Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Үзгәртеп кору дәвам итә

Узган җомгада «2011 - 2012 елларда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауны модернизацияләү» программасы кысасында капиталь ремонт ясалган һәм өр-яңадан җиһазландырылган район үзәк дәваханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге һәм 1нче хирургия корпусының операция блогы ачылды. Федераль бюджеттан әлеге объектның төзү-монтаж эшләренә 11 миллион һәм җиһазлар сатып алуга 4,4 миллион сум акча бирелгән булган....

Узган җомгада «2011 - 2012 елларда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауны модернизацияләү» программасы кысасында капиталь ремонт ясалган һәм өр-яңадан җиһазландырылган район үзәк дәваханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге һәм 1нче хирургия корпусының операция блогы ачылды.

Федераль бюджеттан әлеге объектның төзү-монтаж эшләренә 11 миллион һәм җиһазлар сатып алуга 4,4 миллион сум акча бирелгән булган. Нәтиҗәдә җылылык, канализация, су һәм электр белән тәэмин итү системасы, янгын сигнализациясе алмаштырылган, вентиляция системасы яңартылган. Шулай ук үпкә вентиляциясе аппараты, операция өстәле, диагностик эндоскопия стойкасы, бронхоскоп, портатив УЗИ һәм күчмә рентген аппараты, күләгәсез операция лампалары сатып алынган.
Тантанада катнашкан муниципаль район башлыгы Сергей Батин, җыелучыларны котлап, биредә медицина хезмәткәрләренә - эшләү, авыруларга дәвалану күпкә җиңелрәк һәм шартлар уңайлырак булачагын, күпме гомернең сакланып калачагын һәм күпме язмышларның уңай якка хәл ителәчәген билгеләде. Сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин, программаның кан тамырлары үзәге ачу белән генә тәмамланмавын, киресенчә, колач җәя баруын билгеләп: «Кешеләр гомерен саклау өчен без барысын да эшләячәкбез, - диде. - Модернизация кадрлар потенциалын да ныгытырга мөмкинлек бирәчәк».
Бу объектта ремонт эшләрен Казанның «Ремонтстройсервис+» ширкәте башкарган. Аның җитәкчесе Зөфәр Сәхаповка үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илгиз Һидиятов Рәхмәт хаты тапшырды. Баш табиб сүзләренә караганда, бу программа буенча объектлар гына төзекләндерелеп калмый, ә медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы да арта. Әйтик, табиблар хәзер уртача 20 мең сумнан артык хезмәт хакы алачак. Киләчәктә сәламәтлек саклау системасын информатизацияләү, башка объектларны төзекләндерү эшләре күздә тотыла.
Тантанага җыелган кунаклар соңыннан ремонт ясалган бүлекләрне, операция блокларын, җиһазларны карап чыкты һәм бәя бирде.
Яңартылган шартлар авырулар арасында үлем очракларын киметергә һәм халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250