Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Яшел Үзәндә теш авыртудан – фаҗигале үлем

Яшел Үзәндә теш авыртудан килеп чыккан фаҗигале үлем вакыйгасына нокта куелды - үлгән пациент гаиләсенә ике дәваханә 340 мең сум акча түлиячәк. Болар Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе һәм республика клиник хастаханәсе. Фаҗигале үлүченең 86 яшьлек әнисенә - 200, ә абыйсына 140 мең сум тиеш. Бу турыда Казан хокук саклау...

Яшел Үзәндә теш авыртудан килеп чыккан фаҗигале үлем вакыйгасына нокта куелды - үлгән пациент гаиләсенә ике дәваханә 340 мең сум акча түлиячәк. Болар Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе һәм республика клиник хастаханәсе. Фаҗигале үлүченең 86 яшьлек әнисенә - 200, ә абыйсына 140 мең сум тиеш. Бу турыда Казан хокук саклау үзәге юристы Регина Шакирова белдерде.

Исегезгә төшерәбез: 2012 елның февралендә 59 яшьлек яшел үзәнле Александр Чернышевның теше сызлап китә һәм ул Яшел Үзән үзәк район дәваханәсенә мөрәҗәгать итә. Анда аны тиешле медицина җиһазы юк дип, кире боралар. Теше нык сызлаган һәм температурасы күтәрелгән авыру Казанга РКБга мөрәҗәгать итә. Анда да урын юклыкка сылтап, 1нче ашыгыч ярдәм дәваханәсенә юллыйлар. Өченче дәваханәдә Чернышевны реанимациягә җибәрәләр, операция вакытында ул үлә. Авыруның абыйсы шәхсән республика президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итә, президент исә өч медицина хезмәткәрен эштән ала. Тагын берничә медицина хезмәткәре дисциплинар җавапка тартыла.

Тикшерүчеләр медиклар эшен җинаять дип билгеләми, димәк, "саксызлык буенча үлемгә дучар ителү" статьясы буенча җинаять эше туктатылды, дип хәбәр итә " Тема Казань» мәгълүмат агентлыгы.

фото shebeke.az

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев