Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Завод тулай торакларын ремонтлый

Горький исемендәге заводның ике тулай торагы (Заикин урамындагы 14нче йорт, 1нче һәм 2нче корпуслар) Яшел Үзән шәһәре муниципаль берәмлегенең муниципаль милке итеп бирелү сәбәпле, завод белән шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты арасында узган елның маенда ук шушы биналарда ремонт эшләренең чыгымнарын каплау турында килешүгә кул куелган иде. Предприятие түләргә тиешле акчаның...

Горький исемендәге заводның ике тулай торагы (Заикин урамындагы 14нче йорт, 1нче һәм 2нче корпуслар) Яшел Үзән шәһәре муниципаль берәмлегенең муниципаль милке итеп бирелү сәбәпле, завод белән шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты арасында узган елның маенда ук шушы биналарда ремонт эшләренең чыгымнарын каплау турында килешүгә кул куелган иде.

Предприятие түләргә тиешле акчаның гомуми суммасы 4 миллион сум.
Заводның генераль директоры Р.Мистахов раслаган һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы С.Батин белән килешенгән график буенча ремонт эшләрен финанслауга акча 2011 елның икенче кварталыннан бүлеп бирелә башлады һәм бүгенге көнгә ике миллион сумнан артып китте. Квартал саен финанслар күчерелә, соңгы акчалар 2013 елның беренче кварталында күчерелеп бетерелергә тиеш.
Бүгенге көнгә тулай торакларның подвалы, аерым алганда, кайнар һәм салкын су системалары, канализация ремонтланды. Җылыту челтәрләре, кабельләр алмаштырылды, счетчиклар һ.б куелды.
Шулай итеп, завод шәһәргә ике тулай торагын тапшырды, әмма, ремонт эшләренең күпчелек күләмен үз өстенә алып, биредә яшәүчеләрне игътибардан читтә калдырмады. Бу биналарда бит нигездә завод эшчеләре яши, рәхәтен күрсеннәр.
Л. Кирамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250