Яшел Үзән

Исемең матур, кемнәр куйган?

«Помните, что имя человека - это самый сладостный и самый важный для него звук на любом языке». Дейл Карнеги. Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемнәрендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын! Рәсүл Гамзатов. Тел, сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе, тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы. Гомәр Саттар-Мулилле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд...

«Помните, что имя человека - это самый сладостный и самый важный для него звук на любом языке».
Дейл Карнеги.

Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемнәрендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын!
Рәсүл Гамзатов.

Тел, сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе, тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы.
Гомәр Саттар-Мулилле.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в) «Әтинең балага калдырган иң зур мирасы - яхшы тәрбия», - ди. Кызганыч, бала тәрбиясе күп вакыт байлык артыннан куып, онытылып китә. Коръән укып, Коръән кушканча яшәү ике дөньяда да бәхет китерә.
Бала ана карынында яралганчы булачак ата белән ананың ашаган ризыклары хәләлме, сыйфатлымы; сөйләшкән сүзләре файдалымы-юкмы, тавышлары ягымлымы, алар бер-берсен һәм әти-әниләрен, тирә-юньдәгеләрне яраталармы, хөрмәт итәләрме - барысы да бала формалашуда чагылыш таба.
Бала теле - «әти-әни» дип ачылганга караганда, «аллаһ» дип ачылу хәерлерәк. Бала ишетә башлау белән аның янына килгән һәр кешенең әкрен генә Аллаһ, Аллаһ дип әйтүе хәерлерәк. «Аллаһ дип теле ачылган бала дөньядан имансыз китмәс», дигән бер хәдис тә бар. Баланың: «Мин кайдан килдем?» дигән соравына «Аллаһ бирде», - дигән җавап булырга тиеш.
Габдулла Тукай сүзләре белән әйтсәк:
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдаим таян син Аллаһка!
Гаиләдә бала туу бик тә шатлыклы вакыйга. Шуның белән бергә гаиләгә төрле мәшәкатьләр өстәлә. Аларның иң беренчесе - исем кушу. Исем җисеменә туры килә торган матур яңгырашлы, мәгънәле булырга тиеш. Татар халкының «Рәйхан» җыры моның бик тә ачык мисалы:
Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
Әй, Рәйхан, исемең кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган?
Гарәп теленнән кергән бу исем зәңгәр чәчәкле, хуш исле гөл (базилик) һәм «рәхәтлек», «ләззәт» мәгънәләренә ия. Зифа, Зөһрә, Зөлфия, Гөлзадә, Айсылу, Миңсылу, Алсу, Әлфия һ.б. кебек исемнәр әдәби әсәрләрдә, җырларда еш яңгырый. Исем кушу бик тә җаваплы вазифа. Кытай халык мәкалендә: «Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле, ә менә начар исем алу - коточкыч» диелә.
Кешенең ризыгы, эшләнә торган эшләре, сөйләнә торган сүзләре хәләл, хәрам булган кебек, кеше исемнәре хәләл дә, хәрам дә, мәкруһ та була ала.
Бу хакта Гомәр Саттар-Мулилле үзенең «Исемең матур, кемнәр куйган?» китабында бик тә тәфсилләп язган. Кем соң ул Гомәр Саттаров-Мулилле?
Татарстан Республикасының элеккеге Норлат (хәзерге Зеленодол) районының 1240 елларда ук нигез салынган борынгы Мулла Иле авылында 1932 елның 2 июлендә Фәйзрахман Габдрахман улы Саттаровның сөекле хатыны Халисә Шиһабетдин кызы беренче ир бала тудыра. Баланың әтисе бу вакытта авыл Советы секретаре булып эшли. Бабасы Габсаттар туган авылы Мулла Иленең тарихы, җир-су исемнәре турында күләмле кулъязма хезмәт язып калдыра. Әбисе Сәхипҗамал Бикмулла Муруз кызы аркылы К.Насыйриның туганы һәм Казанда аның мәктәбендә укып, татар, рус телләрен, хисап белемен яхшы үзләштергән шәкерте була. «Оныгым озын гомерле булсын, аңа Гомәр дигән исем кушыйк», - ди. Габдрахманның ишле гаиләсе бу исемне бик тә хуплап ала. Егет Гомәр исемен ала.
Күренекле телче-галим, ономаст, публицист һәм шагыйрь Гомәр Фәез улы Саттаров-Мулилленең иҗаты, күп санлы гыйльми хезмәтләре, лирик шигырьләре, туган телебез турында көнүзәк актуаль публицистик язмалары, лирик пафослы шигырьләре белән танылды. 1955 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген кызыл диплом белән тәмамлый. Себердәге Табол дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы булып эшли. Төрле курсларда дәресләр бирә. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре үрнәкләрен, тарихлары, топонимиясе турында фәнни мәкаләләрен һәм лирик шигырьләрен бастыра.
Гомәр Саттаров 1959-1962 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый, академик М.Зәкиевның беренче аспирант-шәкерте була. Университетта 1962 елның көзендә яңа ачылган татар теле кафедрасында эшкә калдырыла. Ул - профессор, Россия Гуманитар Фәннәр академиясе академигы. 1975 елның 5 мартында ономастика (барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнә) буенча докторлык диссертациясе яклый. Ул 21 фәнни монография, 450дән артык гыйльми мәкалә авторы.
Төрки-татар ономастикасы фәненең атасы, академик Гомәр Фәез улы Саттаров җитәкчелегендә бүгенге көнгә 55 филология фәннәре кандидаты, 12 филология фәннәре докторы, әзерләнә. Алар арасында татарлардан тыш үзбәкләр, казаклар, тувалы, шор, алтайлы, яһүд, удмурт, башкорт, рус һәм башка милләт вәкилләре бар.
Эшчән-тырыш гомер иптәше, балалары, оныклары өчен җан атып торучы чибәр-сөйкемле Әлфиясе, Г.Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Казахстанның атказанган архитекторы, архитектура фәннәре кандидаты, доцент улы Айвар, физика-математика фәннәре кандидаты кызы Ләлә, татар телендә менә дигән итеп сөйләшүче оныклары Айназ, Региналар, болгар бабаларыбыз нәселеннән килүче күпсанлы туганнары белән Гомәр Фәез улы Саттаров-Мулилле бик тә бәхетле.
80 яше җитеп килүче көр тавышлы, киң күңелле, җор телле уникаль хәтерле, халкыбызның бай тарихын тирәнтен белүче профессор, академик Гомәр Фәез улы казах халкының атаклы шагыйре Джамбул Джабаев кебек кешенең һәр сүзенә һәм үзенә шигырь белән җавап бирергә әзер.

Кайбычым - куанычым,
Норлатым - юанычым
Бәрле суы бәрелеп ага
Таш, балчык ярларына.
Гөбенә суы язын ташый,
Сыймыйча ярларына.

Шул елгалар аккан җирләр
Туган ягым - Кайбычым.
Кайбычым - куанычым,
Норлатым - юанычым.

Норлат-Кайбыч - урманлы як,
Чикләвек, имәнле як.
Халкы урман-суларга сак,
Җир-суларның кадерен белгән,
Иген игеп гомер күргән
Туган ягым - Кайбычым,
Кайбычым - куанычым,
Норлатым - юанычым.

Норлат, Кайбыч, Апас ягы,
Зөя сулы Тау ягы,
Җир-суларның каймагы,
Халкы алчак, ачык һәрчак,
Хезмәттә ут чыгарачак.
Туган ягым Норлат - Кайбыч,
Туган ил өчен мактаныч -
Ул-кызларыңа ышаныч,
Китерделәр, китерерләр
Һәрвакыт илгә куаныч.

Тернәкләнә Кайбыч,
Туып өр-яңадан,
Үсә, күтәрелә район.
Күршесендә Норлат -
Минем туган төбәк,
Туып кабат, булып район,
Үсәр, күтәрелер, мөгаен,
Шулай итсәңче, Ходаем.

Мулла Илем, Норлатым,
Өметем сез, моратым.
Җир йөзендә күпме торсак,
Барысыннан да артыграк
Итеп сезне яраттым.
Туган оям, канатым;
Акъегет, Карашәмем,
Дөньяда яшәү ямем.

Кайбычым - куанычым,
Норлатым - юанычым.
Татарстан - республикам,
Таянычым, ышанычым.
Болгарым, Актанышым,
Тәтешем, Мамадышым,
Күптәнге дус-танышым;
Казаным - милләт даным,
Яшәү, эшләү мәйданым,
Миннән бай кем бар тагын?
Юктыр, булмас, мөгаен,
Илтик, еракларга илтик
Татарстанның данын!

Үзең алма...
Үзең алма, үзең хөрмә,
үзең гөл,
Сандугачның бер сайравы
Сүзең гел.

Үзең алма, үзең хөрмә,
үзең гөл,
Дөньяның бер хикмәте
сүзең гел.

Үзең алма, үзең хөрмә,
үзең гөл,
Утлы күмер бөртекләре
күзең гел.

Үзең алма, үзең хөрмә,
үзең гөл,
Күкрәгең тулы сабыр,
түзем гел.
Үзең алма, үзең хөрмә,
үзең гөл,
Кем соң Йосыф?
Зөләйхасы үзең гел.
Гүзәл Вәгыйзова.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: