Яшел Үзән

Ир-егетнең юлдашы – тәвәккәллек

Олимпия чемпионы Ринат Сафин исеме спорт сөючеләргә яхшы таныш. Олы Яке авыл җирлеге күренекле якташларын хөрмәтләү йөзеннән ел саен төрле яшьтәге спортчылар арасында Ринат Сафин призына төбәкара чаңгы узышлары үткәрүне үзенең изге максаты дип исәпли. Тирә-юнь авыллардан һәм районнардан гына түгел, Казаннан, ут күршеләре Мари Иленнән дә спортчылар килә ярышларга....

Олимпия чемпионы Ринат Сафин исеме спорт сөючеләргә яхшы таныш. Олы Яке авыл җирлеге күренекле якташларын хөрмәтләү йөзеннән ел саен төрле яшьтәге спортчылар арасында Ринат Сафин призына төбәкара чаңгы узышлары үткәрүне үзенең изге максаты дип исәпли. Тирә-юнь авыллардан һәм районнардан гына түгел, Казаннан, ут күршеләре Мари Иленнән дә спортчылар килә ярышларга.
Санкт-Петербургта гомер итүче атаклы спортчы Ринат Сафин, авыл җирлеге оештырган ярышларга шәхсән үзе килә алмаса да, якташларының эш-гамәлләреннән хәбәрдар. Балалар һәм яшүсмерләр бик теләп катнашкан мондый ярышларны оештыручыларга ул бик рәхмәтле. Аның да зур спорт дөньясына юлы күп еллар элек шушы Олы Яке урман-тауларыннан башланган.
Олы Яке авылында 1940 елның 29 июлендә дөньяга аваз сала ул, әмма соңрак әти-әнисе күрше Мари Республикасын яшәү өчен җайлырак-уңайлырак дип таба һәм бөтенләйгә шунда күчеп китә. Булачак спорт остасы мәктәпне Мари Илендә тәмамласа да, булдыклы, эшчән халык яшәгән Олы Якене туган җире буларак һәрвакыт күңелендә саклый.
Олы Яке халкына хас тырышлык, уңганлык, үҗәтлек кебек күркәм сыйфатлар Ринатны Олимпия чемпионы биеклегенә күтәрә. Хәер, чаңгыда узышырга яраткан егет баштагы чорда ил чемпионатында үзен күрсәтә. Күп еллар дәвамында чаңгы буенча СССР чемпионы булып таныла. 1967 елда 4х7,5 чакрым эстафетасында дөнья чемпионатының көмеш призеры була, ә 1969 елда дөнья чемпионатында 20 чакрымга узышта көмеш медаль яулый. 1969, 1970, 1971 һәм 1973 елларда шулай ук 4х7,5 чакрым эстафетада - дөнья чемпионы. Ниһаять, 1972 елда Саппорода узган кышкы Олимпия уеннарында иптәшләре белән пьедесталның иң югары баскычына күтәрелә: 4х7,5 чакрым эстафетада Олимпия чемпионы булып таныла.

ТАТАР ҮҖӘТЛЕГЕ
Ринат Сафин Саппородагы уңышлары турында 1980 елда Илдус Илдарханов чыгарган «Олимп тавына ничек менәргә?» дип исемләнгән китапта (Казан, Татарстан китап нәшрияты) менә нәрсәләр сөйли:
- Аркасына мылтык аскан чыңгычы; ике-өч чакрым баргач, яланга килеп чыга. Мылтыгын иңеннән сала да карга сузылып ята һәм 50 метрдан алма кадәр генә булып күренгән шарларга төзәп ата башлый. Шарлар бишәү. Ә аларны вату өчен мәргәнгә 8 патрон бирелгән. Атып бетергәч, чаңгычы юлын дәвам иттерә. Тагын 5 чакрым үтүгә ул янә бер яланга очрый. Монда да аны 5 шар көтеп тора. Аларын да ватарга кирәк. Аннары мәргән яңадан юлга кузгала. 13нче чакрымда тукталып, тагын 5 шарны юкка чыгара. Иң читене - 18нче чакрымда. Монысы - соңгы тукталыш. Тик бу юлы шарларга аягүрә баскан килеш атарга.
Биатлончылар 20 чакрымга әнә шулай узыша. Атып тидерә алмаган очракта чаңгыда шуып үткән вакытка ватылмыйча калган шарлар санынча штраф түләнә. Саппорога без чаңгыда шуганда да, мылтыктан атканда да сынатмабыз дип барган идек. Ярышка чыгасы көнне иртүк торып чаңгыларыбызны майлап куйдык. Мылтыкларыбызның төзлеген тагын бер кат тикшердек. Шул чакта ябалак-ябалак кар ява башлады. Тора-бара ул буранга әйләнде. Дөрес, шуарга әллә ни зыяны тимәде аның. Ә менә яландагы шарлар күренмәс булды. Кая атарга да белгән юк.Һәркайсыбыз тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй, тиз генә ата да, вакытны сузарга теләмичә, юлын дәвам итә. Без киткәч, судьялар шарларны тикшереп карасалар, берсенең дә ватылмавын күрәләр. Шуннан соң алар киңәшләшәләр дә ярышны туктатырга килешәләр. Моны мин ярты юлны узгач кына белдем. Кар-буранда йөреп бер тамчы да көчем калмаган иде инде. Ә икенче көнне өр-яңадан ярыша башларга кирәк. Ләкин арганлык бетеп җитмәгән. Нәтиҗәдә яланнардагы 20 шарның 6сына тидерә алмыйча 19нчы урынга калдым. Безнең командадан Александр Тихонов - дүртенче, Виктор Маматов - җиденче, Иван Бяков уникенче булды.
Олимпия авылына боек күңел белән кайттык. Ләкин спортта уңышсызлыкка очраганнан соң югалып калмаска кирәклеген, төшенке күңел белән ярышып уңышка ирешеп булмаячагын һәркайсыбыз яхшы аңлый иде. Җыелып сөйләштек тә, тренерларыбызга, бер-беребезгә ике көннән соң уздырылачак эстафетада бөтен көчебезне, тәҗрибәбезне йодрыкка төйнәп көрәшергә, җиңү яуларга сүз бирдек.
Менә сыналыр көн дә килеп җитте. 11 февральдә унөч илдән килгән чаңгылы мәргәннәр Макоманаи стадионына чыгып тезелде. Аларның һәркайсы 7,5 чакрым арада узышырга, ике яланда туктап һәм аягүрә баскан килеш мишеньдәге шарларга атарга, аннан соң финишка әйләнеп кайтырга һәм эстафетаны икенче этапка китүче иптәшенә тапшырырга тиеш иде. Биатлончылар эстафетасының шәхси узышлардан тагын бер аермасы бар. Ярышчыны һәр яланда ватылмыйча калган шарлар санынча штраф әйләнешләре көтә.
Безнең тренерлар беренче этапка Александр Тихоновны куйдылар. Ул - биатлонга чаңгычылар арасындагы узышларда танылып килгән спортчы иде, дөньяның биш мәртәбә чемпионы. Дүрт ел элек Гренобльдә биатлончылар эстафетасын беренче урында төгәлләгән иң җитез спортчы. Алдан исәпләү буенча ул старттан кузгалуга ук төп юлга беренче булып чыгарга һәм яланга да иң алдан барып җитәргә тиеш иде.
Стадион өстенә сигнал ракетасы күтәрелүгә 13 ир-ат бердәм булып алга ыргылды. Тиздән рация аша Тихоновның яланга иң алдан барып җитүен хәбәр иттеләр. Ул аягүрә баскан килеш атканда мишеньдәге өч шарны челпәрәмә китергән, ләкин шуннан соң нәрсә булганын әлегә кадәр берәү дә төгәл генә аңлатып бирә алмый. Александр ата, ә шарларның дүртенчесе селкенми дә. Тагын ата - шар шул килеш. Тихоновның ике генә патроны кала. Никадәр генә тырышып төзәмәсен, мишеньдәге ике шар тәки ватылмый. Безнең дуска моның өчен 150шәр метрлы штраф аралыгын ике тапкыр әйләнергә туры килде.
Тихонов шунда тоткарланган арада Япония, ГДР, Польша, Норвегия, АКШ, Финляндия вәкилләре аны узып китә. Мондый хәлдә калса, теләсә кем кабаланыр иде. Дустыбыз да көндәшләрен куып җитәргә ашыга. Һәм яңадан бәлагә тарый. Финишка җитәргә ике чакрым калгач, ул ялгышлык белән чаңгысын сындыра. Ярый әле янәшәдә генә ГДР спортчысы, дөнья чемпионы Дитер Шпеер чаңгысындагы майны тикшереп йөри икән. Көндәшебезнең башына: «СССР командасы җиңелсә, без алдарак булыр идек», - дигән уй килеп тә карамаган. Олимпия уеннарындагы дуслыкка, үзара ярдәмләшүгә тугры калган хәлдә, ул чаңгысын тиз генә салып безнең биатлончыга бирә. Тихонов миңа эстафетаны унынчы булып китерде.
Алга, алга! Тик алга гына!
Шулай янып-көеп барганда яланга килеп чыктым. Килгән көйгә таякларымны карга ташладым да мылтыгымны алга суздым. Бөтен игътибарым алда алма кадәр генә булып күренгән шарга юнәлгән. Каушамаска тырышып, патроннарны бер-бер артлы шул якка озатам. Шарлар берәм-берәм челпәрәмә килә. Шунда көндәшләремнең кайберләре каушап кала. Үзләре ата, үзләре минем шардан күзләрен алмый. Яланнарның икенчесенә җиткәндә мин инде, японнарны да, финнарны да, америкалыларны да, шведларны да узып, өченче урынга чыккан идем. Бу юлы Норвегиядән Коре Хевда, ГДР командасыннан Иоахим Майсснер белән төзлектә сынаштык. Йөрәгем, күзләрем һәм мылтыгым миңа хыянәт итмәде. Тиз-тиз генә аттым да финишка илтүче чаңгы эзләренә омтылдым. Бу минутларда миңа малай чакта чаңгы шуып, соңрак урман кисеп, таш чыгарып, армиядә хезмәт иткәндә йөгереп, еллар буена тамчылап җыйган көч һәм җитезлек юлдаш булды. Эстафетаны Иван Бяковка иң беренче булып тапшырдым. Безнең алга чыгуыбыз аның да күңелен күтәреп җибәрде. Дитер Шпеер кебек тәҗрибәле спортчы белән бер этапта ярышканда ул көндәшенә уздырмады. Ә Виктор Маматов соңгы этапны төгәлләгәндә Финляндия һәм ГДР вәкилләре икенче һәм өченче урыннарны бүлешү өчен шактый артта көрәшә иде әле. Бер-беребезгә биргән сүзебезне без әнә шулай егетләрчә үтәдек.

Кадерле бүләк
1972 елда Саппорода узган Олимпиададан соң да ул дөньякүләм үткәрелгән байтак ярышларда катнаша һәм командага җиңү китерә. Тик Саппородагы уңыш - аның өчен дә, команда өчен дә, гомумән, спорт дөньясы өчен иң истәлеклесе һәм иң кадерлесе. Спорттагы бөек казанышлары, илебезнең спорт данын таратканы өчен, бик күп бүләкләр белән бүләкләнә. Алар арасында атаклы спортчы өчен иң дәрәҗәлесе - «Почет билгесе» ордены. Танылган спорт остасы хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши.

ДУСЛЫК БӘЙРӘМЕ
-Күренекле якташыбызны хөрмәтләү йөзеннән үткәрелә торган бу ярышларда катнашучылар санының елдан-ел арта баруын да билгеләргә кирәк, - дип сөйли Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина. - 6-7 яшьлек балалар янәшәсендә 60-70 яшьлек апа-абыйларның катнашуы белән дә кадерле ул безгә ярыш. Ул гадәти ярыш кына түгел, ә тулаем спорт бәйрәме, авылның, районның спорт чарасы да. Җәйге эссе көндә авылдашлар һәм якташлар Сабантуйга шулай бергә ничек җыелган булса, кыш көне менә шушы чаңгы ярышына бергәләшеп чыга. Берәүләр ярышта яшьтәшләре белән көч сынашырга килсә, икенчеләре катнашучы таныш-белешенә көч-куәт биреп торырга, хәл-әхвәл белешергә, туган-тумачаны күрергә дип махсус килә, шуңа күрә аны без туганлык, дуслык бәйрәме буларак оештырабыз һәм үткәрәбез. Аны оештыруга һәркайсыбыз - мәдәният хезмәткәрләре дә, мәктәп укытучылары да, үзебезнең депутатлар да, авыл җирлеге дә билгеле бер өлеш кертә.
Олимпия чемпионы, үзе кайтып, авылдашларының шундый зур спорт бәйрәме оештыруын күрсә, һичшиксез, сөенер иде. Кайтмаса да, аралар ерак булуына карамастан, якташларының онытмавын, аны һәрчак якты хатирәләр белән искә алуын күңеле белән тоеп, сизеп яши. Шушы якты хисләр Олимпия чемпионына яшәргә көч бирә.
Быел да чаңгыда узышу шулай күркәм бәйрәм рәвешендә, һәрберебезнең күңелендә бары тик матур истәлекләр калдырып кына узар дип ышанабыз. Оештыручылар аның шулай булачагына шикләнми.
Әлифел ТАРАЗОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: