Яшел Үзән

«Куркып кына яшәргә ярамый» 16+

Студент елларында Рәшит белән бер сукмакларны таптарга туры килде. Университетта укып йөргәндә ул республикада танылган артист иде инде. Шулай да үзен башкалардан өстен куеп, аерылып йөрмәде. Аны күпләр гадел булганы өчен дә хөрмәт итә. Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров бүген дә үзенең әнә шул күркәм сыйфатын югалтмаган. Артист белән бүгенге...


Студент елларында Рәшит белән бер сукмакларны таптарга туры килде. Университетта укып йөргәндә ул республикада танылган артист иде инде. Шулай да үзен башкалардан өстен куеп, аерылып йөрмәде. Аны күпләр гадел булганы өчен дә хөрмәт итә. Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров бүген дә үзенең әнә шул күркәм сыйфатын югалтмаган. Артист белән бүгенге әңгәмәбез аның сәхнә юлы һәм үзен борчыган кайбер мәсьәләләр хакында.

-Рәшит, син 36 ел
буе сәхнәдә булдың. Сиңа Казан дәүләт университетында белем алуның кирәге чыктымы икән?
- Әлбәттә, университетның файдасы булды. Мин укытучы булып эшләмәсәм дә, алган белемем комачауламады. Әле бер үкенечем бар, нигә юридик факультетта да укымадым икән дип уйлыйм. Университет ул миңа әдәбиятны аңлап сөйләргә өйрәтте. Мәсәлән, Мөхәммәт абый Мәһдиев дәресләре үзе бер спектакль сыман иде. Бүген мин аның әсәрләрен кайта-кайта укыйм. Алар минем өстәлемдә ята. Быелгы концертларда аның «Торналар төшкән җирдә» һәм «Кыр казлары» әсәрләреннән аерым өзекләрне берләштереп укырга җыенам.
- Бүген сәхнәдә әдәби әсәр укыган нәфис сүз остасын күреп булмый. Нәрсә сөйләсәң дә ярый, дип уйлыйлар, ахрысы. Син гомер буе шаян һәм күңелне кузгатырлык моңсу хикәяләр укыйсың.
- Бүген сәхнәдә алып баручылар пародия сөйләп кенә көлдерергә яраталар. Бервакыт «Мәдәният дөньясында» тапшыруында бер егет: «Безгә урам теле белән генә сөйләшергә кирәк», - дип утыра. Шунда аңа Хәлим Җәләлов: «Урам телен сәхнәгә алып менәргә ярамый. Шуның өчен артистларны театр училищеларында, югары уку йортларында укыталар», - дип бик дөрес әйтте. Шул ук егетнең: «Хәзер Айрат Арслановлар, Аркадий Райкиннар чоры узды инде», - дигәне белән дә килешмәдем. Райкинны рус эстрадасының патшасы дияр идем мин. Айрат Арсланов кебек ике телдә дә камил итеп сөйләүчеләр, ай-һай, бармы икән? Чын сәнгать ул теләсә кайсы чорда да чын сәнгать булып кала. Аның өчен талант кирәк.
- Талант дигәннән, син бит әле матур җырлыйсын да. Нигә ул талантыңны сәхнәдә кулланмадың?
- Мин Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек күренекле җырчылар белән эшләдем. Әлбәттә, хәзерге кайбер җырчылар белән чагыштырганда, үземнең тавышым күпкә яхшырак (мактаныйм әле), начар җырлыйм дип уйламыйм. Әмма ул югары профессиональ дәрәҗәдә түгел. Хәзер үзешчән белән профессиональлек буталды. Аннан соң, нәфис сүз остасы булгач, мин бер генә юнәлештә эшләүне кирәк санадым. Яшь чакта педагоглардан музыка белеме алырга уйланмаган.
- Бүгенге эстрадада яратып тыңлый торган җырчыларың кемнәр?
- Салават бик моңлы
җырлый. Булганлыгы белән дә аерылып тора. Ул
кешеләр белән дуслаша
белде. Иң югары элита
белән аралаша. Халык аны ярата. Зәйнәп Фәрхетдинованы мин милләтебезнең йөзек кашы, дияр идем. Ул бөтен татар хатын-кызларының асыл сыйфатларын үзенә җыйган. Аның тавышы нинди матур?! Мин аның кайбер җырларын еламыйча тыңлый алмыйм. Чибәр дә, нәзакәтле дә ул. Мин, әле ярый Зәйнәбебез бар, дип сөенеп яшим.
- Син күп кенә нәфис сүз жанрында эшләгән артистларны да күреп беләсең. Үзеңә кайсылары үрнәк булды? Сәхнәдән кайсы язучыларның әсәрләрен яратып укыйсың?
- Сүз жанрында остазым Фәйзи Йосыпов. Гомер буе конферансье булып эшләсә дә, Татарстанның атказанган артисты исеме белән генә китеп барды. Хәзер берничә ел эшлиләр дә шундый ук исемне алалар. Фәйзи абый дөнья хәлләре белән хәбәрдар булды. Сәхнәдә шуларны кулланды. Ул Әнгам Атнабаев шигырьләрен яратып укыды. Үзем дә аның иҗатын яратам. Зөлфәт Хәким әсәрләрен яратып укыйм. Кайсы гына жанрда булмасын, югары профессиональ дәрәҗәдә эшли. Зур талант иясе. Заманында Марсель Сәлимҗанов та аны юкка гына, Зөлфәт Хәким - XXI гасыр драматургы, димәгәндер. Ул дөреслек яклы.
- Рәшит, син үзең дә,
язганда йә булмаса сөйләшкәндә, турысын әйтергә яратасың. Сәхнәдәндә җитәкчеләргә тәнкыйть сүзләре ирештерәсең. Соңыннан зыянын татырга туры килмиме?
- Куркып кына яшәргә ярамый. Министр да ялгышырга мөмкин бит. Аңа да дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Билгеле инде, синең әйткән фикерең җитәкчеләргә ошап бетми. Шуңа үземә зыяны да тиеп тора. Гомер буе алып барган хөкүмәт концертларыннан да читләштерәләр. Әйтмичә дә булмый бит...
- Сәхнәдә чагында күренекле артистларыбызны олылыйлар, ә ялга киткәч, аларның язмышы белән юбилейларда гына кызыксыналар. Мәсәлән, соңгы вакытта Илһам Шакиров тирәсендә бөтерелүчеләр ни өчендер журналистларны да аның белән очраштырырга теләмиләр.
- Әйе, СССРның халык артисты Азат Аббасов гомеренең соңгы елларында гына әйбәт фатирга күчте. Ул яктан Илһам абыйга игътибар зур булды, Аллага шөкер. Аңа исән чагында ук Казанда музей булырга тиеш, минемчә, һәм аны үзе 30 елдан артык яшәгән йортында урнаштырырга кирәк. Анда Илһам абыйның моңы иңгән, анда әнисе Нуриәсма апа килеп йөрде. Монда аның иҗатының чәчәк аткан чоры. Урыны да җайлы җирдә. Мин бу турыда әйтеп, мәдәният министрына хат та язган идем. Кызганычка, канәгатьләнерлек җавап килмәде. Аны карап торучы Илһам дигән кеше фатирны хосусыйлаштырып та куйган. Шуңа күрә, «без аны ала алмыйбыз», дигәннәр.
- Рәшит, син һаман
гаделлек өчен көрәшәсең. Үзеңдә шәфкатьлелек сыйфатлары да җитәрлек. Алты бала табып үстергән (дүртесе исән-сау) әниегезне озак еллар тәрбияләп соңгы юлга озаттың...
- Әнине 77 яшендә авылдан алып килгән идем. Төнгә унар тапкыр уянсам да, аны карарга авырсынмадым. Үзем гастрольләргә киткәч, подъезддагы апалар да аның янында калырга читенсенмиләр иде. Бервакыт Әстерханнан 5 кило уылдык алып кайттым. Бөртеген дә үзем капмыйча, һәр көн аңа ашата идем. Мин кечкенә чакта ук авылда әни бөтенесенә ит бүлеп биргәндә: «Әни,үзеңә калмады бит инде», - дип борчылуым әле дә исемдә. Әнине тәрбияләгән еллар минем иҗади үсеш чоры булды. Мактаулы исемнәрне дә шул чорларда алдым.
-Син сөйләшкәндә һаман туган авылыңны искә аласың. Анда кайтып сыенырдай нигезең бармы әле?
- Мин Яшел Үзән районының Бәчек авылындагы йортыбызны төзекләндереп тотам. Олыгайган саен туган нигез тарта. Миңа анда бүрәнә мүкләре дә, әни исән чактагы төсе уңып барган чаршаулар да кадерле. Әнинең көянтәсе, чиләкләре - барысы да аның рухын саклый. Үзе бер музей сыман. Яздан ук кайтып, җәй буе яшелчә үстерәм. Быел утыз карбыз бакчада тәгәрәп ята. Мин аларны күршеләргә дә өләшәм. Аллаһ боерса, пенсиягә чыккач, авылга кайтып яшәргә исәпләп торам. Сәхнәдән вакытында китә белергә кирәк. Минем матур итеп китәсем килә.
Люция Хәбибуллина.
(«Шәһри Казан»).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: