Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Яшел Үзәндә мәгариф, мәдәният, спорт, медицина, тернәкләндерү учреждениеләрендә тәмәке тарту тыела

-Тиешсез урында тәмәке тарткан өчен нинди җаваплылык каралган? дип кызыксына яшел үзәнлеләр. Сорауга Яшел Үзән прокурорының урынбасары Артур Сәләхов җавап бирә: -Тәмәке тарту тыелган урыннар РФ Кодексының "Гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтене һәм тәмәке тарту китергән зыяннан саклау турында"гы 12нче маддәсендә күрсәтелгән. Аерым алганда, аңа мәгариф, мәдәният, спорт, медицина, тернәкләндерү учреждениеләре...

-Тиешсез урында тәмәке тарткан өчен нинди җаваплылык каралган? дип кызыксына яшел үзәнлеләр.

Сорауга Яшел Үзән прокурорының урынбасары Артур Сәләхов җавап бирә:

-Тәмәке тарту тыелган урыннар РФ Кодексының "Гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтене һәм тәмәке тарту китергән зыяннан саклау турында"гы 12нче маддәсендә күрсәтелгән. Аерым алганда, аңа мәгариф, мәдәният, спорт, медицина, тернәкләндерү учреждениеләре керә. Тыелган урыннарга социаль хезмәт күрсәтү, дәүләт власте, җирле үзидарә органнары урнашкан биналар, биналарда оештырылган эш урыннары һәм зоналар кертелгән. Тәмәкене балалар мәйданчыкларында һәм пляжларда да тарту тыела.

Тиешсез урында тәмәке тарткан өчен 50дән алып 1000 сумга кадәр штраф салына. Балалар мәйданчыкларында тарткан кешеләрне 2меңнән алып 3мең сумга кадәр штраф көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев