Яшел Үзән

Әхмәт Сираҗиев – янәдән дөнья чемпионы

Аңа төрле сәбәпләр белән зур спорттан ике дистә елдан да артыграк аерылып торырга туры килә. Ләкин корычтай нык холыклы, үз алдына куйган максатларына ирешүдә ифрат зур тырышлыгы һәм омтылышы нәтиҗәсендә ул бу «бушлык»ны гаять тә олы җиңү шатлыклары белән тулыландыруга ирешә. Соңгы ун ел эчендә Әхмәт Гыйрфанович Сираҗиев, Австрия, Норвегия,...

Аңа төрле сәбәпләр белән зур спорттан ике дистә елдан да артыграк аерылып торырга туры килә. Ләкин корычтай нык холыклы, үз алдына куйган максатларына ирешүдә ифрат зур тырышлыгы һәм омтылышы нәтиҗәсендә ул бу «бушлык»ны гаять тә олы җиңү шатлыклары белән тулыландыруга ирешә. Соңгы ун ел эчендә Әхмәт Гыйрфанович Сираҗиев, Австрия, Норвегия, Франция, Швеция кебек илләрдә уздырылган дөньякүләм чаңгы ярышларында катнашып, җиңүче исемен яулый һәм алтын медальләр белән бүләкләнә.
Агымдагы елда исә ул Канаданың Ванкувер шәһәрендә уздырылган ярышларда 5 һәм 15 км араны иң беренче булып уза, нәтиҗәдә чаңгы спорты буенча ундүртенче тапкыр дөнья чемпионы исемен яулый.
Берүк вакытта Әхмәт Сираҗиев ветеран-спортчылар арасында дөньякүләм җиңел атлетика (йөгерү) буенча Швейцариядә, Бөекбританиядә, Испаниядә, Франциядә үткәрелгән ярышларда беренчелекне бирми, алтын медальләр белән бүләкләнә. 1988 елда Италиянең Чесенатика һәм 2007 елда Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә уздырылган ярышларда Әхмәт Сираҗиев Европа чемпионы исеменә лаек була.
Укучыларга шул кадәрлесен дә җиткерергә кирәк дип саныйм: чаңгыда узышу һәм йөгерү, икенче төрле әйткәндә, спортның ике төре буенча да берьюлы дөнья чемпионы исеменә ирешкән ветеран-спортчының, Әхмәт Сираҗиевтан башка, әле менә шушы көнгәчә берәүнең дә булганы юк. Ул бөтен Россиянең, Татарстанның, районыбызның горурлыгы. Ул - безнең чиксез горурлыгыбыз. Чөнки ул безнең якташыбыз, Карашәм авылыннан.
Җай чыгып, сөйләшкән вакытларда мин Әхмәт абыйга: «Сез ничек шулай олы яшьтә дөнья күләмендә танылган спортчы булып киттегез? Моның өчен, беренче чиратта, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?» - дигән традицион сораулар бирә һәм без аның гаилә тормышы, ялы-көнкүреше турында сөйләшә идек.
- Мин ничек спортчы булып киттемме?
Минем соравыма әнә шундый сорау белән сүз башлады ул елмаеп. Аннан, бераз гына уйлап торганнан соң, бик гади итеп кенә болай җавап бирде:
- Без бит авылда туып үскән малайлар. Безнең Карашәм авылында элек-электән йөгерү, көрәш, кәшә таягы уены - менә шуны без хәзер хоккей дибез - бик киң таралган иде. Безнең авылда бу уеннардан бер генә бала-чага да читтә калмады...
Әхмәт балачактан ук бөтен күңелен биреп йөгерә башлый, көн саен чаңгыда йөри. Авыл белән авыл арасына, район үзәге Норлатка ул чаңгыда гына элдертә. Сугыш тәмамланган елда район урта мәктәбе укучылары, тагын бер елдан соң хәрби хезмәткә чакырылучы яшүсмерләр арасында үткәрелгән ярышларда актив катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешә. 1947 елда исә 19 яшьлек Әхмәтне чаңгы буенча Казан шәһәре беренчелегендә катнашырга чакыралар. Биредә дә ул беренчеләрдән була.
Узылган елларда ул дөнья күләмендә рекордлар куеп, чемпион булу, иң югары биеклекләрне яулау, дан-шөһрәт казану турында башына да китерә алмый, ә бары тик сугыштан соңгы ачлык-ялангачлыктан ничек итеп котылып калу турында кайгырта, бик яшьләй колхоз кырларында тир түгеп табылган ипекәйгә кадер-хөрмәт белән карарга өйрәнә.
Менә аны хәрби хезмәткә чакыру вакыты килеп тә җитә. Әхмәт, авиация технигы буларак, үзенең гаять тә зур тырышлыгы белән офицер дәрәҗәсенә ирешә һәм унбиш ел дәвамында хәрби чыныгу алып, үзендә төгәллек, сүздә торучанлык, ныклы дисциплина кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Аның хезмәт биогра-фиясе болар белән генә тәмамланмый, әлбәттә. Хәрби хезмәтен тәмамлаганнан соң, ул Казанга килә һәм оборона заводлары арасында илебез күләмендә күз уңында тотылган 7нче заводка кабул ителә. Инструментлар җитештерү буенча 4нче цех башлыгы, якташы Юныс Вафин аны производство эше буенча үзенең урынбасары итеп ала. Тырыш, булдыклы, техник яктан тирән белемле цех башлыгы белән Әхмәт Сираҗиев берүк вакытта профсоюз оешмасы эшчәнлеген тагын да җанландыру, цехта эшләүчеләр, аерата яшьләр арасында спортны массаларга җиткерү буенча нәтиҗәле эш башкара. Ул елларда цех коллективының производство эшчәнлеген бәяләп, завод күләмендә урыннар билгеләгәндә спорт чараларының торышына да зур игътибар бирелә. Моның төп максаты итеп, беренче чиратта, эшче-яшьләрнең сәламәтлеге турында кайгырту, хезмәт җитештерү-чәнлеген күтәрүгә уңай йогынты ясау, аларның физик мөмкинлекләрен ачу һәм күтәрү күздә тотыла. Юныс Вафин белән Әхмәт Сираҗиев цехта гына түгел, ә бәлки тулаем заводташлары арасыннан чаңгычылар, йөгерүчеләр командалары туплап, үзләре дә алар белән бер сафка басалар, иң актив спортчылар булып танылалар. 50 яшьләргә җитеп килүче Әхмәт Сираҗиев үзенең сәламәтлеген туктаусыз чыныктыра бару өчен табигать белән чынлап торып дус булырга кирәклеген, аның чикләнмәгән дәвалау көченә ия булуын күңеленә нык беркетеп куя. Ул көн саен үзе яши торган йорттан әлләни еракта булмаган Аккош күле урманына табигать кочагына чыгып, даими рәвештә төрле физик күнегүләр ясый, йөгерә, җиргә беренче кар төшү белән чаңгыга баса. Шулай итеп, ул теләсә нинди авырлыкларын да үткәреп җибәрә алуга ирешә.
Еллар үтү белән Әхмәт Сираҗиев заводта гына түгел, район һәм шәһәр күләмендә уздырылган ярышларда катнаша һәм беренче урыннарга чыга башлый. СССР күләмендә үткәрелгән ярышларда да үзенең табигый көч-куәте, сәләте, тырышлыгы белән беренче урыннарны яулый, многоборье буенча РСФСР чемпионы була. 10 чакрымга йөгерү буенча ул 1983 елда ук ветеран-спортчылар арасында илебез чемпионы булуга ирешә.
