Яшел Үзән

Биеклек

Хөрмәтле якташыбыз Равил Мингалиев менә инде 50 елдан артык Казанның «Элекон» заводында хезмәт куя. Гади эшчедән заводның башкарма директоры дәрәҗәсенә хәтле күтәрелгән, көчле ихтыярлы, кешелекле, якташларын хөрмәт иткән игътибарга лаек җитәкче. Ул әле төп хезмәтеннән тыш җәмәгать эшен дә тартып бара, якташлары тормышында да актив катнаша: Яшел Үзән районы Норлат...

Хөрмәтле якташыбыз Равил Мингалиев менә инде 50 елдан артык Казанның «Элекон» заводында хезмәт куя. Гади эшчедән заводның башкарма директоры дәрәҗәсенә хәтле күтәрелгән, көчле ихтыярлы, кешелекле, якташларын хөрмәт иткән игътибарга лаек җитәкче. Ул әле төп хезмәтеннән тыш җәмәгать эшен дә тартып бара, якташлары тормышында да актив катнаша: Яшел Үзән районы Норлат зонасы якташлык җәмгыяте рәисе дә, Яшел Үзән муниципаль районы җәмәгать палатасы әгъзасы да. Аның турында күбрәк белү укучыларыбызга да файдалы булыр дип уйлыйбыз.
Равил Мингалиев малай чакларыннан ук иксез-чиксез галәм киңлекләре, корыч канатлы очкычлар турында хыяллана; менә ул, ракетага утырып, ерак-еракларда җемелдәшеп торган йолдызлар дөньясына сәяхәт итә...
Хәтта космонавт булу теләге белән яна ул. Туган төбәгенең саф һавасын сулап, көмештәй чиста суларын эчеп, спорт белән шөгыльләнеп һәм физик эш белән чыныгып үскән, бар яктан да сау-таза яшүсмер, космонавт булу өчен югары техник белемгә ия булырга кирәклеген дә яхшы аңлый, әлбәттә. Ләкин матди хәлнең итәктән тартып торуы нәтиҗәсендә ул, көндезләрен «Элекон» заводында эшләп, кичләрен исә авиация институтында укырга мәҗбүр була. Язмыш аны, кем әйтмешли, космодромда түгел, ә бәлки «Элекон» заводында иярләп калдыра. Равил Мингалиев менә инде 50 елдан артык шушы заводта эшли. Ләкин моның өчен әле аңа күпләгән хезмәт баскычларын узарга туры килә.

Көндез - заводта,
кич - институтта
1957 елда Норлат урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Равил Мингалиев завод каршындагы 12 нче техник училищеда слесарь-радиоҗыючы һөнәрен үзләштерә, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Өч елдан соң Казан авиация институтының кичке бүлегендә укып, конструкцияләү һәм радиоаппаратлар производствосы инженеры дипломы алып чыга. Буш вакытларын әрәм-шәрәм итмичә, спорт белән шөгыльләнүен дә дәвам иттерә. Хәтта профессиональ техник белем бирү системасы училищелары арасында үткәрелгән классик көрәш ярышларында Республикабыз буенча өч ел рәттән чемпион исемен яулый, Аэроклубта укып, очучы таныклыгы ала. Равил Мингалиевнең күпмеңнәрчә кешеләр хезмәт куйган зур бер производство коллективындагы үсеш юлын күз алдына китергәннән соң, аның сәләтенә һич кенә дә сокланмый мөмкин түгел. Гади слесарь, мастер, инженер, өлкән инженер, заводның комсомол комитеты секретаре, күп кенә производство коллективларында цех начальнигы, партия комитеты секретаре урынбасары, 18 ел дәвамында җитештерү, ә инде 1986 елдан 2003 елга кадәр кадрлар сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча генераль директор урынбасары булып эшләү күңелләрдә аңа булган ихтирам хисләрен бермә-бер арттыра.

Сыйфат - төп күрсәткеч
2003 елда Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан «Элекон» заводы ачык акционерлык җәмгыятенә цилиндрлы тоташтыргычлар эшләп чыгару буенча илебездә база предприятиесе функциясен үтәү бурычы йөкләнә. Ә инде, Шартнамә йөкләмәләрен үтәү буенча барлык эшләрне дә координацияләп торуны тәэмин итү максатыннан чыгып, предприятиенең башкарма директоры итеп Р.Мингалиев билгеләнә. Әйтергә кирәк, бу җаваплы вазифаны да ул бүгенге көнгәчә үзенә генә хас тырышлык һәм җаваплылык белән башкарып килә. Монда инде, һичшиксез, авиация институтында алган югары белем дә, зур производство коллективларында кешеләр, производство төркемнәре белән эшләү тәҗрибәсе дә һәм катлаулы тормыш шартларыннан чыгып эш итә белү осталыгы да - барысы да ярдәмгә килә. Кайда гына эшләсә дә, Равил Мингалиев производствоны оештыруны камилләштерү нигезендә эш урыннарында нәтиҗәлелекне арттыруга һәм продукциянең сыйфатын күтәрүгә аеруча зур игътибар бирә, исәпләү техникасын производствога кертү һәм смена-тәүлекле планлаштыру һәм төп производство участокларында эш урыннарына рациональ хезмәт күрсәтү системасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә эш вакытын әрәм-шәрәм итүләрне шактый гына киметүгә ирешә. Ул заводның генераль директорының җитештерү буенча урынбасары булып хезмәт иткән елларда эшче көчләрнең 80%ы хезмәтне оештыруның һәм материаль яктан стимуллаштыруның яңа формасы буенча эшли башлый.
Производство группалары мастерларының техник белем дәрәҗәләрен билгеләү комиссиясе рәисе, берләшмә буенча мастерлар советының координация комиссиясе рәисе урынбасары булып эшләгән елларда да Равил Мингалиев үзен сәләтле, инициативалы хезмәткәр, чын профессионал итеп таныта.

Кадрлар барысын да хәл итә
Генераль директорның кадрлар буенча урынбасары итеп билгеләнгәч тә ул бу вазифаны үзенә генә хас булган игътибар, тырышлык һәм җаваплылык белән башкаруга алына. Беренче чиратта, Равил Касыйм улы үзенең бөтен тәҗрибәсен, энергиясен җитәкче кадрларны сайлап алуга, аларны урнаштыруга һәм тәрбияләүгә, кадрлар һәм, гомумән, кешеләр белән эшләү системасын һәм ысулларын камилләштерүгә, производство белән идарә итү структурасын үзгәртеп коруга, производствода күпбаскычлылыкны бетерүгә юнәлдерә.

***
Равил Касыйм улы моннан ярты гасырдан да элегрәк булып узган кайбер вакыйгаларны исенә төшереп, болай ди: «Мин заводка эшкә урнашкан елда илебездә автомат станцияне галәмгә җир тирәли орбитага чыгардылар. Галәм хакында ул елларда сүзләр бик күп булды, әмма безнең «Элекон» заводы турында бер сүз дә әйтелмәде, чөнки бу яшерен хәрби завод иде. Дөрес, заводның исеме «Элекон» («электрик контактлар») булганлыктан, сүзнең штепсельләр, контактлар җитештерелүе турында баруын күпләр беләләр иде, әлбәттә.
Бүген инде һәркемгә дә мәгълүм, галәм киңлекләрендәге ике кораб бер-берсенә нәкъ менә шул штепсельләр һәм розеткалар ярдәмендә тоташа, һава корабларына аергычлар-бүлгечләр (ягъни штепсельләр һәм розеткалар), электроник җиһазлар, җайланмалар шыплап тутырылган. Аларны безнең заводта ясыйлар. Сер түгел, төрледән-төрле авиакосмик приборлар, без ясаган җайланмалар космик кораблардан тыш, ракеталарга, самолетларга, су асты көймәләренә һәм танкларга да куела... Без бик четерекле конструктив мәсьәләләрне дә үзебез хәл итәбез бит. Ә вакыт дигән нәрсә бик тә аз бирелә.
...Безгә Октябрь Революциясе юбилеена туры китереп, Л.Брежневның галәмгә «Буран» дип аталган космик корабны очырырга кирәклеге турында катгый әмер бирүен җиткерделәр. Ә заводыбызга исә эсселеккә үтә дә чыдам һәм дымга һич кенә дә бирешми торган штепсель-аергычлар ясарга боерык бирелде».
Равил Мингалиев ул чакта производствоның нәкъ үзәгендә кайный - генераль директорның производство эшләре буенча урынбасары булып эшли. Әй, китә дә соң инде көн-төн эшләүләр! Өйгә кайтып-килеп йөрүләр бөтенләй дә бетерелә. Тик шулай да дәүләт заказы вакытында үтәлеп җиткерелми, бераз соңарыла. Кайберәүләр эш урыннарыннан да «очалар», Равил исә үзенә «шелтә чәпү»ләр белән котылып кала. «Буран» ике айдан соң галәмгә оча. Озакламый бүләкләр дә «ява» башлый. Равил Мингалиев шул чакта «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә...

Сабыр төбе - сары алтын
Равил Мингалиевнең яшьтән үк спортны якын-үз итүен әйткән идем инде. Табигый ки, шулай берчакны аңа: «Спорт эшкә комачауламыймы соң?» - дигән сорауны да бирергә туры килде. Ул аз гына елмая төшеп, катгый рәвештә: «һич кенә дә юк! Киресенчә, бик нык ярдәм дә итә. Миңа кадәр производство буенча элегрәк елларда генераль директор урынбасары булып бер елдан артык бер кем дә эшли алмаган. Ә мин менә күпме еллар буена сабыр була белдем. Димәк, миңа кадәр булган «начальникларның сабырлыклары җитмәгән... Спорт чыдамлылыкка да, сабырлыкка да өйрәтә бит», - дип җавап бирде ул.
Равил Мингалиев завод белән бергә үсә, зур коллективның барлык шатлык һәм кайгыларын да үз башыннан кичерә. Ул узган хезмәт елларында заводның 17, 33, 15 нче һәм башка цехларында цех начальнигы урынбасары, цех начальнигы буларак, үзенең киләчәк планнарын, уй-хыялларын тормышка ашыру юлында иң элек коллектив ихтыяҗларыннан чыгып эш итә, техник училищеда слесарь һөнәренә өйрәнеп йөргәндә үк инде эшче һөнәренең асылына төшенә, хезмәт баскычларыннан күтәрелә барганда үз вазифаларыңны үтәүгә җаваплы һәм иҗади карашның ни дәрәҗәдә мөһим булуын күңеленә нык беркетеп куя. Илебез кораллы көчләре сафларында офицер буларак, ике ел дәвамында хәрби хезмәт тә аңарда ныклы ихтыяр көче тәрбияли...

Үрнәк гаилә башлыгы
Зур җитәкче, үрнәк гаилә башлыгы гына түгел, ул «Элекон» заводында Мингалиевләрнең эшче династиясен башлап җибәрүче дә. Аның тормыш иптәше Диләрә Минһаҗевна менә 30 елдан артык инде бүлектә инженер булып эшли. Уллары Рөстәм һәм Ренат та тырышып, намус белән хезмәт итәләр, хөрмәтле әти-әниләрен сөендереп, берсеннән-берсе матур булган оныклар тәрбияләп үстерәләр. Равил Мингалиевнең әнисе дә шушы заводта эшләп пенсиягә чыга.

Һавада түгел, җирдә
Бүген тормыш, заман җитәкчедән бик күп уңай сыйфатлар таләп итә. Әйтик, ни өчен соң Равил Мингалиевнең эш бүлмәсендә иртәдән-кичкә кадәр кешеләр өзелеп тормый? Моңа күп тапкырлар игътибар иткәнем бар. Һәм һаман да бер фикергә киләм: әңгәмә-сөйләшүләр вакытында һич кенә дә һавалы түрәләрчә кылана белми, үзен әллә кайчангы танышыңдай бик гади тота, синең күңелеңә хуш килердәй сүзләр таба белә, кәефең кырылган чакларда да синдә өмет чаткылары кабызып җибәрә, синең фикер сөрешләреңне бик тиз шәйләп ала ул. Аның кабаланган, кыланган, кешеләрнең гаебен тапкан булып, әлеге дә баягы кайбер һавалы начальниклар кебек «утлы таба»га бастырган чакларын күргәнем дә, башкалардан да ишеткәнем юк минем. Сабыр да, шуңа күрә әдәпле дә, игътибарлы да, кече күңелле дә ул. Хәер, моның сере балачакта гаиләдә алган тәрбиядән дә килә торгандыр.
Үзенең саулыгы-тазалыгы, һаман да яшьләрчә булып калуы белән сокландырып торган Равил Мингалиев кебекләр, зур биеклеккә ирешкән житекчеләр бит алар.
Илгизәр Фазлуллин,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: