Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Язга көздән әзерләник

Сакланганны Аллаһ да саклар дип юкка әйтмәгәннәр. Табигатьнең начар һавасы булмаса да, сюрпризлары чыгып тора. Язгы ташу чорына менә шулай әзерләнеп керсәк, кыш буе җаныбыз тыныч булыр. Көзге мәшәкатьләр арасында язгысына да вакыт табып, билгеле. Салкын кыш үзен озак көттермәс, кары да яумыйча калмас, аның артыннан яз да үзенекен итәр,...


Сакланганны Аллаһ да саклар дип юкка әйтмәгәннәр. Табигатьнең начар һавасы булмаса да, сюрпризлары чыгып тора. Язгы ташу чорына менә шулай әзерләнеп керсәк, кыш буе җаныбыз тыныч булыр.

Көзге мәшәкатьләр арасында язгысына да вакыт табып, билгеле. Салкын кыш үзен озак көттермәс, кары да яумыйча калмас, аның артыннан яз да үзенекен итәр, килер, әмма ничек итеп килер...
Язгы ташуга көздән әзерләнеп кую турында Яшел Үзән муниципаль район предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә Яшел Үзән муниципаль районның Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов сөйләп, 2012 елда язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләр булмаса да, шулай да берничә очракны билгеләп узды.
Агымдагы елның 18 апрелендә көн кинәт җылытудан Зур Ключи авылының Волостнов урамын су баса. Ә 24 апрельдә яңгыр явудан кар сулары нык эреп, Мамадыш-Әкил авылында кайбер йорт ишегалларына ташу суы керә. Васильево, Октябрьский, Атлашкиноның берничә бакчачылык җәмгыятен дә су баса.
Васильеводагы торак йортларның, бакчачылык җәмгыятьләренең бер өлеше аерым контрольдә тора, чөнки бу тирәдә җирасты суларының күтәрелеше турыдан-туры Идел елгасына бәйле. Шуңа күрә монда су басудан саклану комплексына дамба, плотиналардан тыш ике насос станциясе дә кертелгән. Әмма бу насос станцияләре бик искергән, аларга капиталь ремонт таләп ителә.
Октябрь аенда МЧС комиссиясе авыл җирлекләренең язгы ташуга әзерлеген тикшерәчәк. Шуңа күрә, салкыннар башланганчы, сулыкларның, плотина һәм дамбаларның торышына игътибар бирергә, коеларга һәм яңгыр сулары торбаларына ревизия ясарга, су күтәрелешен үлчәү постларында разметкаларны яңартырга кирәк .
В.Долганов район территориясендә булган гидротехник корылмаларның күбесенең техник документлары булмавын билгеләде. Шуңа күрә авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләрендәге ГТСларга, кирәкле документлар булдырып, аларны исәпкә куйдыртулары зарур. Әгәр дә документ тәртиптә булса, бу корылмаларны тоту һәм ремонтлау өчен, финанслар чыганагын билгеләргә мөмкин булачак.
Табигать безне ел саен үзенчә сыный. Кыштан язга күчү аеруча куркыныч чор булып тора. Шуңа күрә су басу куркынычы булган урыннарны әзерләп куйсак, яз беребезне дә куркытмас. Ә аны сулыкларга искиткеч бай булган, чал Идел елгасы буенда урнашкан Яшел Үзән ел саен сагаеп каршылый. Ни булмас...Өстәвенә, быел көздән үк Иделнең суы былтыргыга караганда күбәйгән, җир асты сулары белән дә шул ук хәл. Аллаһ сакласын!
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X