- Кагыйдә буларак, мин рәсми беркетмәләрдән спорт ярышлары нәтиҗәлә-ре белән даими танышып барырга тырышам, - ди чемпион. - Мин, гадәттә, 800 метрдан 21 чакрымга кадәр йөгерәм. Ә күпчелек спортчылар йөгерү осталыгына ирешү өчен бары тик билгеле арада гына күнегүләр алып баралар: әйтик, 1500 метр икән, шул арада гына чабалар, 800 икән - 800гә генә... Ә мин 5 төргә: 800, 1500 метрга, 5,10 һәм 21 чакрымга йөгерү буенча күнегүләр ясыйм. Дистанциягә карап күнегүләр дә төрлеләндерелә, алар бер-берсеннән аерылып тора.
Дөньякүләм чаңгы ярышларында катнашу өчен беренче чакыруны Әхмәт Сираҗиев 1993 елда ала. Ул Норвегиядә үткәрелә. Бу елны ул инде пенсиягә чыккан була. Группадагы 84 чаңгычы арасыннан Ә.Сираҗиев 15нче урынны яулый. Сөенече дә, көенече дә бергә була аның. Чаңгы ярышлары үткәреләсе урынга алар иртәнге 7дә килеп җитәләр. Ә көндезге 11ләрдә, чаңгы юллары белән танышырга да өлгермәгән килеш, аларны ярышка алып китәләр. Европалылар исә чаңгы юллары белән танышу өчен, гадәттә, берничә көнгә алдан киләләр икән. Җитмәсә, Әхмәт Сираҗиевның чаңгыларын майларга тиешле парафины да булмый...
Әйе, бу ярышта аңа 15нче урын белән генә канәгатьләнеп калырга туры килә. Ләкин ул күңелен төшерми. Чөнки бу аның дөнья чемпионатында әле беренче тапкыр гына катнашуы була һәм ул аны зур бәхет дип кабул итә. Бу ярыш аны күп нәрсәгә өйрәтә. Европа спортчыларының зур мөмкинлекләрен үз күзләре белән күреп кайта ул.
Спортчыга нинди сәләт-сыйфатлар кирәк? Осталык, чыдамлык, корычтай ихтыяр көче... Болар һәркемгә дә билгеле нәрсәләр.
-Әмма һәр спортчы ярышларда үзенең көндәшләрен яхшылап өйрәнергә, аларның холыкларын, мөмкинлекләрен дә яхшы белеп торырга тиеш, - дип өсти чемпион Әхмәт Сираҗиев.
Бу аның өчен буш сүзләр генә түгел, билгеле. Шул фикерне үзенә кагыйдә итеп беркеткән Әхмәт Сираҗиев озак та үтмәстән Германиядә үткәрелгән чаңгы буенча дөнья беренчелегендә икенче урынга чыга.
Спортның аерым төрләренә, яшь спортчылар әзерләү мәсьәләләренә карата дөнья чемпионының үз карашлары, үз фикерлә-ре бар. Ул, гомумән, чаңгы спорты буенча республикабызның артта калуына борчыла. «Спортның бу төре буенча сәләтле яшьләребез юк дип әйтергә җыенмыйм. Бездә йөгерүгә футбол, хоккейга булган кебек үк җитди игътибар бирелми. Югыйсә, аларның һәркайсының да нигезен йөгерү тәшкил итә бит. Йөгерә алмый икән, ул нинди футболчы, хоккейчы, чаңгычы, волейболчы, теннисчы булсын ди?! Аларның һәркайсы да йөгерә бит. Кем яхшырак йөгерә, шул тупны тизрәк тота, шайбаны тизрәк куалый», - ди мәшһүр чемпион.
Яшь спортчылар хәзерләү чаралары да тамырдан үзгәреш сорый, ди ул. Безгә, мәсәлән, 35-40 яшьләрендә үк тәмам эштән чыккан яшь спортчылар да билгеле. Сәбәбе нәрсәдә диярсез? Әхмәт Сираҗиев фикеренчә, монда тренерлар гаепле. Алар: йөгер-йөгер дип, яшь спортчыны гел куалап кына торалар. Чөнки тренерга - категория, ә егеткә беренчелек кирәк. Спортчының сәламәтлеге турында тренер беренче булып кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш.
Бервакыт Әхмәт Сираҗиевка бер спортчы егет болай дип мөрәҗәгать итә: «Минем тизлегем бетте бит әле, Әхмәт абый. Башкалар, мәсәлән, 5 чакрымны 23 минутта йөгереп уза, ә миңа 26-27 минут та җитми башлады. Ни өчен шулай икән соң?» - ди ул, борчылып. Ә Сираҗиев бу хәлне болай дип аңлата:
- Аның бөтен ялгышы да шунда, егет үзен-үзе эштән чыгара. Тренеры аңардан: син бүген күпме арага йөгердең әле? - дип сорап тора. Һәм өстәп: менә сиңа календарь -план, бүген 20 чакрымга, иртәгә - 25, берсекөнгә 30 чакрымга йөгерергә тиешсең, ди. Кешенең көче, энергиясе төпсез кое түгел. Аны саклый һәм арттыра белмәсәң, ул тиз бетә. Чөнки һәр нәрсәнең дә чиге-чамасы бар. Гәүдәнең, аяк-кулларының, гомумән, организмның мөмкинлек-ләре чикләнгән. Үзеңне эштән чыгарасың икән, сәламәтлегеңне торгызу өчен бик күп вакыт кирәк булачак. Ярый әле бөтен-ләй гарип булып калмасаң. Менә шуның өчен дә мин болай дим: тренерлар үзләренең дәрәҗәсен һич кенә дә спортчының сәламәтлеге исәбенә күтәрергә тиеш түгел. Инде ул юк икән, сиңа беркем дә, бернинди күнегүләр дә булыша алмый, синең яныңнан тренерлар да китеп бара... Менә шуның өчен дә яхшы, чын спортчыларны сакларга, бәяли, кадерли белергә кирәк...
Әйе, югарыда әйтеп узганча, Әхмәт Сираҗиев спортның ике төре - чаңгы һәм йөгерү буенча дөнья чемпионы. Спорт тарихында мондый очракның әле һаман да булганы юк. Менә шуның өчен дә 84 яшьлек дөнья чемпионы Әхмәт Гыйрфанович Сираҗиевның исеме Гиннесс рекордлар китабына кертелергә, ул шулай ук республикабыз башкаласы Казанның яисә Яшел Үзән районының мактаулы гражданы булырга лаек түгелме соң? Әлбәттә, бик тә лаеклы. Моның өчен, беренче чиратта, республикабызның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, җөмһүриятебез, шәһәребез һәм районыбыз җитәкчеләренең мәсьәләне бөтен җитдилеге белән аңлаулары һәм конкрет чаралар күрүе кирәк. Бу эшне озакка сузарга ярамый, әлбәттә.
Бу язмамда мин тагын бер нәрсәгә тукталмый булдыра алмыйм: чемпион үзенең гаиләсе турында да бик җылы сүзләр әйтә, тирән канәгатьләнү белән сөйли:
- Әгәр дә сине гаиләң аңламаса, синеңчә булырга теләмәсә, син яхшы нәтиҗәләргә ирешә дә, берни дә майтара алмыйсың. Хатыным Сания мине һәрдаим хуплап тора. Ул үзе дә электән үк спорт белән шөгыльләнгән, чаңгыда йөгергән, яхшы йөзгән, йөгерешче булган. Аш-су әзерләү ягыннан да ул бик уңган, - ди Әхмәт абый.
-Зур ярышларга киткәндә мин картыма тавык шулпасына геркулес салып пешерәм. Термоска җиләк-җимешләрдән, төрле үләннәрдән әзерләнгән чәй әзерлим, - дип сүзгә кушыла Сания ханым.
Илгизәр Фазлуллин,
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан һәм Россия Журналистлар берлеге әгъзасы
Язманы тулысынча газетаның 110нчы санынна укый аласыз

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: