Яшел Үзән

ИГЕЛЕКЛЕ ИҖАТ ИЯСЕ

Танылган журналист һәм шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илгизәр Кәримҗан улы Фазлуллин (Илгизәр Фазули) - кайнап торган тормышның үзеннән күтәрелгән шәхесләребезнең берсе. Хезмәт эшчәнлегенә 57 ел, үзенә 75 яшь тулган бу көннәрдә күренекле якташыбыз Илгизәр Фазлуллинның бай эчтәлекле тормыш юлы турында икенче бер танылган якташыбыз Фирдәвес Зарифның язмасын кыскартып...

Танылган журналист һәм шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илгизәр Кәримҗан улы Фазлуллин (Илгизәр Фазули) - кайнап торган тормышның үзеннән күтәрелгән шәхесләребезнең берсе. Хезмәт эшчәнлегенә 57 ел, үзенә 75 яшь тулган бу көннәрдә күренекле якташыбыз Илгизәр Фазлуллинның бай эчтәлекле тормыш юлы турында икенче бер танылган якташыбыз Фирдәвес Зарифның язмасын кыскартып бирергә булдык.
Ул 1937 елның 11 июнендә элеккеге Төньяк Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районының Әрә-Тугай авылында укытучы гаиләсендә туып үсә. 1954 елда Норлат урта мәктәбен тәмамлагач, Казанда авиация заводы каршындагы 3нче санлы техник училищеда укып, анда лекальчы-слесарь һөнәренә өйрәнә һәм шуннан соң авиация заводында гади эшче булып хезмәт куя. Озак та үтмәстән аны, сәләтле каләм иясе буларак, заводның 1932 елдан бирле татар телендә чыгып килүче «Алга» газетасы редакциясенә даими эшкә чакырып алалар. Ул газетаның әдәби хезмәткәре, җаваплы секретаре булып эшли, газетаның редакторы итеп билгеләнә. Хезмәттән аерылмыйча укып, Илгизәр Фазлуллин Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1963 елда ул СССР Журналистлар берлегенә әгъза итеп кабул ителә.
1973-1977 елларда И. Фазлуллин Казан шәһәренең Ленин районы башкарма комитетына ике чакырылышта секретарь итеп сайлана.
1998 елдан Илгизәр Фазлуллин С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация производствосы берләшмәсенең берләштерелгән редакциясендә «Алга» һәм «Вперед» газеталарының баш мөхәррире булып эшли.
Балалык еллары авыр сугыш чорына туры килә Илгизәрнең. Моңлы бала кечкенәдән гармунда оста итеп уйный. Сугыш елларында фронтка китүче авылдашлары: «Кулыбызда күтәреп барган килеш, гармунын уйнап, авыл капкасын чыкканчы гына озатса иде», - дип, аны гозерләп сорап, әтисе Кәримҗан абый янына әледән-әле килә торган булалар...
Шигырьләре вакытлы матбугатта 1954-1955 елларда басыла башлаган Илгизәр Фазлуллин (әдәби псевдонимнары «Фазули», «Фазулла», «И. Кәримов») - бүген республикабыз газета-журналларында, заманында «Беренче карлыгачлар», «Яшьлек алга ашкына», «Дуслык» кебек күмәк җыентыкларда, халыкара академик «Мирас», «Идел» һ.б. журналларда, татар календарьларында басылып чыккан, радио-телевидениедән укылган-башкарылган шигырьләр, җырлар авторы, үзенең хикәяләре, юморескалары, парчалары, рецензияләре белән билгеле каләм әһеле, шулай ук күпсанлы очерклары, зарисовкалары белән танылган журналист.
Илгизәр Фазлуллин - «Алга» газетасы каршында озак еллар дәвамында уңышлы эшләп килгән әдәбият-иҗат түгәрәген (соңрак иҗат берләшмәсен) оештыручыларның берсе, байтак еллар аның бюро рәисе дә. Бу түгәрәк әле дә эшләп килә. Тулай торакларда, мәдәният сарайларында, мәктәпләрдә үткәрелгән әдәби-музыкаль һәм тематик кичәләр, татар әдәбиятын, язучыларыбыз, шагыйрьләребез әсәрләрен пропагандалау - боларның һәркайсында да Илгизәр Фазлуллинның зур тырышлыгы, оештыру эшчәнлеге, иҗади сәләтенең саекмас булуы ачык чагыла.
1970 елда эшче-шагыйрь Илгизәр Фазлуллин иҗаты турында Ленин исемендәге мәдәният сараеның яшь кинематографлары тарафыннан «Истоки творчества» дип исемләнгән кыска метражлы документаль фильм да төшерелә һәм ул авиация заводының хезмәт коллективларына күрсәтелә. Бу фильм турында «Советские профсоюзы» журналында фоторепортаж, «Советская Татария» газетасында хәбәр урнаштырыла.
Әдәбият белгечләреннән, язучы-шагыйрьләрдән Зөфәр Рәмиев, Тәүфыйк Камалиев, Заһид Фәйзи, Нурислам Хәсәнов, Борһан Садретдинов һәм башкаларның шушы түгәрәктә каләм чарлавын әйтеп китү дә үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Газета мөхәррире, шагыйрь һәм бу иҗат түгәрәгенә нигез салучыларның берсе буларак Илгизәр Фазлуллин Өлфәт Хаҗиев, Әлфинур Вафина, Раиф Бариев, Рафис Усманов, Ринат Мәннан кебек сәләтле каләмдәшләренә әле бүген дә иҗади ярдәм күрсәтеп килә. Бүгенге көндә аларның әсәрләре завод газетасында гына түгел, республика матбугатында да еш күренә. Өлфәт Хаҗиев, Әлфинур Вафина, Раиф Бариев, Ринат Мәннан, Хәмид Вәлиди үзләренең шигъри җыентыкларын да бастырып чыгардылар инде.
Шагыйрь Илгизәр Фазлуллин иҗат иткән шигырьләрдән һәм аның сүзләренә язылган җырлардан (бүгенге көндә аның 50гә якын шигыре көйгә салынган) төзелгән беренче әдәби-музыкаль композиция республикабыз радиосыннан 1992 елның 4 февралендә яңгыраган иде. Ул Татарстан радиосы фондына кабул ителеп, инде берничә тапкыр кабатлап та тапшырылды.
Билгеле булганча, халык күңеленә кереп калырлык җырлар иҗат итү - шагыйрь өчен дә, композитор һәм башкаручы өчен дә авыр, дәвамлы процесс. Илгизәр Фазлуллинның җыр текстлары композиторлар игътибарын үзләренең гадилеге һәм шул ук вакытта халыкчан булулары, чын кешелеклелек сыйфатларын, тормышыбыз матурлыгын күрә белергә өндәүләре белән җәлеп итәләр.
Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе шагыйрә Гөлшат Зәйнашева үзенең «Сара Садыйкова» дигән китабында болай дип язган иде: «Сара Садыйкова җырның тәрбия чарасы булуын бик нык аңлап иҗат итә, еш кына: «Мин җырларымны җырлаган, тыңлаган кешеләрнең күңеле яхшырсын дип язам», - ди. Илгизәр Фазлуллин сүзләренә язылган «Кешегә», «Белегез шуны» дигән җырларында аның кешегә карата иң изге теләкләре чагыла. Кеше, һичшиксез, яхшы күңелле булырга тиеш, бары тик яхшылык кына кылырга тиеш, - аның җырларында менә шул тезис куела...»
Язучы-табиб Нәкыйп Каштанов та «Шәһри Казан» газетасының 1994 елгы 9 июнь санында басылган «Күңел җимеше» исемле мәкаләсендә «Белегез шуны» дигән җырның киң таралган булуының төп сәбәбе - халыкчанлыкта икәнлегенә тукталып үтә: «Шулай бервакыт авыл өстенә моң тарала башлады. Тальян моңы. Ә бераздан егетләр, кызлар аңа кушылып җырлый да башладылар:
Иртә таңнарда
карыйм талларга,
Өзә үзәкне
кошларның моңы.
Аерылсам сездән,
якын дусларым,
Саргаер идем,
белегез шуны...
Бу җырның сүзләрен кем иҗат иткән иде соң әле, дип уйланып торганда, кылт итеп искә төште. Әйе, Илгизәр Фазлуллин сүзләре, көен Сара Садыйкова иҗат иткән.
Халкыбыз бу җырны күптән үз итте. Аны әнә шулай урамда да, табында да җырлыйлар, сәхнәдән дә яңгырый ул...»
2004 елда Илгизәр Фазлуллинның зәвыклы, матур итеп эшләнгән «Күгеш чишмәсе» дигән китабы дөнья күрде. Анда Төньяк Норлат (Яшел Үзән) районы төбәгеннән чыккан күренекле кешеләр: бөтен илгә танылган академик Илдус Хәйбуллин, Казандагы «Элекон» заводының башкаручы директоры Равил Мингалиев, тел, әдәбият галиме, профессор Мөхәммәтхан Фазлуллин, композитор Сара Садыйкованың ире, татарлардан беренче профессиональ режиссер, күренекле актер Газиз Айдарский, ветеран спортчылар арасында Европа һәм дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев, танылган журналист, «Ватаным Татарстан» газетасының баш редактор урынбасары Фәния Әхмәтҗанова кебек мәшһүр шәхесләрнең тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге яктыртыла, бу төбәккә багышланган шигырьләр һәм җырлар укучылар игътибарына аерым бер бүлектә тәкъдим ителә.
Сүз уңаеннан шунысын да искәртү урынлы булыр: Илгизәр Фазлуллинның «Күгеш чишмәсе» дигән китабына тупланган очерк-зарисовкалар аның кешеләр күңелен нечкә тоемлаучы тәҗрибәле журналист булуын да, игътибарлы, кешелекле шәхес икәнлеген дә раслый. Аларның һәркайсы укучы игътибарын җәлеп итәрлек осталык, әдәби, образлы тел белән язылган.
Әйе, галим Рәмзи Вәлиев билгеләп үткәнчә, туган якларның барысы да - таулары, елгалары, кошлар сайравы, урманнар, кырлар, чишмәләре, авыллары һәм кешеләре - күңелгә якын, үз, изге һәм кадерле. Илгизәр Фазлуллин бездәге бу хисләрне тагын да көчәйтеп җибәрә, күңелләребезгә яктылык, матурлык өсти. Аның «Күгеш чишмәсе» дип аталган җырындагы (Мәсгут Имашев көе) менә бу юллар да тирән мәгънә белән әйтелгән: Күгеш - Тау ягы авылы, Челтери чишмәләре.
Суларын эчкәнең һаман
Исеңә төшәр әле.
Илгизәр Фазлуллин С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация производствосы берләшмәсенең «Алга» һәм «Вперед» газеталарының баш мөхәррире вазифасында булды. Бер үк вакытта ул җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша: Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең күзәтү-тикшерү һәм «Бәллүр каләм» комиссияләре әгъзасы, «Төньяк Норлат якташлык җәмгыяте»нең вице-президенты.
Аңа мәдәният өлкәсендәге казанышлары һәм югары журналистлык осталыгы өчен беренче Президентыбыз М.Ш.Шәймиев кулыннан Татарстан Республикасы Мактау грамотасын алу насыйп булды.
Танылган журналист, шагыйрь һәм актив җәмәгать эшлеклесе Илгизәр Кәримҗан улы Фазлуллинны олы юбилее белән ихластан котлап, аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары, саулык-сәламәтлек, иминлек теләп калабыз.
Фирдәвес Зариф,
язучы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: