Яшел Үзән

Эзең калсын җирдә маяк булып

Совет чоры фильмнарының кешегә яшәү көче бирүен, якты-матур хыялларга рухландырып торуын һәркайсыбыз белә булыр. Бүген Хәмит Кирамовичның да телевизордан нәкъ шушы совет фильмын каравына ихластан ышанам, чөнки ул аңа комсомолда узган яшьлеген, хезмәттә ирешкән күркәм уңышларын, хезмәт бишьеллыкларында фидакарьләрчә эшләгән чакларын, беренче мәхәббәтен искә төшерәдер. Буш вакытында нәрсә белән шөгыльләнә...

Совет чоры фильмнарының кешегә яшәү көче бирүен, якты-матур хыялларга рухландырып торуын һәркайсыбыз белә булыр. Бүген Хәмит Кирамовичның да телевизордан нәкъ шушы совет фильмын каравына ихластан ышанам, чөнки ул аңа комсомолда узган яшьлеген, хезмәттә ирешкән күркәм уңышларын, хезмәт бишьеллыкларында фидакарьләрчә эшләгән чакларын, беренче мәхәббәтен искә төшерәдер.
Буш вакытында нәрсә белән шөгыльләнә икән дип, Хәмит Кирамовичка кичә генә сорау биргән идем әле.
- Күп укыйм, - дип җавап бирде ул. - Тарихи китапларны да, классик әсәрләрне дә рәхәтләнеп укыйм. Ә телевизордан иске совет фильмнарын гына карыйм. Һәм яңалыкларны.
Нәкъ менә без сөйләшкән шул көннәрдә, Беренче каналдан «Верные друзья» фильмын күрсәттеләр. Комсомолларның янып-дәртләнеп эшләве дә, яшь илне төзүдәге фидакарь хезмәте дә, илебезнең якты киләчәгенә зур ышаныч-өмет тә һәм аның язмышына зур җаваплылык тою­лары да, саф мәхәббәт тә бар анда. Һәм гади авыл малайларының карьера баскычыннан күтәрелүе дә. Нәкъ ул - Ворошилов (хәзер Тукай) районының Мөрәс авылында туып үскән егет язмышы кебек.

Чабаталы балачак
Бала тәрбияләүдә иң мөһиме кайсысы - гаиләме, яисә мәктәпме? Теоретиклар һаман бер фикергә килә алмый бу мәсьәләдә. Ә практика тегесе дә, монысы да кирәк дип исбатлый. Хәйретдиновларның күп балалы гаиләсендә (әтисе, әнисе, ике ул һәм биш кыз) балаларның һәркайсын хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр һәм бу күркәм сыйфат тормыш юлында бик тә кирәк була аларга. Хәмиткә, гаиләдәге өлкән балага, таләп тагын да югарырак куела.
- Дүртенче сыйныфны тәмамлауга ук, башкарып чыга алуыма ышанып, ат бирделәр үземә, - дип искә ала ул, - капчыкка ашлык салып ташыдым. Капчыклар авыр, көчкә-көчкә күтәрә идем. Ул чакта олысы да, кечесе дә эшли иде. Җидееллык мәктәп бездән өч чакрымда урнашкан күрше авылда иде. Бер көн калдырмыйча, зәмһәрир салкында да итек киеп укырга йөрдек. Көннәр җылытуга итекне чабатага алыштырабыз. Минзәләгә техникумга әбиемнең озын кунычлы галошын киеп барганыма хәзер дә оялып куям. Укытучыларыбыз да бик тә әйбәт, кайгыртучан иде. Мәктәпне «биш»ле билгеләренә генә тәмамладым. Минзәлә педагогия техникумында укыганда диктанттан «бер»ле алгач, белемем сыек булуын аңлап, бик нык укыр­га тотынган идем.
Тик техникумны ташларга туры килгән аңа. Әтисен - авыл Советы рәисен, сигез елга утырталар, хөкем карарында язылганча, колхоз уставын бозган өчен. Колхозчыларның берсе өчен шулай җавап тотарга туры килә. Хәмиткә, хат ташучы булып эшләүче әнисенә балаларны тәрбияләргә булышу өчен, өенә кайтырга туры килә. Бәхеткә, әтисен сигез айдан өенә кайтаралар, тик Хәмитнең армиягә китәр вакыты җитә: Ташкентта элемтә гаскәрләре сафында өч ел хезмәт итә ул.

Иң яшь колхоз рәисе
Мәгълүм җырдагыча, Ташкент - икмәкле шәһәр. «Хезмәт итәргә рәхәт, кызык иде, немецларның югары ешлыктагы элемтә аппаратларында эшләгәндә күп нәрсәне белергә өлгердем, хезмәтемне дәвам итәргә дә тәкъдим иткәннәр иде хәтта, - дип искә ала ул. - Шәһәрдә үткәрелгән бәйрәм демонстрацияләрендә, иң озыны булганга күрә, гел уң флангта атлый идем. Ак икмәкне тәүге мәртәбә анда ашавым да хәтердә. Солдатка тиешле өч сумга бер буханка ак икмәк белән карбыз алып ашаганны онытыр­га мөмкинме соң?
Армиядән соң туры Мөрәскә кайта. Китапханәче, клуб мөдире, авыл Советы сәркатибе булып эшли. ДОСААФның район бүлегендә рәис булып эшләү бигрәк тә ошый: шоферга укыталар, армиягә китәргә тиешле егетләрне винтовкадан атарга, ГТО нормасын тапшырырга өйрәтәләр. Инициативалы егетне тиз күреп алалар - комсомолның Янаул районының икенче сәркатибе итеп сайлыйлар. Әмма аннары үсеш тиз дәвам итә: районнарны бүлгәч һәм үзгәртеп коргач, 1959 елда комсомолның Сарман райкомының беренче секретаре булып сайлана, урта мәктәпне тәмамлый.
Совет чорында комсомол эше күпләр өчен әйбәт старт булып тора. Комсомолда эшләүчеләргә игътибар итәләр, аларны өйрәтәләр. Озакламый Хәйретдиновны да Сарман районының «Чулпан» колхозына рәис итеп җибәрәләр. Иң яшь рәис була ул һәм анда 9 ел эшли. Карарны сайлап алган Тависәсе белән хәл итә. Сөйкемле акушерканы бала тудыру йортына комсомол җыелышына баргач күреп ала һәм бер күрүдә гашыйк та була. Дөрес, авыл яшьләре белән сыерлар абзарына су үткәрү өчен траншея казыганда да комсомол секретаре эшчән кызга игътибар иткән була. «Көрәк тотып эшләүдән куллары сөялләнеп беткән кыз хәзер дә күз алдымда, - дип искә ала ул. - Үземнең бияләйләремне биргән идем ул чакта аңа». Кызның кулын сорарга, әти-әнисенә кыңгыраулы атларда барган ул, өлкәннәр ризалыгын алгач, туйны 28 декабрьдә Мөрәстә үткәрәләр.
Эшли-эшли укый, укый-укый эшли ул. Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын читтән торып тәмамлый. «Бик яхшы» билгесенә диплом яклый. Кандидатлык диссертация­сен якларга да тәкъдим итәләр, тик ул башы-аягы белән эшкә чума. Кызлары Кадрия һәм Гөлназ дөньяга аваз сала. Югарыдагыларның гел игътибар үзәгендә тора һәм аңа яңа эш урыны тәкъдим итәләр.

Карьера баскычыннан күтәрелү
- Мин отчетларны һәрвакыт үзем яза идем, - дип сөйли ул. - Һәр санны җентекләп аңлатам. Бер литр сөтнең үзкыйммәтен төшендерәм, бөртеклеләрнең, яшелчәләрнең уңышына нәрсә тәэсир итүен аңлатам.
Җыелышка шулай партиянең беренче секретаре У.Җиһаншин үзе килгән булган. Секретарьның доклады аңа бик ошаган, җыелыштан соң үзеннән калдырмаган. Пленум җыеп, Хәйретдиновны партиянең Сарман райкомының икенче секретаре итеп сайлыйлар. Карьера баскычыннан күтәрелә барган саен, тирән белем дә кирәк. Хәйретдинов Мәскәүнең Югары партия мәктәбенә укырга керә.
- Мине район башкарма комитеты рәисе вазифасына әзерләгәннәр иде, әмма партиянең өлкә комитетына билгеләнү өчен килгәч, шул вакыттагы обком секретаре Ф.Табеев белән очрашырга туры килде. Партия­нең Түбән Кама шәһәр комитетына икенче секретарь булып китәсең, диде ул. Ризалаштым. Яңа шәһәр төзүдә партия эшендә эшләдем. Биш ел эшләгәч, партиянең Апас райкомының беренче секретаре итеп сайладылар.
Яшел Үзәндәге тормышы 1983 елның 12 ноябреннән башлана. Тормышының бу ягы Яшел Үзән халкына яхшы таныш. Торак төзү киң колач ала ул елларда: ЗМЗ, Мирныйда ике мәктәп, балалар бакчалары, гомумән, Мирный микрорайоны нык үскән чор; районның яшелчәчелек хуҗалыклары яшелчә үстерү буенча республикада беренче урыннарны яулый; шәһәр базары, бүтән объектлар Хәмит Кирамович исеме белән бәйле.
- Мин шәһәр урамнары буйлап йөрергә яратам. Яшел Үзәнем күптән туган шәһәремә әйләнде. Һәр тыкрык, һәр йорт таныш миңа монда. Яшел Үзән өчен мин кулымнан һәм көчемнән килгәннең бөтенесен эшләдем, шуңа күрә кешеләрнең күзенә карарга да оят түгел, - ди ул.
Миңа калса, җитәкчеләр өчен бик үк җиңел булмаган бу шәһәрдә Хәйретдинов үз урынын, үз йөзен тапты, чөнки гаиләдә дә, мәктәптә дә кешелек­лелек дигән матур сыйфат тәрбияләнгән аңарда. Ул һәркемгә үз кеше.

Кимчелексез кеше булмый
- Кая гына билгеләсәләр дә, шул урындагы кешеләр белән эшләдем. Яшел Үзәнгә дә минем белән бары тик бер генә кеше килде. Кадрларны алмаштырып тору уңышка китерми, кешеләрне эшкә, эшләргә өйрәтергә кирәк, безне өйрәткән кебек. Хезмәт юлымда чын җитәкчеләр, яхшы күңелле кешеләр генә очрап торды, алар мине үзләренең шәхси үрнәгендә тәрбияләде. Алар белән дуслашып беттек. Кешеләрне күбрәк тыңлый белергә, аларның фикерен исәпкә алырга, әмма принципиаль мәсьәләләрдә фикереңне, үз сүзеңне өзеп әйтә белергә кирәк. Ике тапкыр әздән генә эштән алмадылар. Шулай бервакыт мине өнәп бетермәүче берәү, ә ул партиянең өлкә комитетында эшли иде, «Правда» газетасының хәбәрчесен җибәргән безгә. Ул алдынгы Кукмара районында булган һәм, пыр туздырып язар өчен, имештер, артта өстерәлүче Яшел Үзәнгә килгән: ул вакытта мондый язмадан соң минем отставка күздә тотыла. Акланып тормадым. «Теләсә кайсы колхозны сайлап ал, кешеләр, җитәкчеләр белән үзең күреп сөйләш», - дип колхозга алып киттем аны... «В передовом Кукморе, в среднем Зеленодольске» дигән исем астында чыкты мәкалә.
Икенче юлы җитди бәхәстән соң өлкә комитетының җаваплы хезмәткәре шалтырап: «Син хаклы. Кызган баштан әйтеп ташлаганмын», - дип гаебен таныган иде. Шәһәргә яңа җитәкчеләр билгеләгәндә өлкә комитеты белән күпме бәхәсләшергә туры килде. Шәһәр һәм район катлаулы булганга күрә, җитәкчеләрне үзебезнең арадан, үзебездә тәрбияләнгәннәрне сайласыннар дип тырышып йөрдем. Авыл хуҗалагы идарәсе җитәкчесен ничек билгеләүләрен әле дә хәтерлим: колхоз рәисләре, совхоз директорлары, идарә белгечләре арасында язмача аноним сорау алу үткәргән идек. Күпчелек Э.Гобәйдуллин кандидатурасын атады. Без ялгышмадык, дип уйлыйм. Ул бу урында бик тә әйбәт эшләде, соңыннан министр да булды, сенатор да.
Кимчелексез кеше булмый. Эш өчен кешеләрнең кайбер вак-төяк кимчелегенә күз йомасың. Мәсәлән, безнең Сарманда бик шәп ясалма орлыкландыручы бар иде, әмма көйсез кеше, өстәвенә, кулы да озын. Ат бирсәң, эшлим ди, яисә кеше-кара күрмәгәндә нәрсәне булса да кыстырып китәргә ярата, бервакыт сарыкны алып киткән иде, тик без аны тиз таптык. Ирләрчә сөйләштек ул чакта. Соңыннан Ленин ордены белән бүләкләделәр үзен.
Хәйретдиновның үзенең дә бүләкләре күп. Аларны санап торуның кирәге дә юк. Бүләкләр - әйбәт нәрсә, шулай да иң мөһиме - кешеләрнең ихтирам-хөрмәте һәм тырыш хезмәт белән яуланган абруй. Көтмәгәндә-уйламаганда, сине котларга дип, элек бергә эшләгән коллегаларың, мәсәлән, 50 яшьлегеңә Апастан элекке колхоз рәисләре килсә; фамилияң Түбән Камадан Н.Лемаев, Е.Королев, Н.Зеленов кебек Социалистик Хезмәт Геройлары, Яшел Үзән районының легендар колхоз рәисе Т.Гыйния­туллин кебек шәхесләр белән янәшә торса, бу зур горурлык түгелмени! Шәһәрдә күпсанлы кешеләр чираттагы юбилей уңаеннан Сезне ихлас котлауларга кушыла һәм «Юбилеегез белән, Хәмит Кирамович!» дип, исәнләшеп узып китәләр икән, бу, чыннан да, зур горурлык.
Нина Киркина.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: