Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күренекле якташлар

Һөнәр сайлау – киләчәкне сайлау

Бүген безнең балалар фән-техника яңалыклары белән таныш. Алар интеллектуаль яктан да үзләрененнән алдагы буыннардан көчлерәк. Ләкин һөнәр сайлау - һәр буын өчен зур сынау. Нинди һөнәр сайларга? Кызганычка каршы, күп укучыларыбыз диплом алу уе белән генә яна. Шуңа күрә мондый яшьләребез югары уку йортларына белем алу, белгечлек үзләштерү өчен түгел,...

Бүген безнең балалар фән-техника яңалыклары белән таныш. Алар интеллектуаль яктан да үзләрененнән алдагы буыннардан көчлерәк. Ләкин һөнәр сайлау - һәр буын өчен зур сынау.
Нинди һөнәр сайларга? Кызганычка каршы, күп укучыларыбыз диплом алу уе белән генә яна. Шуңа күрә мондый яшьләребез югары уку йортларына белем алу, белгечлек үзләштерү өчен түгел, ә дипломга ия булу өчен генә омтыла. Ә укып чыккач, дипломның кирәге юк. Бу үз чиратында зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Шуңа күрә бүгенге көндә мәктәп коллективы бу өлкәдә күп эшләр башкарганда, мәсәлән, әңгәмәләр, экскурсияләр, бигрәк тә профориентация эшен алып барганда, уңай нәтиҗә бирер дип уйлыйм. Предприятиеләргә экскурсия оештыру, яки үз һөнәрен, эшен яратучыларны мәктәпкә чакырып, сөйләшүләр үткәрүләрне яңадан кайтару кирәк.
Шул кимчелекләрне күреп, А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәр семинарга бер һөнәр иясен мәктәпкә чакырырга тырыша. Бу юлы Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты, якташыбыз Алсу Шәмсетдинова чакырылды. Очрашу бик җанлы барды. Артист үзенең бөтен яктан уңганлыгын күрсәтте. Яшь булуына карамастан, театрда төп рольләрне башкаручы артист та әле ул. Мәсәлән, Р.Батулланың «Зәйтүнәкәй» драмасында Г.Тукайның сөйгән ярын - Зәйтүнәне, М.Фәйзинең «Галиябану» драмасында - Галиябану, Т.Гыйззәтнең «Башмагым» комедиясендә - Сәрвәр образларын башкара.
Хәзерге заманда бер һөнәр иясе генә булып калырга ярамаганлыгын да Алсу ханым үз мисалында күрсәтте. Ул музыка училищесын тәмамлаган. Консерватория һәм Казан технология университеты студенты да әле ул. Кичәдә Алсу ханым укучыларга Зәйтүнә монологын сөйләде, шунда ук җыр да сузып җибәрде. Бу үзенчә мастер-класс кебек тә булды. «Сайлаган һөнәрең дөрес, күңелгә ятарлык, кызыклы булырга тиеш», - ди якташыбыз укучыларга. Шул сүзләрне раслап, гримм салу, кыска чәчне озынайту, чәчне чулпылар белән үрү ысулларын күрсәтте. Кунаклар да, укучылар да яшь артистның һәр хәрәкәтен кызыксынып, дикъкать белән карап утырды. Шул вакытта үзенең тәкъдимнәрен дә әйтеп узды. Укучыларыбыз якташыбызны тиз генә сәхнәдән төшерәсе килмәде.
Кичәдән соң утырышта бу профориентация эшенең нәтиҗәле булуын Яшел Үзән муниципаль район бүлеге мәгълүмати методик үзәкнең методисты Рәйхан Габдулла кызы Мостафина да билгеләп үтте. Бу чара укучыларда, беренчедән, якташыбыз белән горурлану хисе тудырса, икенчедән, кызыклы һөнәрләрнең берсе белән таныштырды. Шундый кичәләр укучыларга дөрес профессия сайлауга булышлык итәр, ә югары уку йортларын тәмамлагач, дипломнары киштәләрдә тузанланып ятмас дип уйлыйм.
Динә Габидуллина,
А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицей укытучысы

Рәсемдә: якташыбыз, татар сәхнәсе йолдызы Алсу Шәмсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X