Яшел Үзән

Әхмәт Сираҗиев: Гомер буе йөгерәбез

Дөнья чемпионы Чаңгыда узышу буенча 14 тапкыр - дөнья, җиңел атлетика буенча өч тапкыр - Европа, 9 тапкыр дөнья чемпионы! Спортның берьюлы ике төрендә - йөгерү һәм чаңгыда узышу буенча бердәнбер дөнья чемпионы! 10, 15, 20 километрга чаңгыда шууда Россия чемпионы. Сүзебез күренекле якташыбыз, Карашәм авылында туып үскән Әхмәт Сираҗиев...

Дөнья чемпионы
Чаңгыда узышу буенча 14 тапкыр - дөнья, җиңел атлетика буенча өч тапкыр - Европа, 9 тапкыр дөнья чемпионы! Спортның берьюлы ике төрендә - йөгерү һәм чаңгыда узышу буенча бердәнбер дөнья чемпионы! 10, 15, 20 километрга чаңгыда шууда Россия чемпионы.
Сүзебез күренекле якташыбыз, Карашәм авылында туып үскән Әхмәт Сираҗиев турында барганын газета укучыларыбыз аңлагандыр. 86 яшьлек спорт ветераны бүген дә сафта, бүген дә Татарстан һәм Россия данын яклап, дөньякүләм ярышларда катнашуын һәм җиңүләр яулавын дәвам итә. Бу көннәрдә Әхмәт Сираҗиев Австриянең Пиллерзееталь шәһәрендә ветеран спортчылар арасында уза торган «Кубок Мира Мастеров-2014» чаңгы ярышларында катнаша. Австриягә китәр алдыннан, редакциябезгә кергәч, ул болай дигән иде:
- Мин дөньякүләм ярышларда татар халкының бер вәкиле буларак катнашам һәм һәркайда үзебезнең халык, аның үткәне, бүгенгесе, уңышлары турында күбрәк сөйләргә тырышам. Мин беркайчан да милләтемне, олы татар халкының бер улы булуын яшермәдем. Чит илләргә чыкканда яраткан Татарстаныбызның казанышларын чагылдырган открыткалар, дисклар, буклетларны күпләп сатып алам һәм, кая гына барсам да, аларны таратам. Кайсыбер ярышларны карарга 7шәр мең тамашачы җыела, Татарстаннан булуымны ишеткәч, республикадагы яшәеш турында сорашырга дип, махсус киләләр яныма. Соңгы вакытта студентлар арасында узган «Универсиада-2013» буклетларын һәм Татарстан флагларын бик күп өләштем. Ярышларда катнашуымның икенче төп сәбәбе - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Хезмәттә чыныгып үскән егет
Спорт белән ул, һәр авыл баласы кебек, кечкенәдән үк шөгыльләнә башлый. Йөгерә, чаңгыда шуа, йөзә. Бәхеткә, Карашәмнең биек-биек таулары йөгерергә дә, җил малае белән ярыша-ярыша тау­дан чанада шуып төшәргә дә, чаңгыда шуарга да менә дигән. Норлат мәктәбенә укырга да, кышның теләсә нинди салкыннарына карамастан, чаңгыда йөри. Хезмәт сөючән гаиләдә үскәнгә, авырлыклардан курыкмый, беркайчан да зарланмый.
Хезмәт юлын да бик иртә, 13 яшендә үк башлый ул: башта колхоз атларын көтә, аннары җир сукалый, игеннәрне ура, суктыра. Яшьтәшләре кебек үк, озакка сузылган сугыш елларының бөтен авырлыгын, ачысын-төчесен, ачлыгын үз җилкәсендә татый ул. Хезмәттә чыныгып үскән яшүсмер егет башта мәктәптә, аннары армиягә китәргә тиешле яшьләр арасындагы ярышларда җиңү яулый. Чаңгыда җилдән җитез чапкан чибәр егет артыннан, әбиләр сокланып, кызлар кызыгып карап кала. Чаңгыда узышу буенча район күләмендәге ярышларда да катнаша һәм һәрвакыт әйбәт нәтиҗә күрсәтә. Йөгерергә яратуы, чаңгыда узыша алуы армиядә хезмәт иткәндә бик тә ярап куя егеткә. Саратов өлкәсендә үзе хезмәт иткән частьның горурлыгы һәм мактанычы була ул, аны гел дә яшьтәшләренә үрнәк итеп куялар.

Тәвәккәл таш яра
Спорт белән җитди шөгыльләнә башлавы сиксәненче еллар ахырына туры килә аның. 1988-1990 елларда Мәскәүдә узган СССР чемпионатында 1500, 5000, 10000 метрлы дистанцияләрдә йөгерүдә җиңү яулый. Спорттагы беренче җиңүләр 60тан узган спортчы-ветеранга канатлар куя, аякларына көч өсти, яңа биеклеккә рухландыра. Кышкы многоборье буенча РСФСР чемпионы була. Республикада, Удмуртиядә, Мари Илендә, Түбән Новгородта, бүтән төбәкләрдә, илдә узган төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, бер-бер артлы җиңүгә ирешә. Син әйбәт йөгерәсең, чаңгыда шәп шуасың дип, таныш спортчылар чит илдә уза торган ярыш­ларда катнашып, көчен сынап карарга тәкъдим итәләр. Һәм ул, үзендә көч-куәт барлыгын белеп-аңлап, катнашып карарга тәвәккәллек итә. 1988 елда Италиянең Чезенатико шәһәрендә узган ярышта 5000, 10000 метрлы дистанциядә йөгереп, «Европа чемпионы» дигән дан ала. Ел саен спортчы-ветераннар арасында йөгерү яисә чаңгыда узышу буенча Европа яисә дөнья күләмендә үткәрелгән ярышларда катнаша башлый һәм һәркайсыннан җиңү яулап кайта ул.
- Мин һәрвакыт спортның берьюлы ике төрендә - йөгерүдә һәм чаңгыда узышуда дөнья чемпионы булырга теләгән идем, - дип искә төшерә Әхмәт абый спорттагы беренче адымнары турында сөйләгәндә. - Һәм хыялымны тулы мәгънәсендә тормышка ашырдым: спортның ике төрендә дә «Дөнья чемпионы» дигән мактаулы титулга ия булып, моңарчы күрелмәгән, беркем дә ирешә алмаган уңышка ирештем. Бары бер - патриотизм хисе мине шундый адымга этәрде.

Уникаль спортчы
Татар халкының гади бер улы, аннан да бигрәк, кечкенә генә авылда туып үскән ир-егетнең спорт дөньясында дөньяда тиңе булмаган ифрат зур уңышларга ирешүе киләчәк буыннар өчен якты үрнәк. Гадәттән тыш уңышның тагын бер үзенчәлеге бар: 2005 елда Әхмәт абый спортның берьюлы ике төрендә - йөгерү һәм чаңгыда узышу буенча дөнья чемпионатында җиңеп чыга. Йөгерү буенча чемпионат Россиянең Красногорск шәһәрендә узган булса, җиңел атлетика буенча ярышлар Испаниянең Сан-Себастьян шәһәрендә була.
Чемпионаттан соң Мәскәүдә нәшер ителә торган «Рекорды мира» исемле журнал 2006 елда безнең атаклы якташыбыз турында менә нәрсә дип язып чыга: «Россия спортчыларының спорт күрсәткечләре елдан-ел яхшыра бара һәм халыкара дәрәҗәгә якынлаша. Ирләр арасында Татарстан спортчысы Әхмәт Сираҗиев - рекордчыларның рекордчысы. Бүген Россиянең 10 иң югары казанышы - аның исәбендә. 10000 метрны 39 минут 33 секундта йөгереп узып, рәсми дөнья рекордын якынча 2 минутка яхшыртты. Әхмәт Сираҗиевның тагын бер гаҗәеп казанышын әйтеп китәргә кирәк: ул үзенең яшь группасы спортчылары арасында озын дистанция­ләрдә йөгерүдә 9 тапкыр һәм чаңгыда узышуда 14 тапкыр «Дөнья чемпионы» дигән исемне яулаган шәхес. Дөнья спорты тарихында мондый спорт казанышының әлегә булганы юк». Якташыбызның тырышлыгына, җитезлегенә һәм үҗәтлегенә, Норвегия, Финляндия кебек, чаңгы спорты буенча бик алга киткән илләрнең спортчылары да шаккатып, аңа соклануларын һәм изге теләктә булуларын яшерми. Спортчы әйтүенчә, инглизләр, немецлар, швейция­леләр бик тә хөрмәт итә татарны. Дөньяның - байтак, Европаның бөтен илләрендә чыгыш ясаган һәм күп милләт кешесе белән аралашкан һәм алар белән ярышка чык­кан спортчы һәм шәхес буларак әйтә ул бу сүзләрне.
2008 елда җиңел атлетика буенча Франциядә узган дөнья чемпионатында дүрт дистанциядә - 800, 1500, 3000 һәм 8000 метрга йөгерүдә җиңеп чыга һәм Россиягә, Татарстанга 4 алтын медаль (!) алып кайта. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән очрак. Бу җәһәттән 2008 елда «Легкая атлетика» журналы 3нче санында болай дип яза: «Россия җыелма командасы спортчысы, Татарстан Республикасы вәкиле Әхмәт Сираҗиев бу чемпионатта катнашучылар арасында төп герой иде. Спортчының спортта ирешкән зур уңышлары Татарстан Республикасының гына түгел, бәлки бөтен Россия Федерациясенең казанышлары ул. Теләсә кайсы яшь номинациясендә спортның ике төрендә берьюлы дөнья чемпионы булып танылган спортчылар дөньяда әлегә юк».
Һәр медале, һәр җиңүе тир, зур көч белән яулап алынган аның. Италиядә җиңел атлетика буенча узган дөнья чемпионаты һичкайчан хәтереннән чыкмый. Урамда 37 градус эссе тора ул чакта. Спортчылар, хәлләре бетеп, дистанциядә егылып кала. Аңын югалтканнары да була арада. Әхмәт абыйның да сулышы каба. Ул да туктап кала. Тик дәһшәтле сугыш елларында, сугыштан соңгы елларда үтә авыр физик хезмәт белән чыныгып үскән үҗәт авыл малае үзен тиз кулга ала:
- Әйдә, Әхмәт, тырыш! Бирешмә! - ди ул үз-үзенә. Һәм көтмәгәндә могҗиза була: аякларына көч өстәлә, икенче сулышы ачыла һәм ул тагын да тизрәк йөгерә башлый, нәтиҗәдә финишка беренче булып килеп җитә.

«Намусым чиста»
Дөнья күләмендә үткәрелгән ярышларда катнашып, дөньяның төрле төбәкләреннән килгән спортчылар белән танышып, алар белән дуслык элемтәләре урнаштырган кеше ул Әхмәт абый. «Танылган спортчыларның күбесен якыннан беләм, ярышларда очрашсак, туганнардай күрешәбез», - дип искә ала ул көндәш спортчылар турында искә төшереп. Һәр ярыш, һәр чемпионат аның күңелендә бары тик матур хатирәләр генә калдырган. 2005 елда Мәскәүдә чаңгыда узышу буенча үткәрелгән дөнья чемпионаты турында аеруча яратып сөйли, чөнки планетаның зур спорт осталары кубогына уздырылган ярышларны ачу тантанасында Халыкара флагны күтәрү хокукы якташыбызга бирелә.
- Намусым чиста минем, ник дигәндә, бервакытта да дәүләт акчасын бушка әрәм-шәрәм итеп йөрмәдем. Дөнья ярышларына җиңәргә дип бардым һәм һәрвакыт җиңү яулап кайттым, - дип сөйли Әхмәт абый. - Дөнья чемпионатларында җиңүем хөрмәтенә 23 мәртәбә (!) Россия гимны яңгырады.
Аерым дистанцияләрдә ул куйган рекордларны дөньяда әле берәүнең дә узганы юк: әйтик, 3000 метрга - 13 минут 43 секунд; 5000 метрга - 18 минут 22 секунд; 10000 метрга - 39 минут 33 секунд. Фидакарь хезмәте һәм спортта ирешкән зур уңыш­лары өчен, хезмәт ветераны, спорт мастеры Әхмәт Сираҗиевны хөкүмәтебез күп мәртәбә бүләкли. Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, «1941-1945 еллардагы батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен» медале, «Физик культураны һәм спортны үстерүдәге уңышлары өчен» почет билгесе белән бүләкләнә. 40 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр рейтингы буенча Татарстан Республикасының һәм Россия Федерация­сенең абсолют чемпионы булып таныла.
86 яшьтә булуына карамастан, Әхмәт абый дөньякүләм ярышларда катнашуын дәвам итә. Италия, Германия, Япония, Англия, Һиндстан кебек илләрнең өлкән яшьтәге спортчылары, Европа һәм дөнья чемпионатларында чыгыш ясап, үзләренең иле данын яклый, шөһрәтен арттыра, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый һәм үсеп килүче буынга әйбәт үрнәк күрсәтә. Безнең күренекле якташыбыз Әхмәт Гыйрфан улы Сираҗиев - шундый атаклы һәм үрнәк шәхесләрнең берсе.

Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: