Яшел Үзән

«Күңелемдә нәрсә булса, шул язылыр,Йокмасын тик каләмгә дөнья корымы»

«Яшел Үзән» газетасын ачуда башлап йөрүчеләрнең берсен, күренекле якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Сергеевич Филипповны гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез. Александр Сергеевичның бөтен гомере журналистика белән бәйле. Башта ул Апас районында чыгып килүче «Йолдыз» газетасының баш мөхәррире булып эшли, аннары озак еллар «Ватаным Татарстан» (элек «Социалистик Татарстан» дип...

«Яшел Үзән» газетасын ачуда башлап йөрүчеләрнең берсен, күренекле якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Сергеевич Филипповны гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез.
Александр Сергеевичның бөтен гомере журналистика белән бәйле. Башта ул Апас районында чыгып килүче «Йолдыз» газетасының баш мөхәррире булып эшли, аннары озак еллар «Ватаным Татарстан» (элек «Социалистик Татарстан» дип атала иде) газетасының Яшел Үзәндәге үз хәбәрчесе булып хезмәт итте. Күпьеллык намуслы хезмәте, татар матбугатын үстерүгә керткән өлеше өчен, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды, бик күп медальләр белән бүләкләнде.
Газеталарда эшләү белән беррәттән, Александр Филиппов әдәби әсәрләр дә иҗат итте һәм бүген дә, лаеклы ялда булуга карамастан, иҗат эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә. Ул берничә китап авторы. Шигырьләрен һәм мәзәкләрен укучыларыбыз яратып укый. Бүген сезгә тәкъдим ителгән шигырьләр аның иҗатының кайбер җәүһәрләре.
Хөрмәтле Александр Сергеевич, «Яшел Үзән»нең шушы еллар дәвамында уңышлы чыгып килүендә, газетабызның республиканың иң абруйлы газеталары арасына керүендә, ике мәртәбә республика журналистларының «Бәллүр каләм» конкурсында лауреат исемен яулавында сезнең хезмәтегез зур. Киләчәктә дә үзара хезмәттәшлек чылбыры өзелмәс дип ышанабыз. Сезгә нык сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, җан тынычлыгы, имин көннәр телибез. Иҗат чишмәсе саекмасын.
Ихтирам белән «Яшел Үзән»леләр.
Чөй
Ботаклы каен ярылмый,
Кирәк булды имән чөй.
Ярылды бүкән, очты чөй,
Башта туды башка көй.

Эше беткәч кирәк түгел,
Җирдә аунап калды чөй,
Каршы торса тагын бүкән,
Кирәк булыр шул ук чөй.

Сәясәт
Чүмәлә өйгәндә болында
Сындыра сәнәкне сәләтсез.
Хәсрәт сәясәт сүз алса,
Гомерләр киселә сәбәпсез.

Күңел
Заманалар куып йөртә
Тузганак шары сымак.
Йөрәк кенә һаман да көр,
Ә күңел...
Күңел - сынык.

Замандашка
Авыз ерык, җиткән колакка ук
Кәнәфинең тигәч күнлесе.
Очрашканда борын чөеп уза -
Шулай булды дусның күбесе.

***
Вакыт судай аккан саен
Урманнар шәрәләнә,
Бала табар урын эзләп,
Пошилар бәргәләнә.

Үткән юлга бер караш
Алдан тарттык дөньяны, -
Карыш та бармады.
Арттан төрттек дөньяны, -
Адым да бармады.

Кемдер имде дөньяны
Өстенә атланып,
Шулар чумды хөрлеккә
Мәгънәсез шатланып.

Дөнья куу камчылап,
Наданлык, ахмаклык.
Үз җае булган икән, -
Эш узгач аңладык.

Нардуган
Авыл бии, йорт селкенә,
Урамда кордебалет.
Нардуганда шулай була -
Кичкырын карда - балет.

Шүрәлеләр авыл тулы -
Эзлиләр Былтырларын.
Кети-кети итеп карый
Кызларның елгырларын.

Тәмле йокысын калдырып,
Аю килгән капкага,
Күсәк алган, тәпәч тоткан,
Шап-шоп итә тактага.

Сарык йөри бүре куып,
Җанын биреп күрешмәк.
Буталчык бу заманада
Уртак малны бүлешмәк.

Әтәч кергәнне күрепме,
Төлке менгән киртәгә.
Инде, Ходай, ниләр булыр
Таңнар аткач иртәгә.

Куяннарның эше җайлы,
Барабаннар дырылдый.
Юлбарыстай бер ыржайса,
Бүреләр дер калтырый.

Ишәк тоткан чукмар таяк,
Аны патша иткәннәр.
Кемдә постау, кемдә әрмәк,
Бишмәтләрен чишкәннәр.

Авыл бии, җир селкенә,
Урамда кордебалет.
Нардуганда шулай була -
Кичкырын карда - балет.

Һәркемнең үз эше
Кикригенә чиртеп уятмыйлар
Әтәчне таңда.
Җаен белеп, көйләп-көйләп
сайрый
Сандугач талда.

Саклый дошманыннан еланны да
Агулы теше.
Һәркемнең дә фани
дөньялыкта
Үзенең эше.

Бәхет
Тулы бәхет ни ул, ничә мыскал,
Нинди бизмәннәргә
салыйм соң?
Алтын йөгертелгән тәхетнеме
Көйле тормыш диеп
саныймсың?!

Минем бәхет - учымдагы сөял,
Тынмас тавышлары сандалның.
Утта янам, кызган тимер булып -
Белеп шуны үзем сайладым.

Кулларымнан алтын тама икән -
Шушы минем ярты бәхетем.
Мәхәббәтем сулышында эрим,
Ә монысы - тулы бәхетем.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: