алып барырга, Ислам кануннарын да укытырга туры килә. Биредә эшләү Әхмәрев өчен җиңел булмый. Тәтешнең дин әһелләре урыс теле укыту белән һич тә килешә алмыйлар.
Аерым алганда, мулла Хәсәнгата Бикташев һәм аның кияве Гыйззәтулла Гайнетдин Әхмәревның эшчәнлегенә бик нык аяк чалалар. Мулла халык арасында да мөгаллимгә карата тискәре караш оештыруга зур өлеш кертә. (Дин әһелләренең корткычлыгын дини һәм дөньяви белем бирүләрнең үзара көндәшлеге - конкуренциясе белән бәйләп аңлатырга кирәктер. - Г.Г.).
1897 елгы халык санын алу татарлар тарафыннан төрлечә кабул ителгәнлектән (әлеге дә баягы, муллалар агитациясе нәтиҗәсендә), укучылар саны башка урыннардагы кебек, Әхмәрев укыткан мәктәптә дә шактый кими. Гайнетдин Әхмәревнең үз сүзләре белән әйткәндә, Тәтештәге хезмәтнең һәрбер елы, ун еллык сәламәтлеген бетерерлек дәрәҗәдә авыр булган.
Тәтештә эшләү еллары ничек кенә кыен булмасын, шушы вакытта ул гыйльми тикшеренүләр үткәреп, ачышлар да ясый башлый. Моннан тыш, Тәтештә хатын-кызлар өчен урыс-татар мәктәбе дә
Җ.Мускеев һәм Г.Әхмәрев тырышлыгы белән ачыла.
Мөгаллимлек елларында Гайнетдин Әхмәрев мәктәп дәрес­лекләренә ихтыяҗ зурлыгын аңлый. 1890 елда аның «Татарлар өчен беренче урыс әлифбасы». «Татарлар өчен беренче кыйраәт (уку) китаплары» дөнья күрә. Болар өчен ул Казанның фәнни-сәнагый күргәзмәсе комитеты тарафыннан Мактау кәгазе, укытучылык хезмәтен оста башкарганы өчен 1899 елда көмеш медаль белән бүләкләнә. Ул җитәкләгән Тәтеш мәктәбе, Казан уку округы тарафыннан тәкъдим ителеп, 1900 елда Парижда узган Бөтендөнья күргәзмәсендә җиңеп чыга һәм комитетның Мактау дипломына лаек була. (Татарстан рес­публикасының Милли архивыннан).
Казанга күченүе
Гайнетдин Әхмәрев һәрдаим Казанга күченеп килү хыялы белән яши. Моның сәбәпләрен ул болай аңлата: «Казанда яшәү Археология, тарих һәм этнография җәмгыя­тендә активрак катнашу һәм университет китапханәсеннән файдалану, ниһаять, үз балаларымны Казан гимназиясендә укыту мөмкинлеге бирер иде».
Гайнетдин Әхмәрев үтенечен һәм тырыш хезмәтен исәпкә алып, 1903 елның 1 августыннан аны Казан шәһәре татар ир балаларына (Русская школа для татарских мальчиков) урыс теле укытучысы итеп билгелиләр. Ул бу мәктәптә озак эшләмәсә дә, мәктәп өчен күп нәрсәләр башкарырга өлгерә. Әлеге мәктәпнең 1902 елны тәмам янып беткән китапханәсенә китап җыю эшен, укытучы Миргаяз Иманаев белән бергә, иң актив башкаручылардан була. Мәктәпне торгызу өчен тырышлык куя: югары органнардан матди ярдәм, пособиеләр алуны оештыра.
Аның бу хезмәте тиешенчә бәяләнә дә: Гайнетдин Әхмәрев 1904 елның 6 декаб­рендә император тарафыннан зур көмеш медаль белән бүләкләнә. Шулай да, хакимият тарафыннан әлеге мәктәпкә тиешле игътибар бирелмәгәнгә, Әхмәрев бу уку йортыннан китәргә мәҗбүр була. Һәм 1905 елгы уку елын Иске Татар бистәсе мәдрәсәсенең урыс теле укытучысы буларак башлый һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда эшли (озакка сызылган авырудан соң, өч улын, ике кызы белән хәләл җефетен калдырып, Казанда 1911 елның 20 сентяб­рендә вафат була).
Гайнетдин Әхмәрев, укытучылык эшеннән тыш (бигрәк тә гомеренең соңгы 5-6 елында), фән белән дә актив шөгыльләнә башлый. Мәсәлән, аның педагоглык хезмәтләре: «Төрки әлифба», «Кыйраәте төрки» (Төркичә уку), «Гарәби әлифба» һ.б. китаплары мәктәпләрдә дәреслекләр буларак билгеле булганнар.
Гайнетдин Әхмәревнең татар халкы тарихын яктырткан кыйм­мәтле хезмәтләре: «Болгар тарихы» (1909), «Казан тарихы» (1910) китаплары да мәктәп­ләрдә тарих дәреслеге итеп файдаланылган. Хәтта Габдулла Тукай үзенең «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дигән китабына «Казан тарихы»ннан өзекләр кертә.
Әйтелгәннәрдән тыш, галимнең байтак кына нәшер ителмичә калган хезмәтләре дә булган. Гомере кыска булу сәбәпле, аның бу хезмәтләре басылып чыга алмыйча калган. Шуларны һәм, гомумән, татар халкын галимнең иҗаты белән якынрак таныштыру зарурлыгын истә тотып, мәшһүр татар тарихчысы Ризаэтдин Фәхретдин бер мәкаләсендә: «Гайнетдин әфәнденең никадәр әсәре булса, газеталарда язмыш мәкаләләре илә берлектә, җөмләсен бергә җыеп бастырмак һиммәт вә әдәп әһелләре өстендә бурычтыр», - дип язып чыккан (һиммәт - игелеклелек).

Фәнни
эшчәнлеге
Әхмәревнең тарих белән чынлап торып кызыксынуы әле Тәтештә эшләгән елларында ук башлана. Ул биредә мөгаллимлек эше белән беррәттән, элеккеге Болгар дәүләтенә кергән җирләрдә археологик казу эшләре алып бара. Шуның нәтиҗәсе буларак, Г.Әхмәрев 1893 елда зур ачыш ясый. Ул татарлардан Спас өязендәге Кузнечиха авылы янында борынгы шәһәрчек урыны булганлыгын ишетә һәм шушы авылга барып, җирле халык ярдәме белән, әлеге урында болгарларның иске Суар шәһәрчеге булганлыгын исбат итә. Гайнетдин Әхмәрев Суарны табуы археология фәне өчен иң кадерле һәм кыйммәтле хезмәтләреннән саналган, чөнки бу шәһәрчекне, аңа кадәр ничәмә-ничә еллар эзләсәләр дә, таба алмаганнар. Шушы ачышы нәтиҗәсендә аны Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыя­тенә әгъза итеп алалар (1893 елның 19 сентябре).
Аннары күп тә үтми, галимнең әлеге җәмгыять журналында Зөя өязе (Яшел Үзән районы) Гөбенә елгасы буендагы иске шәһәрчек - Япанчино хакында тирән эчтәлекле гыйльми мәкаләсе дөнья күрә.

Язманың тулы вариантын газеәтабызның 17 май саныннаукый аласыз.

Текстны матбугатка
Гамир Гарифуллин әзерләде.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: