Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күренекле якташлар

Андрей Деманов – көмеш медаль иясе

Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексында авыр атлетика белән шөгыльләнүче Андрей Деманов Казанда узган Универсиадада көмеш медаль яулады. Авыр атлетика буенча ярышларның йомгаклау көне 12 июльгә туры килгән иде. Бу көнне ирләр арасында 94 һәм 105 килограммга кадәр авырлыктагы спортчылар көч сынашты. 94 килограммга кадәр үлчәүдә Россия спортчысы Александр Иванов җиңү...

Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексында авыр атлетика белән шөгыльләнүче Андрей Деманов Казанда узган Универсиадада көмеш медаль яулады.
Авыр атлетика буенча ярышларның йомгаклау көне 12 июльгә туры килгән иде. Бу көнне ирләр арасында 94 һәм 105 килограммга кадәр авырлыктагы спортчылар көч сынашты. 94 килограммга кадәр үлчәүдә Россия спортчысы Александр Иванов җиңү яулады. Аның гомуми нәтиҗәсе 395 кг.
105 килограммга кадәр авырлыкта көрәш бик тә киеренке барды. Безнең Андрей бу үлчәүдә әле яңа ярыша башлаган. Беренче омтылышта ул 175 килограммны күтәрде. Штанганы авыррак күтәрүе сизелсә дә, югалып калмыйча, ярышны күтәренке рухта дәвам итте. Икенче юлы - 180, аннары 183 кг авырлыктагы штанганы күтәреп алды. Беренче әйләнештә Үзбәкстан спортчысы Руслан Нуретдиновның күрсәткече әйбәтрәк иде - 190 кг. Демановның исә - 183 кг.
Икенче тапкыр чыкканда Деманов башта 223 килограммны алды. Җиңүгә өметләнгән спортчы, штанганың авырлыгын арттырып, 231 кг күтәрмәкче булган иде, тик матур итеп күтәреп бетерә алмады. Шулай итеп, беренче урынны Үзбәкстан спортчысы Руслан Нуретдинов яулады, Андрей Деманов көмеш медаль алды.
- Мин бу үлчәү авырлыгында чагыштырмача күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган идем, шуңа күрә тулы көчкә чыгыш ясый алдым дип әйтә алмыйм, - ди спортчы. - Бер елдан нәтиҗәләремнең тагын да яхшырак булуы ихтимал.
Шуны да әйтергә кирәк, Лондонда Олимпиадада Андрей Деманов җилкәсен имгәткән иде, шуңа күрә озак вакыт дәваланырга мәҗбүр булды. Яшь спортчы алга таба да штангаларын күтәрүне дәвам итәргә, 2016 елда Рио-Де-Жанейрода узачак Олимпиадада катнашырга теләге булуын белдерде.

Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев