Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күренекле якташлар

«Халкыма 57 ел хезмәт иттем»

Районыбызның тере легендасы, аяклы энциклопедиясе, Яшел Үзәннең мактаулы гражданы Габделхәбир Гайнанов - безнең редакциянең дә кадерле кунагы. «Аяклы энциклопедия» дип әйтү юкка түгел. Аның халыкны азык-төлек белән тәэмин итү һәм икмәк пешерү производствосындагы тәҗрибәсе, Татарстан кысаларына гына сыймыйча, Россиягә дә җиткән. Ул «Татарстан энциклопедиясе» китабына алдынгы предприятие җитәкчесе булып кертелгән....

Районыбызның тере легендасы, аяклы энциклопедиясе, Яшел Үзәннең мактаулы гражданы Габделхәбир Гайнанов - безнең редакциянең дә кадерле кунагы.

«Аяклы энциклопедия» дип әйтү юкка түгел. Аның халыкны азык-төлек белән тәэмин итү һәм икмәк пешерү производствосындагы тәҗрибәсе, Татарстан кысаларына гына сыймыйча, Россиягә дә җиткән. Ул «Татарстан энциклопедиясе» китабына алдынгы предприятие җитәкчесе булып кертелгән. Татарстанның азык-төлек индустриясе өлкәсендә дә ул атказанган хезмәткәр исемен республикада иң беренче булып алган. Аннан соң аңа Россия азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре исемен биргәннәр. Хөкүмәтнең 13 мактаулы исеменә ничек һәм нинди юллар белән лаек булуын язсак, газета бите җитмәс. Бу хөрмәтле аксакал хәзер дә тик утырмый, вакытын файдалы уздыра, байтак эш майтара. 80 яшеннән узса да, картаерга ашыкмый. Шәһәр чараларына йөри, дус-ишләре белән аралаша. Ике кызы, ике кия­ве, алты оныгы һәм бер оныкчыгы өчен ул кадерле әти, дәү әти һәм киңәш­че. Гомере буе җитәкче постларда эшләгән, ничә предприятиене аякка бастырган, милли җанлы мондый шәхесләрне бүген, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, табып булмый. Аның тормыш юлына күз салсаң, шаккатасың. Бер кешегә күпме талант, күпме көч ничек сыйган?

Габделхәбир Гайнанов тумышы белән Түбән Урысбага авылыннан. Яшел Үзәнгә ул 14 яшеннән үк чыгып киткән. Һөнәри училищеда электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергәч, Горький исемендәге заводта эшләгән. Аннан соң һөнәри баскычтан күтәрелеш чоры башлана. Эретеп ябыштыру мастеры, планлаштыру-диспетчерлык бүлеге, 12нче һәм 21нче цехлар җитәкчесе була. Кайда эшләсә дә, үзен бары яхшы яктан күрсәтә, эшне һәм кешеләрне оста оештыра. Суднолар төзү техникумын тәмамлый. Аннан соң, ашханәләр сис­темасын торгызу максатыннан, шәһәр ашханәләре трестына директор итеп куялар. Аны да ул республикада таныта. Шәһәрне тәэмин итәрлек яшелчә саклау базасы төзелә. 120 тонна кәбестә тозлау өчен бетон чаннар ясала. 50 тонна помидор һәм кыяр тозларга махсус урын әзерләнә. Меңәрләгән тонна яшелчә сакларлык комплекс төзелә. Габделхәбир Гайнанов Ленинградка укырга баргач, аның бу тәҗрибәсен хуплап, киләчәктә бөтен Россияне шушы үрнәктә өйрәтә башлыйлар. 720 кеше эшләгән трестта меңнән артык кеше эшли башлый. Гайнановның күтәрелеше дәвам итә. Аны, икмәк пешерү производствосын торгызу өчен, икмәк комбинаты директоры итеп билгелиләр. Шәһәр башкарма комитеты рәисе үзенә алмашка килгән кешегә Гайнанов турында: «Чын самородок, универсал кеше, хет Серго заводына куй, хет - филармониягә», - ди.

Икмәк пешерү кебек олы хезмәткә ул 20 ел гомерен багышлап, анда 75 яшенә кадәр эшли. Анда да ул комбинатны механикалаштыру, җиһазлауга, икмәк пешерүне үз дәрәҗәсенә җиткерүгә зур игътибар бирә. «Мин башта халык өчен эшләдем, үзем икенче чиратта булдым», - ди ул. - Эш сыйфатын күтәрү өчен, иң беренче халыкка лаеклы хезмәт хакы түләргә, аннан соң аны торак белән тәэмин итәргә һәм эш шартларын яхшыртырга кирәк. Менә шунда кеше җырлап эшләр. Халык - ул умарта корты кебек. Аны оештыра белергә кирәк. Мин иртән эшемне иң беренче урам җыештыручы белән кул бирешеп исәнләшүдән башлый идем». Ике заводта да эшчеләрне ашханәдә бушлай ашата башлыйлар. Өстәлгә ипи-сөт, шикәр-прәннек һәм чәй теләгән кадәр куела. Тора-бара фатир алырга чиратлар калмый. Премияләр һәм бәйрәмнәргә бүләкләр бирү традициягә кертелә, эшләгән кешенең кадере арта. Икмәк комбинатына да эшкә кешеләрне конкурс буенча ала башлыйлар. Тора-бара икмәк комбинатының абруе Татарстанда да күтәрелә. Бер елны хәтта арыш игү серләрен өйрәнергә килгән америкалыларны, Казанда ничәмә-ничә икмәк заводы була торып, Яшел Үзәнгә алып киләләр. Озак та үтми, комбинатка бөтен Татарстан икмәк пешерүчеләре тәҗрибә уртаклашырга килә башлый. «Комбинатны 3 ел эчендә алдынгы рәткә чыгардым, - дип сөйли ул үзе бу турыда. - Кая билгеләсәләр дә, халыкка хезмәт иттем. Әтиемнең: «Улым, юлыңда берәр кеше очраса, узып китмә, исәнләш, ярдәм кирәк булса, булыш. Юлыңда таш ятса, алып ташла, кешеләр абын­­масын», - ди торган иде. - Әтием­нең бу сүзләрен гомеремдә дә оныт­мыйм».

57 ел гомерен райондагы төрле производствоны торгызуга зур өлеш керткән аксакал Габделхәбир Гайнан улы узган гомеренең һәр минутын-секундын сагынып искә ала. Ул бүген һәр туган көнгә шатланып яши, табигатьне бик ярата. Бакчасында 17 төрле җимеш агачы үстерә, табынын үз сые белән баета. Анда ул 7 сыерчык оясы да элгән. «Сыерчыклар бала чыгара, аннан соң чыпчыклар ияләшә. Ә бакчаны корткычлардан алардан да нык коткаручы юк, - ди ул. - Шәһәрдә булган һәр матур үзгәрешкә шатланам».

Габделхәбир аганың «Яшел Үзән» газетасын яратып укуын да беләбез. «Татар газетасы телебезне шомартырга булыша», - ди ул. Яшь күңелле Габделхәбир Гайнановны без еш кына төрле спорт чараларында да хөрмәтле кунак буларак күрәбез. Хоккей, футбол, бокс, баскетбол һәм милли көрәшне якын итә. Күптән түгел үзе турында китап («Некоторые штрихи моей жизни») та бастырып чыгарган. Икмәк пешерүне читтән түгел, шуның эчендә кайнаган кеше буларак, ул Яшел Үзән икмәк комбинатының «Богатырский» икмәген үз итә. Шәһәрдә дус-ишләре бихисап. Алар арасында аның ярдәме белән олы юлга баскан җитәкчеләр, эшмәкәрләр күп. Аларга ул һаман да, остаз буларак, киңәш-табыш биреп тора. Шуңа күрә алар аны үзен дә бер бәйрәмнән, яккан бер мунчадан калдырмыйча, түр башына утыртып кунак итә. Менә шулай: башта син - халыкка, аннан соң халык сиңа. Ул рәхмәтен сиңа бишләтә кайтара.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев