Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Өйләр җылы булсын өчен,ЗПТС кирәк кешегә

Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе (ЗПТС) шәһәрдә 643 торак йортны җылыта, аның карамагында 20 котельный һәм 16 җылылык бүлү пункты бар. Узып баручы кыш ЗПТС тарихында тагын бер бай сәхифә калдыра. 2011-2012 елның ягу сезоны, һичкайчан булмаганча, иртәрәк башланды: 19 сентябрьдә фатирларыбыз җылынган иде инде, әмма кыш салкын булды. Узган...

Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе (ЗПТС) шәһәрдә 643 торак йортны җылыта, аның карамагында 20 котельный һәм 16 җылылык бүлү пункты бар.

Узып баручы кыш ЗПТС тарихында тагын бер бай сәхифә калдыра. 2011-2012 елның ягу сезоны, һичкайчан булмаганча, иртәрәк башланды: 19 сентябрьдә фатирларыбыз җылынган иде инде, әмма кыш салкын булды. Узган елның ноябрь ае энергетиклар күңелендә бураннар, бозлы яңгырлар, температураның түбәнәюе, кыскасы, чын сынау чоры буларак истә калыр. Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә «Яшел Үзән ПТСы» ачык акционерлык җәмгыяте директоры Наил Гыйльметдинов муниципалитет территориясендәге объектларны узган ягу сезонында җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләде.
Кышның зәмһәрир салкыннары әле дә истә. Әйтүләренә караганда, салкыннар гадәттәгедән 10 градуска түбәнрәк булган. ЗПТСның җиһазлары һәм мичләре тулы куәткә эшләгән. Салкын көннәрдә бәла-каза чыга калса, аны тиз арада бетерү максатыннан, алдан ук әзерлек хәстәре күрелгән: өстәмә ремонт бригадалары төзелгән, техниканы тагын бер кат барлап-майлап-ремонтлап куйганнар, инженер-техник хезмәткәрләр кизү торуны оештырган, гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең киңәшмәсе үткәрелгән. Моннан тыш, предприятиедә эшләүчеләр, ТКХ департаменты, район хакимияте һәм МЧС җитәкчелеге арасында тәүлек әйләнәсендә оператив элемтә урнаштырылган. Алдан күрелгән кайгыртучанлыкның нәтиҗәсе әйбәт: аварияләр булмаган һәм бер тәүлеккә сузылган инцидентлар килеп чыгуга юл куелмаган.
Шул ук вакытта салкын кыш «йомшак» якларны, ашыгыч рәвештә хәл итәргә кирәк булган кискен мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм иткән. Иң беренчесе: «Дельфин» профилакторий-шифаханәсен һәм инвалидларның «Идел» реабилитация үзәген җылылык белән тәэмин итүне хәл итәргә кирәк. 21 гыйнварның салкын көнендә килеп чыккан аварияне тиз арада бетерү өчен, күп көч куярга туры килгән белгечләргә. Авариянең сәбәбе гади: үткәргечләрне эксплуатацияләү вакыты чыккан, тузган, димәк. «ЗПТС» җәмгыяте Горький исемендәге завод һәм «Идел» реабилитация үзәге җитәкчелегенә җылылык белән тәэмин итүче мөстәкыйль чыганак урнаштыру тәкъдимен язмача белдергән.
Берничә торак йортта да шул ук хәл. Дзержинский урамының 140нчы, Новая урамының 12нче һәм Заводская урамының 75нче (аларга әле Дальняя урамындагы котельныйдан җылы килә) йортларында мөстәкыйль казаннар урнаштыру кирәк. Бу өч йортка җылы ике чакрымга сузылган һәм җир өстендә яткан торбалар буйлап килә, өстәвенә, җылылык үткәрүче торбаларның бер өлеше тимер юл астыннан уза.
Торак йортларда җылылык үлчәүче счетчиклар кую дәвам итә, бөтен йортларның 45 процентына куелган ул, әмма кайнар суны үлчәүче счетчиклар әлегә аз. Мәгариф учреждениеләрендә 46 җылылык үлчәүче счетчикның нибары икесе эшли. «Энергияне саклау турында» РФ законын үтәүне үзләренчә аңлый идарәдәгеләр: санэпидстанция һәм проектлаучы оешмалар белән килешмичә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында вентиляция системасын сүндерәләр, болай эшләү катгый тыелса да.
Газ һәм электр энергиясе өчен түләү мәсьәләсе дә ел саен кискен тора предприятиедә. ЗПТС кредит алырга мәҗбүр, шуның нәтиҗәсе буларак, чыгымнар арта һәм предприятиенең финанс хәле начарлана. Фатирларны, объектларны җылыткан өчен кулланучы ЗПТСка вакытында тиешле күләмдә түләми һәм нәтиҗәдә предприятиенең газ һәм электр энергиясе өчен түләве тоткарлана.
Тиздән ягу сезоны тәмамлана. Без, җылы фатирда яшәүчеләр, язгы кояш нурларына сөенәбез, ә ЗПТСта эшләүчеләр шул ук вакытта киләсе ягу сезонына әзерлек эшләрен башлады.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X