Яшел Үзән

Беренче сәфәр

Мин, «Ватаным Татарстан» газетасының (ул чагында «Социалистик Татарстан» дип йөртелә иде) үз хәбәрчесе булып эшли башлагач та, партиянең Яшел Үзән шәһәр комитетының беренче секретаре Габдуллин янында булдым. Ул чагында Советлар илендә коммунистлар партиясенең чәчәк аткан вакыты иде. - Салих Галимҗанович, газетаның үз хәбәрчесе буларак, беренче эш көнемне Сезнең районнан башларга...

Мин, «Ватаным Татарстан» газетасының (ул чагында «Социалистик Татарстан» дип йөртелә иде) үз хәбәрчесе булып эшли башлагач та, партиянең Яшел Үзән шәһәр комитетының беренче секретаре Габдуллин янында булдым. Ул чагында Советлар илендә коммунистлар партиясенең чәчәк аткан вакыты иде.

- Салих Галимҗанович, газетаның үз хәбәрчесе буларак, беренче эш көнемне Сезнең районнан башларга булдым әле. Кая барырга тәкъдим итәрсез икән? - дидем.
Секретарь, бераз уйланып торды да, үзе дә авылдан буларак, колхозны сайлады:
- Татар Танае, Мамадыш- Әкил авыллары колхозчылары белән танышсагыз, яхшы булыр иде. Рәисе дә бик тә үзенчәлекле кеше, баргач танышырсыз, - диде һәм журналистларның машинасыз икәнлеген аңлап, әйтеп тә куйды. - Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре дә бүген шунда барырга җыеналар иде, шуларга утырып барырсыз.
Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илһам Шәриповка газета хәбәрчесенең дә алар белән барачагы турында шалтыратып әйтеп тә куйды.
Моңа кадәр дә Яшел Үзән районының Ленин исемендәге колхоз рәисе Тәлгать Әшрәфҗан улы Гыйниятуллин белән минем бераз гына танышлыгым бар иде инде. Күрше Апас районында «Йолдыз» газетасында баш редактор булып эшләгән чагымда Гөбенә елгасы буйларына утырган Татар Танае, Мамадыш, Панау авыллары белән танышырга барган идем. Менә шунда очраттым мин ул рәисне. Ул чагында аның белән бик үк ачылып китеп сөйләшеп тә булмаган иде.
Аның турында Салих Габдуллинның «бик тә үзенчәлекле кеше» дип әйтүе минем күңелне эчтән тырнап торды.
Беренче карашка мин аның «үзенчәлекле кеше» булуын берничек тә тоймадым. Республикада алдынгы колхоз, күрәсең, кешеләрне тыңлата һәм эшләтә белә торгандыр. Кайбер җитәкчеләр кебек сүгенеп куркытмый, милиция белән өркетми, йомшак кына итеп хәл-әхвәлләрен белешә. Чыннан да, «Бу нинди колхоз рәисе була инде», - дип тә аптырарлык шул.
Мин барганда инде ул 12 ел рәис булып эшли иде. Аңа кадәр өч ел армия хезмәтен үтәгән, аннан соң Үзбәкстанның Алмалык шәһәрендә электрчы булган. Мамадышка кайткан да институтка агрономия бүлегенә читтән торып укырга кергән һәм гап-гади колхозчы булып эшли башлаган. Аның башкарган эшләрен алга таба саный китсәң: ындыр табагы мөдире, бухгалтерлар курсы, өч ел ярым хисапчы, аннан белгечлек буенча агроном-орлыкчы, баш агроном.
Җитмешенче еллар башында колхоз рәисен эшеннән китәргә мәҗбүр итәләр. Партия өлкә комитетыннан да вәкил була. Вакытлыча гына эшләп торсын әле дип, партиясез баш агроном Тәлгать Гыйниятуллинны рәис итеп сайлыйлар.
Менә шулай. Партиягә керү турында уйлап та карамый Тәлгать Әшрәфҗан улы, чөнки ул кәнәфиенә ябышып ятмый, эшен җиренә җиткереп эшли. Теге вакытта республикада бердәнбер партиясез рәис булып калды ул. Шәһәр комитеты секретаре Салих Галимҗан улының «үзенчәлекле кеше» дип әйтүе дә шушыннан килеп чыккан икән.
Миңа, Идел аръягы районнарында 21 ел газета хәбәрчесе булып эшләгәндә, Гөбенә буйларындагы бу авылларда күп тапкырлар булырга туры килде. Шәһәр комитеты секретарьлары, башкарма комитет рәисләре, район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары, тагын әллә кемнәр үзгәреп һәм алышынып бетсәләр дә, Тәлгать Әшрәфҗан улы Гыйниятуллин үз урынында, Мамадыш авылы кешесе - аксакал булып калды.
Утыз елдан артык эшләде ул әлеге хуҗалыкның рәисе булып. Берничә тапкыр орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, Татарстанның атказанган агрономы булды, бер чакырылышта республиканың Югары Советы депутаты итеп сайланды.
Минем бу авылларга тагын бер сәфәрем Тәлгать Гыйниятуллинның 60 еллык юбилее алдыннан булды. Бу вакытта инде партияләрнең өстән таркатылган чагы иде. Колхоз акчасына халык өчен мәктәпләр, клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары, кибетләр, Гөбенә елгасына мең гектарга якын җирне сугару өчен Шандор плотинасы төзеткән, хуҗалыкларга чишмә суын һәм беренчеләрдән булып табигый газ керткән рәис, бу юлы исә, дәвалану өчен дип бирелгән өч айлык хезмәт хакына, бригада туплап, туган авылы Мамадышта мәчет салдыру эшенә керешә. Балта осталарына түләүне үз өстенә ала. Бу юлы ул, дин әһелләрен чакыртып, мәчеткә нигез салу белән мәшгуль иде. Ә Татар Танае авылындагы мәчет инде халыкка җиде елга якын иман нуры тарата икән.
Элеккеге кебек үк ак картузын, пеләшләнә башлаган маңгай өстенә чәпәп куйган да, козырёк астыннан елмаючы зәңгәр күзләрдә һаман да сынаулы караш шәйләнә. Кичкә таба аның биләмәләрен әйләндек. Июль азаклары иде. Быелгы җәй үтә дә явымлы булганлыктан, аның иген басулары инде бушап калган, җирләр сукаланган. Алдан белгән диярсең, ул елны бик күп хуҗалыкларның игеннәре кырда үреп калды.
- Яңгыр - күктән төшкән байлык ул, - диде шул чакта колхоз рәисе. - Болытлы көннәр арасында кояшлысы да була. Әнә шул арада өлгереп калырга кирәк.
Россиянең данлыклы уллары һәм кызлары сайтына кертелгән, Яшел Үзән районының мактаулы гражданы исеме бирелгән Тәлгать Әшрәфҗан улы Гыйниятуллин хәзер нишли соң? Җан җылысын умарта кортларында тапкан ул. Утардагы мал-туарны, кош-кортларны бетергәннән соң, шул ук утарны мастерскойга әйләндереп, умарта оялары ясау хәстәренә керешә. Бәрәңге бакчасын тутырып, умарта ояларын тезеп куя, шуның килеренә яши.
Тәлгать Гыйниятуллин мин белгән җитәкчеләр арасында иң тыйнагы, иң намуслысы, иң кешелеклесе, иң булдыклысы, иң ышанычлысы иде.
Александр ФИЛИППОВ,
«Ватаным Татарстан» газетасының
1983-2004 елардагы үз корреспонденты,
Татарстан Республикасының атказанган
мәдәният хезмәткәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: