Яшел Үзән

Күңел күзе күрә күбрәк

Тормыш - ормыш, тормыш иткәндә нинди хәлләр булмый да, нинди генә язмышларга дучар булмыйсың. Әлбәттә, бу якты дөньяда яшәп ятканда аның матур чаклары да, бәхетле һәм рәхәт мизгелләре дә була. Тормыш итү сәламәт кешегә дә көрәшкә тиң булган заманда авыру кешегә яшәеш икеләтә катлаулана. Яшел Үзәндә яшәүче Гали Хәлиловка бу...

Тормыш - ормыш, тормыш иткәндә нинди хәлләр булмый да, нинди генә язмышларга дучар булмыйсың. Әлбәттә, бу якты дөньяда яшәп ятканда аның матур чаклары да, бәхетле һәм рәхәт мизгелләре дә була. Тормыш итү сәламәт кешегә дә көрәшкә тиң булган заманда авыру кешегә яшәеш икеләтә катлаулана.

Яшел Үзәндә яшәүче Гали Хәлиловка бу сүзләр бик ятышып та бетми. Күрмәгән килеш тә ул күзлеләрдән күзлерәк, зиһенлерәк, өлгеррәк һәм кешелеклерәк. Гомумән, аңа инвалид дип әйтергә тел әйләнми. Ул үзенең физик яктан чикләнгән булуына карамастан, күпме күзле, аяк-куллы кешеләргә хакыйкатьне табарга булыша. Шуңа күрә аны җәмәгать, ягъни халык яклаучысы ( тәрҗемәсе - адвокат) диләр. Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Гали Абдулла улының Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте Татарстан Республикасы оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнүе юкка гына түгел. Бу лаеклы бүләк аңа инвалидлар хокукын һәм мәнфәгатьләрен яклаган, аларның торак шартларын яхшыртуда һәм законлы хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен бирелгән. Аның төп юридик уңышларының берсе - безнең шәһәрдә генә түгел, республика күләмендә дә бәхәсле хәл - күпме еллар дәверендә 11нче мәктәп бинасы подсобкасында яшәгән Людмила Леонова гаиләсе эше. Гали Хәлиловка берничә ел элек бу эшкә, ягъни аларны яклауга алынгач, чын мәгънәсендә утны да, суны да кичәргә, бихисап судларны узарга, югары органнарга кочак-кочак хатлар язарга туры килгән. Бу эшкә сәламәт кеше дә алынмас иде бер карасаң. Хаклык хакына ниләр эшләмәссең, АКШ Президенты Барак Обамага хәтле барып җитәрсең. Ышансаң - ышан, ышанмасаң - юк, хәтта АКШтагы әмирлеккә дә язарга туры килгән. Ил җитәкчеләре турында әйтеп торасы да юк. «Леонова эше айсбергның өсте генә әле ул», - ди халык яклаучысы. - Судларда йөри-йөри, хаклык даулый-даулый күзләрем бөтенләй күрмәскә әйләнде. Югыйсә, берсе томанлы булса да, азрак шәйли иде. Хатыным да: «Җитте сиңа, йөрмә бүтән, сәламәтлегеңне бөтенләй юкка чыгардың!» - дип мине туктатмакчы булды-булуын. Бер эшкә алынгач, мине туктатып буламы соң?! Ул ота алмастай булган саен, мине ныграк җәлеп итә, азарт уята. Людмила Леонова эше дә шундый булды. Күпме җирле җитәкчеләр белән бәхәскә керергә, мөнәсәбәтләрне бозарга туры килде. Леоновага фатир алырга булыштым, кызганычка, ул үз фатирында 83 көн генә яшәп калды. Әмма якты дөньядан мәктәп почмагыннан түгел, ә үз фатирыннан кешечә китте».
Гали Хәлилов: «Мин инвалид» - дип бер көн дә кул кушырып утырмый. Хәзер ул, тагын бәхәсле эшкә алынган. Атна саен Казанга судка йөрергә туры килә. Анда да җиңәсенә ышана. «Мин мәкальчә яшим» - дип шаяртса да, «Мин ничек чебеннән фил ясыйм?» - дигән монологлар язса да («Гали Халилов» сайтыннан укырга була), аның үз принциплары бар. Закон аның өчен закон!
Язмабыз герое тумышы белән Яшел Үзән шәһәреннән булып, шушында үскән, белем алган. Мәктәпне тәмамлагач башта Васильевоның автотранспорт техникумын тәмамлаган. Аннан соң Казанның финанс-икътисад институтына укырга кергән. Параллель рәвештә Свердловскида юридик институтта читтән торып укыганда, анысын укып бетерергә мөмкинлек бирмәгәннәр. Чөнки ул чорда берьюлы ике югары белем алу рөхсәт ителмәгән. Шулай да, 3 курсны бетереп, тәмамланмаган юридик белемле дипломы алган. Белемгә омтылышы болар белән генә бетмәгән әле: КДУда аерым курслар узган, психоаналитика белемен үзләштергән. Хәзер менә аларның һәркайсы үз урынында кирәк. Ә хезмәт биографиясенә килгәндә, аны ул ПАТПдан башлаган. Аннан соң ЗПКБда транспорт буенча өлкән инженер булып эшләгән. Соңгы эш урыны - «ЭРА» предприятиесе. Инвалидлыкка да шуннан китәргә туры килгән. Әнисе исән чакта улының өйләнеп, оныклар тууын бик көтсә дә, насыйп булмаган. «Әнием вафат булгач, 40 яшьтә генә өйләндем. Вакыты килеп җитмәгән булгандыр инде», - ди ул хәзер. Хатыны ЗПКБда эшли, бер ул тәрбиялиләр. 12 яшьлек Мараты күбрәк футбол белән шөгыльләнә, әйбәт билгеләргә укып, ата-анасы йөзенә кызыллык китерми. Ә хатыны бүген тормыш иптәше булудан тыш, аның киңәшчесе дә, күзләре һәм аяклары да, яраткан улының әнисе дә. Гали Хәлиловның авыруына килгәндә, барысына да беркемне аямый торган шикәр чире гаепле. Күзләренең начар күрүе, аякларына зыян килү шул авыру хикмәте. Барысы бергә 21 операция ясатырга туры килгән. Моның кадәр операция кичерү яшәүгә омтылышны, чыдамлыкны таләп итә. Бер өлеш сукыраюы табибларның ялгышлыгы аркасында булган. Хәзер инде уфтанудан файда юк, яшәргә кирәк. Эш булганда, вакыт узганы сизелми, кешеләргә файда итү зур канәгатьләнү бирә. Әле менә шушы көннәрдә генә Гали Абдулла улына хокукый ярдәм күрсәткәне өчен инвалидлар көне уңаеннан Яшел Үзән мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатын, Әйшә авылы җирле үзидарәсенең Мактау кәгазен җитәкчеләре үзләре килеп үз куллары белән тапшырган. Әлеге рәхмәтләр артында да бу кешенең зур хезмәте ята. «ТНВ» телевидениесеннән килеп сюжет төшереп киткәннәр (аны 17 декабрьдә 20.00 сәгатьтә «Атналык күзәтү» тапшыруында күрсәтәчәкләр). Өйдә утырып та кешеләргә файда итә алу сирәк кешеләрнең генә кулыннан килә торган эш. «Чебеннән фил ясый алуы» дөреслеккә тәңгәл килә. Шуңа күрә бу шәхескә бүгенге көндә реклама кирәкми, аны кешеләр үзләре дә таба. Дөрес, бизнесменнар да мөрәҗәгать итеп карый аңа, бушлай ярдәм сорап. Әмма аларга ул кырт кисә: «Акчалары җитмәс, мин инвалидларга, әби-бабайларга, мохтаҗларга гына бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә бушлай булышам», - ди. Гали Хәлиловка хәтта Казанның епархиаль идарәсеннән Архимандрит Герман икона бүләк итәргә җыенгач :«Мөселман кешесенә бик килешеп бетмәс, хатыныма бирә аласыз», - дигән. Бу тарихи иконаны үзләре үк кенәгәсе белән китереп хатынына тапшырганнар. Шулай ук рәхмәт йөзеннән. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы, ди тагын халык мәкале. Халык яклаучысын «Овощевод» хуҗалыгы җитәкчесе Вәрис Идиятуллин, «Табигать байлыклары» предприятиесе җитәкчесе Равил Габдрахманов бәйрәм саен онытмыйлар, күчтәнәчләрен җибәреп торалар.Ул аларга да бик рәхмәтле булып кала.
Тынгысыз Гали әфәнденең башында мең төрле уй, йөз төрле идея һәм кичекмәстән хәл итәсе 10 төрле бәхәсле тема. Барысына да өлгерергә, барысын да башка сыйдырырга, барысын да күреп бетерергә кирәк. Шул арада ак шигырьләр иҗат итә, китап язарга хыяллана. Исемен әлегә сер итеп кенә: «Неизвестные страницы Афганской войны», - дип атый. Иманым камил, ул китап та үзен озак көттермәс, әле вакыты килеп җитмәгән, дип искәртеп торсалар да. Белгәнемчә, аның яраткан шөгыле - хоббие да бар икән: кешеләрдән бозым чыгара ала. Бу шөгыле белән ныклап кызыксынып тормадым, әмма ышанам. Аллаһ Тәгалә, мөгаен, аңа икенче төрле көч бирәдер, башкачарак сыныйдыр. Бу искиткеч аралашучан, ачык йөзле, тапкыр телле кешене шәһәрдә белмәгән кеше юк һәм аны яраталар. Хакыйкать эзләүчене, кемнәрнеңдер тыныч тормышын катлауландыручыны өнәмәүчеләр дә бардыр. Ул аларны да хаклык юлына чыгарырга әзер. Ахырдан тагын бер мәкаль искә төшә: «Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге». Бу мәкаль мәкальчә яшәүче Гали Хәлиловка килешә. Ул күңел күзе белән күпне күрә, күпне белә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: