Яшел Үзән

ОЧУЧЫНЫҢ ДА БӘХЕТЕ ҖИРДӘ

Очучы һавага күтәрелгәч, иксез-чиксез күктә очкычы белән икәүдән-икәү генә кала. Зәңгәр күк үзенең сихри матурлыгы белән ничек кенә тартып тормасын - ул бернәрсәгә дә таяныч була алмый. Биредә очучы үзенең осталыгы белән алдыра. Егет булырга тиеш ул! Кыю, уңган очучы күккә менеп хәрби заданиене дә үти, исән-имин әйләнеп җиргә дә...

Очучы һавага күтәрелгәч, иксез-чиксез күктә очкычы белән икәүдән-икәү генә кала. Зәңгәр күк үзенең сихри матурлыгы белән ничек кенә тартып тормасын - ул бернәрсәгә дә таяныч була алмый. Биредә очучы үзенең осталыгы белән алдыра. Егет булырга тиеш ул! Кыю, уңган очучы күккә менеп хәрби заданиене дә үти, исән-имин әйләнеп җиргә дә төшә. Һәм ничек кенә киеренке үтмәсен очыш, очучы күңеле тагын иреккә, тагын югарыга омтыла.

Ильяс САЛИХҖАН
Очучы - хәрбиләр арасында да иң зур хөрмәткә лаек булган кеше. Яшь чагында күккә менергә кем генә хыялланмый соң?! Очучы булып хыялына ирешкән егет, биек күктә нинди генә авыр сынаулар үтәргә туры килсә дә, үзен бәхетле кешегә тиңли. Илдус Әхмәй улы Земалов белән очрашып сөйләшкәч шундый нәтиҗәгә килдем мин.
Ул - хәрби очучы. Куәтле истребитель-бомбардировщик «Миг-17», «Су-17» очкычларын иярли майор. Кайларда гына очарга туры килми аңа!
Иксез-чиксез булып күренгән күккә менү хыялы мәктәптә туа. Яшел Үзәндә бергә укыган дусларының күбесе очучы булырга тели. Матур очкычларга утырып, зәңгәр күккә күтәрелү турында хыялланалар алар. Әмма сайлап алу комиссияләре Илдусны гына үткәрә. Харьковтагы хәрби авиация училищесына Яшел Үзән егете үзе генә барып җитә. Һәм ул аны вакытыннан алда тәмамлый. Курсантларны очучы һөнәренә «У-7» очкычында өйрәтәләр. Әйтергә кирәк, идарә итү өчен иң кыен, иң катлаулы очкыч була ул. Килбәтсез зур очкычны курсантлар «паровоз» дип йөртәләр. Яхшы ягы шул: өйрәнүе кыенга туры килсә, сугышта җиңелрәк булачак!
Үткен егеткә лейтенант дәрәҗәсе биреп, 1972 елда хәрби частька җибәрәләр. Менә шунда башлана да инде Земаловның чын очучы тормышы!
Байкал буе округында чирканчык ала яшь лейтенант. Сугышчан әзерлектәге бомбаларны асып Кытай чиге буйлап кизү тора ул. Янәшә генә, чикнең теге ягында, шулай ук көчле коралланган Кытай самолеты йөри... Ул елны Вьетнам Кытай белән сугыша: Вьетнамны яклап менә-менә Советлар иле дә барып керер кебек яу кырына. Хәер, яшь очучының ул чактагы киеренкелеккә әллә ни исе китми. Сугышчан әзерлектә булу - хәрби кешенең турыдан-туры бурычы инде, дип карый ул мондый хәлгә. Шулай да авиация башка төр гаскәрдән үзенең кырыслыгы белән күпкә аерыла.
- Менә шушы китапта язылган инде минем 1972 елдан башлап 1988 елга кадәрле хәрби хезмәтем! «Очучы китабы» дип атала ул! - дип, Илдус абый минем алга калын гына китап китереп куйды. - Анда менә очучы Земаловның бөтен эшләре сәгате-минутына хәтле язылып барылган.
Хәрби очучының сулышына тикле исәпкә алынган дисәк тә, арттыру булмас кебек. Әлеге китапны карап чыккач, ирексездән шундый фикер туа. Иртәгә сугышчан задание буенча һавага күтәреләсе дигән көнне өендә дә ашый алмый - махсус ашханәдә, махсус ризык кына ашый ала икән хәрби очучы. Шул ук вакытта ул әзерлек эшләрен башкара. Болары да әлеге китапта теркәлә. Очу юлын картада сызып очу тизлеген, биеклеген исәпли һәм бомбаның төренә карап аны ташлау ысулын да өйрәнә. Мәсәлән, бик куәтлесен самолет зур тизлек белән туры өскә күтәрелгән чагында ташларга кирәк. Самолеттан аерылган бомба үзе, инерция буенча, берничә чакрым өскә таба менә әле. Менә шул мизгелдән файдаланып очкычыңны куәтле бомба шартлыйсы районнан алып чыгып өлгерергә кирәк. Әйтерсең, газраил очучы белән уйнап ала шушы мизгелдә: табаныңны ялтыратып өлгермәсәң, үзең китергән бомба шартлавы астында калып харап булуың бар!
Әлеге китапта иң мөһим мәгълүмат - очучының һавага күтәрелеп очкан вакыты. Ул минутлап җыела һәм аны мәгълүм «кара тартма» теркәп бара. Норма буенча ул хәрби очучыга елына 40 сәгатьтән ким булмаска тиеш. Земаловның, гадәттә, күпкә артык: елына карап 100-160 сәгать җыела ул. Һавага очып хәрби задание үтәгән вакыты җәмгысы 2250 сәгатькә җиткән.
Бу китапта парашюттан сикерергә өйрәнүләре дә теркәлә. Безнең егет 135 тапкыр төшә шуның белән. Хәрби очучының парашют белән сикерүе - фаҗигадән бөтенләй котылуы дигән сүз түгел әле. Гадәттә ул 10-12 чакрым биеклектә очкычтан чыга. Һәм 6 чакрым биеклеккә җиткәнче парашютны ачарга ярамый. Парашют ертылмасын өчен түзеп, таш кебек, төшәргә туры килә. Биеклекне күрсәтүче прибор төзек булса ярый да. Әгәр ул эшләмәсә... Бары тәҗрибәң генә коткара. Менә шул чакта түзә алмыйча иртәрәк ачып парашютын ерттыручылар байтак булган...
Илдус абый безнең редакциягә оныгы Карина белән килде, бик күңелле сөйләшеп утырдылар. Бала, кем әйтмешли, дәү әтисенең авызына гына карап торды. Илдус абый да игътибарын оныгыннан аермады дисәк тә ярый. Аларга карап утыруы да күңелле иде. Нинди генә хәрби заданиеләр үтәгән, нинди генә фаҗигаләр күрергә мәҗбүр булган ир кешенең дә күңеле кырысланмаган менә, ул да бәхетен, бүтән кешеләр кебек үк, җирдә тапкан...
Очучы һавада үзенең осталыгына гына таяна. Хәрби самолетларда кеше гомерен саклап калу төп максат итеп куелмый да икән. Очкыч хәрби бурычны үтәрлек дәрәҗәдә тиз очарга һәм куәтле булырга тиеш. Шуңа тырыша аны ясаучы. Очучы кешенең гомере, күп очракта, кыл өстендә була. Мисалга, кабинадагы ике кнопканың янәшә куелуы да хәл итә очучы язмышын: шуның берсе - җилләткечнеке, икенчесе - җиргә төшкәч очкычны туктатыр өчен ачыла торган парашютларныкы. Билгеле, аларны бутау очраклары да булган. Вакытыннан алда ачылган парашют очкычны, кисәк аска каратып, җиргә төртелергә мәҗбүр итә...
Илдус абый хәрби училищеда бергә укыган байтак сыйныфташларының һәлак булуын әйтте.
Хәрби очучының гомере кыл өстендә. Гомереңне куркыныч астына куйсаң - куй, әмма боерыкны үтә, дигән хәтәр сүз нәкъ менә очучылар өчен әйтелгән диярсең...
Заманалар да, ил дә үзгәрде хәзер. Очучы хезмәте, элекке кебек, зурланмый халыкта. Әмма Илдус абый үкенми. Ул хыялына ирешкән. Һәм әле нинди хыял диген! Хәрби очкычларны иярләп иксез-чиксез күккә күтәрелгән егет ул!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: