Яшел Үзән

«Халык белән эшләү авыр булмады»

Абруйлы шәхесләр турында язу җиңел дә, авыр да. Чөнки аның бай тормыш юлын бер мәкаләгә генә сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Менә шундыйларның берсе, Норлат ягына гына түгел, район халкына яхшы таныш булган, бу көннәрдә күркәм юбилеен билгеләүче - Юныс Сәетгәрәй улы Әхсәнов. Хәзер ул якыннарыннан, якташларыннан котлау-тәбрикләүләр кабул итеп, гомеренең...

Абруйлы шәхесләр турында язу җиңел дә, авыр да. Чөнки аның бай тормыш юлын бер мәкаләгә генә сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Менә шундыйларның берсе, Норлат ягына гына түгел, район халкына яхшы таныш булган, бу көннәрдә күркәм юбилеен билгеләүче - Юныс Сәетгәрәй улы Әхсәнов.

Хәзер ул якыннарыннан, якташларыннан котлау-тәбрикләүләр кабул итеп, гомеренең иң кызыклы, иң тынгысыз һәм иң сагындыргыч елларын искә төшереп, бер этапка нәтиҗә ясый. Куйган хезмәтенең, яшьнәп яшәгән гомеренең, тәрбияләп үстергән балаларының кадер-хөрмәтен күреп яшәр чагы хәзер аның. Гомернең алтын көзе барысына караганда да кадерлерәк була.
Юныс Сәетгәрәй улы бүген Яшел Үзәндә улы Илдарның яңа гына төзеп җиткергән иркен йортында яши. Килене Лилия аны өрмәгән урынга утыртмый, ә оныклары дәү әти бездә дип, яныннан китми.
Юныс Әхсәнов тумышы белән Норлат авылыннан. Балачагы, яшьлеге һәм хезмәт еллары да туган авылында узган. Үсмер чагы сугыш елларына туры килгәннәрнең балачагы булмаган да. 10 яшьтән алар өлкәннәрдән ким эшләмәгән - үгез дә җиккән, җир дә сукалаган һәм чәчкән. Шуңа күрә, Юныс Әхсәновның хезмәт биографиясен барлый башласаң, искитәрлек. Кайда гына эшләмәгән дә, кем генә булмаган ул. Әмма барысы да берсеннән-берсе җаваплырак булган. Кая куйсалар, шунда эшен бары "бишлегә" башкарган, олыны-олы, кечесен-кече иткән. Норлат урта мәктәбен Юныс Әхсәнов 1950 елда тәмамлый. Шул елны ук аны Карашәмнең җидееллык мәктәбенә рус теле укытучысы итеп җибәрәләр. Ул чорда урта мәктәп бетерү югары белем алуга тиң була бит. Бөтен кеше дә урта белем алып чыга алмаган. Беренче чыныгуны ул мәктәптә ала. Аннан соң хезмәт баскычыннан күтәрелеш башлана. Башта Норлат комсомол оешмасының оештыру бүлеге мөдире, аннан соң беренче секретаре итеп сайлана. Комсомолда инде үзең дә янарга, башкаларны да ут кебек биетеп тора белергә кирәк. Җәмәгать эшләренең исәбе-хисабы булмый. Әмма эш-эш белән, югары белем алуны да бурыч итеп куя үз алдына Юныс Әхсәнов. Читтән торып ул Казан ветеринария институтына укырга керә. Институтта укыганда да сынатмый, "бишле"ләргә генә укып, кызыл дипломлы зоотехник булып чыга. Хезмәт юлында аңа зоотехник булып эшләргә язмаса да, алган белеме хезмәтендә гел булышып тора. Шул чорда берәр ел аерма белән мәдәният бүлеге мөдире, Татар Танае авылындагы «Активист» колхозында партком секретаре, аннан соң Косякауда «Красный сад» колхозында да партком секретаре булып эшләгән елларын сагынып искә алырга гына кала. Комсомол һәм партия аны намуслы һәм халыкчан җитәкче итеп чыныктыра. Юныс Әхсәновны Калинин исемендәге колхоз рәисе итеп билгелиләр. 10 авылны (Косякау, Рязаново, Албаба, Прибой, Рус һәм Татар Исламы, Тау Иле һәм башкалар) берләштергән бу колхозны торгызырга, алдынгылар рәтенә чыгарыр өчен нык тырышырга туры килә. «Башта бик авыр булды. Колхозның хәтта правлениесе дә юк иде, - дип искә төшерә хәзер Юныс абый. - Әкренләп эшләрне җайга салдык, правление да, клуб та төзедек, авылларга су керттек. Халыкның тормышы әйбәтләнә башлады. Колхоз зур, иртә таңнан кара төнгә кадәр йөрергә туры килә. Ул чорда юллар да әле бик начар иде. Шуңа күрә мин күбрәк атта йөрдем. Мөгезле эре терлек үрчетә башладык. Рус Исламы авылында дуңгызчылык белән шөгыльләнеп, аларны 2 мең башка җиткердек. Тырыша торгач рентабельлек 17дән 29 процентка күтәрелде. Төп табышны терлекчелек бирде. Ашлыкны гектарыннан уртача 27-28әр центнер алдык. Ул вакытта безнең колхоз Ленин исемендәге колхоз белән ярышка чыкты. Алар ашлыкны гектарыннан 29-30ар центнер ала иде. 1976 елда безнең дә кайбер урыннарда гектарыннан 53әр центнер ашлык алганыбызны хәтерлим». Юныс абый җитәкләгән авылларның күбесе урыс авыллары булганга, халык белән эшләве авыр булмадымы дип сорыйм. «Зарлана алмыйм, халык карышмыйча эшләде. Эшләгән кешенең хезмәтен күрсәң, аны бәяләсәң, тиешле хезмәт хакын бирсәң, ник эшләмәсен», - ди. Оештыра, халык белән аралаша, уртак тел таба белү дә кирәк җитәкчегә. Хәзер, ни кызганыч, бу авылларның кайберләрендә санаулы йортлар гына утырып калган. Әмма ул чагыштырмача урыс авылларына туры килә. Ни дип әйтсәң дә татар авылларында яшәүчеләр үз нигезләрен саклап калырга тырыша. Юныс Сәетгәрәевичтан бүгенге хуҗалыкларның инвесторлар кулына калуының нәтиҗәсе белән дә кызыксынам. Дөрес юл сайланганмы, юкмы? Әмма элеккеге колхоз рәисе авыл хуҗалыгында алып барылган бу сәясәтне хупламый. Моны ул инвесторларның халыктан ерак торуы белән аңлата. Халык саны кимүгә сылтап, авыллардагы мәктәпләрне ябуны да Юныс абый уңай яктан кабул итә алмый. «Мәктәп юк икән, авыл да бетә», - дип бәяли ул үзгәртеп кору галәмәтләрен. - Мин үзем эшләгән елларда 82 объектны төзетеп, файдалануга тапшырдык. Ул елларда да төзелеш эшләре алып бару җиңел булмады. Материал табу гына да ни тора иде! Норлатта, мәсәлән, мәчет төзеткәндә кирпечне танышлык белән Чабаксардан кайтартырга туры килде». Юныс Әхсәнов исәбендә мондый төзелешләр күп булган. Аларның бер өлеше аның Норлатта авыл Советы рәисе булып эшләгән елларга туры килә. Бу авыр һәм җаваплы вазыйфага ул 1986 елда халык теләге белән сайлана. Норлат кебек зур авылны җитәкләү шулай ук җиңелләрдән булмагандыр, мөгаен. Өстәвенә, үзгәртеп кору еллары да туры килгән. Авыл башлыгы инициативасы белән Бөек Ватан сугышында ятып калган якташлары истәлегенә һәйкәл куела, клубка ремонт ясарга да мөмкинлек табыла. Табигать байлыгы - чишмәләр торгызыла, юллар төзекләнә. Татар Исламында гыйбадәтханә төзеп тә халыкны шатландыра алар. Барысын да хәзер искә төшереп бетереп тә булмый.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Язманың тулырак вариантын газетаның 103нче санында укый аласыз

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: