Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Яшел Үзәндә кесә караклары күбәйгән

Эчке эшләр бүлегендә 2014 елның 3 аена йомгак ясалып, 472 җинаять теркәлүе билгеләнгән. Бу чорда юлбасарлык, ялганлау, икътисадый юнәлештәге җинаятьләр кимегән. Әмма наркотикларга бәйле җинаятьләр, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, талаулар һәм урлаулар ике тапкыр арткан. Кибетләрдән, складлардан урлауларның артуы да факт. Кесә караклары да шактый гына күбәйгән. Полиция хезмәткәрләре...

Эчке эшләр бүлегендә 2014 елның 3 аена йомгак ясалып, 472 җинаять теркәлүе билгеләнгән. Бу чорда юлбасарлык, ялганлау, икътисадый юнәлештәге җинаятьләр кимегән. Әмма наркотикларга бәйле җинаятьләр, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, талаулар һәм урлаулар ике тапкыр арткан. Кибетләрдән, складлардан урлауларның артуы да факт. Кесә караклары да шактый гына күбәйгән.

Полиция хезмәткәрләре 262 административ хокук бозу очрагын теркәгән, шул исәптән җәмәгать урыннарына исерек килеш килеп, 800дән артык кешегә беркетмә төзелгән. Кулланучылар базары өлкәсендә 86 закон бозу очрагы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев