Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күренекле якташлар

Язмышның урау юллары

Яшел Үзән районы Карагуҗа мәктәбендә Азат Вергазовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби очрашу оештырылды. Очрашуга Азат Вергазов үзе, аның җәмәгате Разия ханым һәм мин - Азат Вергазовның бертуган сеңлесе Фирдәүс чакырылган идек. Җитди сәбәпләр аркасында, Азат абыйлар бу очрашуга кайта алмадылар. Моңсуланып кына, очрашу үткәреләсе 16нчы кабинетка - татар теле...

Яшел Үзән районы Карагуҗа мәктәбендә Азат Вергазовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби очрашу оештырылды. Очрашуга Азат Вергазов үзе, аның җәмәгате Разия ханым һәм мин - Азат Вергазовның бертуган сеңлесе Фирдәүс чакырылган идек.

Җитди сәбәпләр аркасында, Азат абыйлар бу очрашуга кайта алмадылар. Моңсуланып кына, очрашу үткәреләсе 16нчы кабинетка - татар теле һәм әдәбияты кабинетына килеп кердем. Ишектән керүемә, укучылар, аягүрә бастылар, гөр килеп исәнләштеләр. Кабинеттагы тәртип, чисталык, зәвыклылык, бәйрәмчә киенгән шат йөзле балалар һәм укытучыларны, тирән эчтәлекле, затлы стендларны күрүгә үк, абыем Азатны шулкадәр зурлауарына күңелем үсеп китте.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Әлфия Әсхәт кызы, ягымлы елмаеп, утырырга урын тәкъдим итте. «Язмышның урау юллары» дип аталган очрашуны ачык дип белдерде ул. Очрашу бүлекләп әзерләнгән иде. Беренче бүлек «Азат Вергазов - безнең якташ язучыбыз» дип аталган. Безнең гаиләнең ничек итеп Карагуҗа якларына килеп чыгуы турында тирән эчтәлекле чыгышы белән Мамиев Айнар очрашуны башлап җибәрде. «Азат абый Вергазовны без хаклы рәвештә якташ язучыбыз, дибез. Аның әсәрләрен яратып укыйбыз», - дип сөйләде ул. Икенче бүлек «Үткәннәр кайтавазы». Нәбиуллина Гөлинә, Насыртдинова Рания, Вәлишин Гадел озак еллар буе Мулла Иле мәктәбендә мәктәп директоры һәм татар теле укытучысы булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган, бик күп шигырьләр авторы, абыемның иң якын һәм ышанычлы дусларының берсе - Равил Сәйфетдинов язмалары буенча чыгыш ясадылар. Карагуҗа мәктәбендә «Йөрәк җыр сорый» әсәре буенча үткәрелгән ачык дәрес турында булды бу чыгыш. Дәрестә автор үзе - Азат Вергазов та катнашкан икән бит.
«Азат Вергазов әсәрләрендә яшүсмерләр язмышлары - безнең язмышлар» дип исемләнгән бүлектә «Йөрәк җыр сорый» әсәре буенча Йосыпова Айзилә чыгыш ясады. Әсәрне һәрьяклап анализлады укучы. Сөйләм теле төгәл, бай. «Азат абый Вергазовның иҗат җимешләре белән таныштым, әсәрләрен укып, чын ләззәт кичердем. Үземне борчыган күп кенә сорауларга җавап та таптым бу әсәрләрдән. Яшүсмерләр тормышын шулкадәр аңлап, тирәнтен күрсәтә белгән мондый әдипләр сирәк, дисәм дә, ялгыш булмас» - дип тәмамлады чыгышын Айзилә.
«Без сезнең балалар» әсәренә анализны Дәүләтшина Регина, Харисов Илназ, Җәләлиева Лилия, Галиев Данис, Шакирова Инзилә, Ягафарова Иркә әдәби монтаж рәвешендә әзерләгәннәр. Әсәрдә күтәрелгән төп проблеманы укучылар оста билгеләгән. «Бу повесть китап сөючеләрдә зур кызыксыну уята. Бик көчле тәэсир көченә ия әсәр. Авторга укучылардан килгән күп санлы хатлар да бу фикерне раслый» - дип сөйләп үтте Дәүләтшина Регина. Азат абыйга юлланган хатлардан өзекләр китерелде.
«Онытылмас хатирәләр» бүлеген башлап җибәрде Әлфия Әсхәтовна. Әзерләнгән күргәзмәләргә күзәтү ясады. Фотокүргәзмәгә аерым тукталып үтте. «Ә хәзер Азат Вергазовның бертуган сеңлесе - озак еллар буе 107нче һөнәр училищесының Карагуҗа филиалында математика укытучысы булып эшләгән Хәбибуллина Фирдәүс Фатыйх кызы абыйсы белән бәйле истәлекләр белән бүлешер. Яшүсмерләр тормышы, яшәеше темасы аңа да бик таныш», - дип җайлы гына миңа да сүз бирде. Бала вакыттагы хатирәләрне, үсмер еллардагы истәлекләрне, тормышыбыз, язмышыбыз белән бәйле вакыйгаларны укучыларның да, укытучыларның да йотлыгып тыңлавы каушавымны бетерде. Үзләрен кызыксындырган сорауларны да яудырды укучылар. Бирелгән сорауларга җавапларны игътибар белән тыңладылар.
«Азат Вергазов әсәрләре - чын тәрбия чыганагы» бүлегендә әдәби очрашуга нәтиҗә ясалды. Очрашудан бик канәгать калдым.
Мәктәп директоры Фәйзиева Земфира Юныс кызына, укучыларда әдәби әсәрләр укуга кызыксыну, язучыларга карата хөрмәт уята белгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Әлфия Әсхәт кызына, гомумән, бу очрашуны оештыруда катнашкан барлык укытучыларга, укучыларга Азат абый һәм Разия туган апа исеменнән, шулай ук үземнең исемемнән дә тирән рәхмәтемне белдерәсем килә.
Фирдәүс Хәбибуллина-
Вергазова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X