Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күренекле якташлар

Гомерем үтте, туган тел дип, җан атып (+ фотолар)

Мулла Иле халкы үзләренең якташларын истә тота, танылган авылдашлары белән горурлана, аларны кунакка алып, хөрмәтли. Чәршәмбе көнне авыл мәктәбенә атаклы галим - филология фәннәре докторы, РФ гуманитар фәннәр академиясе академигы Гомәр Фәез улы Саттар килде. Казан төрки-татар ономастикасы фәнни мәктәбенә нигез салучы Гомәр Саттар нәкъ менә Мулла Иле авылында туган....

Мулла Иле халкы үзләренең якташларын истә тота, танылган авылдашлары белән горурлана, аларны кунакка алып, хөрмәтли. Чәршәмбе көнне авыл мәктәбенә атаклы галим - филология фәннәре докторы, РФ гуманитар фәннәр академиясе академигы Гомәр Фәез улы Саттар килде.
Казан төрки-татар ономастикасы фәнни мәктәбенә нигез салучы Гомәр Саттар нәкъ менә Мулла Иле авылында туган. Һәм шушы мәктәпнең 1946-47 елгы чыгарылыш укучысы да әле ул. Авылдашлары хаклы рәвештә горурлана аның белән. Галимнең дәрәҗәләре генә дә ниндиләр бит: ул - Казан дәүләт университеты профессоры, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты...
- Иң мөһиме, яшь буын хезмәтләремне өйрәнә, димәк, гомер буе тырышуым юкка чыкмады! - дип белдерде ул үзе, очрашуда чыгыш ясаганда.
Әйе, Мулла Иле гомуми белем бирү мәктәбе авыл җирлеге советы белән берлектә оештырган әлеге чарада галим иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция дә үткәрелде. Байтак кына укучы катнашты конференциядә, җыелыштан соң алар өч секциягә бүленеп эшләде. Без шуларның берсе - IX сыйныф укучысы Ралинә Яруллина белән танышып сөйләшеп алдык. Ралинә галим абыйсының иҗат җимешләрен шактый күп өйрәнгән. Үз вакытында сочинениеләр дә язган. Аны туган тел мәсьәләләре кызыксындыра икән. Бу конференциягә менә, Каюм Насыйри - мәгърифәтче, дип исемләнгән эш әзерләгән.
Гомәр аганың төрки-татар ономастикасының атасы булып танылуын туган авылында да яхшы беләләр. Юкка гына аның: «Гомеремне багышладым исемнәргә... Шуны белдем: һәр исемнең үз җаны бар, үз иясе, үз бәясе, үз вөҗданы бар», - дип язган юлларын плакат итеп мәктәп стенасына элмәгәннәр бит. Фән әһеле, өлкән яшькә җитсә дә, дан-шөһрәт казанып кына утырмый. Соңгы вакытта галим татар исемнәре энциклопедиясен төзү белән мәшгуль икән.
Конференция секцияләргә бүленеп дәвам иткәч, безгә Гомәр аганың улы Айвар Саттар белән танышып әңгәмә корыр­га мөмкинлек чыкты.

Ильяс Салихҗан язмасының тулы вариантын газетаның 21 март саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев