Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Яшел Үзәндә – Франция почмагы

Яшел Үзән Татарстан Республикасында зурлыгы белән бишенче урында торучы шәһәр. Казаннан 38 километр ераклыкта гына урнашкан район ике республикага - Мари Эл, Чувашиягә чиктәш. Яшел Үзәнне мөһим транспорт төене дип тә атарга була. Яшел Үзән таралып урнашкан. Идел буенча 9 километрга сузылса да, елгага чыгу урыны юк. 200 еллык тарихы...

Яшел Үзән Татарстан Республикасында зурлыгы белән бишенче урында торучы шәһәр. Казаннан 38 километр ераклыкта гына урнашкан район ике республикага - Мари Эл, Чувашиягә чиктәш. Яшел Үзәнне мөһим транспорт төене дип тә атарга була.
Яшел Үзән таралып урнашкан. Идел буенча 9 километрга сузылса да, елгага чыгу урыны юк.
200 еллык тарихы булган шәһәр үзенең биналары белән үзенчәлекле. Кызганычка каршы, вакыт кешеләрне генә түгел, биналарны да кызганмый. Шәһәр үзәгендә хәрабә хәлендәге йортлар аеруча күп. Районның баш архитекторы Ю.Герасимов шәһәр йөзен үзгәртергә алынды һәм Яшел Үзәннең генераль планына кайбер үзгәрешләр дә кертелде. Бу турыда баш архитектор җитәкчеләрнең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә чыгыш ясады. Проектка ярашлы рәвештә күптән халык телендә сөйләнгән «Француз бульвары» кварталы һәм Өмет күле буенда яңа йортлар төзелә башлаячак.
Энгельс урамын «бизәп» торган «полукамушка»ларның сигез йорттан торган алгы линиясе генә сакланып калачак, калганнары сүтелергә мөмкин. Алар урынына күпкатлы йортлар калкып чыгар, бәлки. Француз бульварының исеме җисеменә туры килерлек булсын һәм тарихилык саклансын өчен әлеге йортлар керамикалы натураль кирпеч белән тышланачак, чын француз йортларындагыча чәчәкләр генә үсәрлек кечкенә балконнар белән бизәләчәк дип күзаллана.
Кыскасы, соңгы ун елда «яшәү белән үлем» арасында тартышкан йортларның язмышы хәл ителергә мөмкин.
Эльвира Садыйкова
әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X