Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Яшел Үзән муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесенең 2011 елда Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының эшчәнлеге нәтиҗәсе турында хисабы

Бүген без 2011 елга нәтиҗәләр ясарбыз һәм алдыбызда торган бурычларны билгеләрбез. Районыбызның социаль-икътисадый үсеше районның динамик үсүен, ә кайбер күрсәткечләр буенча шактый гына уңышларга ирешүен күрәбез. Район торак төзеп файдалануга тапшыру буенча - 5нче, халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча - 6нчы, сатылган товарлар буенча - 7нче, төп капиталга инвестицияләр кертү...

Бүген без 2011 елга нәтиҗәләр ясарбыз һәм алдыбызда торган бурычларны билгеләрбез.
Районыбызның социаль-икътисадый үсеше районның динамик үсүен, ә кайбер күрсәткечләр буенча шактый гына уңышларга ирешүен күрәбез. Район торак төзеп файдалануга тапшыру буенча - 5нче, халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча - 6нчы, сатылган товарлар буенча - 7нче, төп капиталга инвестицияләр кертү буенча - 8нче, сәнәгать җитештерүе буенча 15нче урынны били. Гомумән алганда, составында шәһәр булган районнар арасында без 14нче урыннан 10нчы урынга күтәрелдек.
Хисап елында 23 млрд. сумлык тулаем территориаль продукт җитештерелде, бу 2010 ел күрсәткеченнән өчтән беренә кадәр күбрәк. Тулаем территориаль продуктның 22 проценттан артыгын кече бизнес җитештергән.
Сәнәгать производствосының тотрыклы үсүе күзәтелә. 2011 елда сәнәгать производство индексы 106,9 процент (ТР буенча - 105,7 процент). Бу күрсәткеч буенча безнең район 2008 елгы кризиска кадәрге күрсәткечкә генә чыгып калмады, аны 8 процентка арттырып җибәрде. Сәнәгать производствосы товарлары 20,5 млрд сумлык җитештерелеп җибәрелде, бу узган ел күрсәткеченнән 18 процентка күбрәк.
Предприятиенең грамоталы менеджменты һәм республика җитәкчелеге ярдәме нәтиҗәсендә, Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы производство күләмен шактый арттырды. Актив эш аркасында завод 2014 елга кадәр заказлар белән тәэмин ителде.
2011 елда тизйөрешле пассажир теплоходы суга төшерелде, бу серия теплоходлардан Сочида олимпиада вакытында файдалану күздә тотыла. Шулай ук Вьетнам өчен «Гепард» фрегаты, «Дагыстан» ракета корабы төзелде. Соңгы өч елда предприятие җитештерүне өч тапкырга диярлек арттырды, 2011 елда предприятиедә хезмәт хакы дүрттән бер өлеше кадәр арттырылды.
Бу ел Серго исемендәге завод өчен шактый катлаулы булды, дәүләт оборона заказы күләме кимү, вакытында финансламау предприятиегә былтыргы күрсәткечне тотарга ирек бирмәде, әмма шулай булуга карамастан, «ПОЗиС» 3,2 млрд сумлык «Корпус һәм гильзалар производствосын яңадан техник яктан коралландыру һәм реконструкцияләү» кебек мөһим проектны тормышка ашыра башлады.
Завод экологик яктан куркынычсыз хладагентка күчү программасына актив кереште. Мондый суыту техникасы җитештерү 56дан 71 процентка кадәр артты.
Республика җитәкчелеге ярдәме нәтиҗәсендә Яшел Үзән сөт комбинатының балалар азыгы җитештерү линиясе 15тән 80 процентка кадәр эш белән тәэмин ителде. 4,7 тонна сөт продукциясе җитештереп озатылды, бу узган ел белән чагыштырганда 2,7 тапкыр күбрәк.
Васильево пыяла заводында БОР-3 проекты тормышка ашырыла башлады.
2011 елның май аеннан башлап Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм СПУРТ Банкның финанс ярдәме нәтиҗәсендә предприятие производство күләмен арттырды, кайнарга чыдам пыяладан җитештерелгән әйберләр ассортименты киңәйтелде.
Докладта район территориясендә эшләүче барлык предприятие, оешмаларны атарга булыр иде. Аларның барысы да теге яки бу күләмдә уңышка иреште. Мин районның икътисадый үсешенә өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәтле.
2011 ел нәтиҗәләре буенча районыбызның агросәнәгать комплексы республикада әйдәп баручылар рәтендә.
Гектарыннан 39,6 центнер ашлык җыеп алган хәлдә, игеннәрнең тулаем җыемы 71,8 мең тонна тәшкил итте. Терлек азыгы ел ярымлык әзерләнде - 81 мең тонна. Барлыгы 26,8 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 9 меңе - сыерлар. Кош исәбенә килгәндә - 1,4 млн. баш.
«Майский» дөньяның иң яхшы теплица комбинатларының алдынгы казанышларын үзенә кертеп, яшелчә культураларының уңышын арттыра. 24 мең тонна яшелчә үстерделәр, бу 1 квадрат метрдан 55 килограмм дигән сүз.
Шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча планлы эш алып барыла. Халык арасында актив аңлату эше алып бару нәтиҗәсендә ташламалы кредитлар алучылар саны артты. 2011 елда шәхси хуҗалыкны үстерүгә 75 млн сум алынган, бу 2010 ел белән чагыштырганда 13 тапкыр артыграк.
Районда гаилә фермалары оештыру буенча эш активлаштырылды. 2012 елның 1 гыйнварына 7 гаилә фермасы эшли, тагын 5е теркәлү стадиясендә. 2012 елда безнең алда бу юнәлештә тагын да активрак эшләргә һәм һәр авыл саен минимум берәр гаилә фермасын булдырырга кирәк.
Безнең район территориясендә киләчәге уңышлы булган инвестицион проектлар актив кертелә, шуның нәтиҗәсендә якын киләчәктә районның йөзе тулысы белән үзгәрәчәк. Инвестицияләр күләме 7,3 млрд сум тәшкил итә, бу 2010 ел белән чагыштырганда 3,4 тапкыр күбрәк.
Идел елгасы аша салынган Романов күперен реконструкцияләү төгәлләнде. Эшнең гомуми суммасы 5 млрд сум, 2011 елда 800 млн сумлык эш башкарылды.
«Майский» энергоүзәге файдалануга тапшырылды, гомуми суммасы 1 млрд сум.
Районга эре инвестор - «Тандер» ААҖ килде, ул 1,5 млрд сумнан артыграк смета бәясе белән күп функцияле бүлү үзәге төзелеше проектын тәкъдим итә. Бу 1500 кешегә эш дигән сүз.
400 эш урынлы «Россия почтасы» автомат сортировкалау үзәге» проекты буенча җир эшләре башланды. Төзелеш эшләре быел башланырга тиеш.
«Яңа Тура» технополисы төзелешенә дә зур өмет баглана. Проектның гомуми суммасы 9 миллиард сумнан артып китә. Анда 30 мең эш урыны булачак.
Безнең төзүчеләрнең дә еллык эш нәтиҗәсе әйбәт. 110 мең квадрат метр, шул исәптән «Социаль ипотека» һәм авария хәлендәге йорттан гражданнарны күчерү программасы буенча 21,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Халыкның торак белән тәэмин ителеше 2011 ел ахырына 24,3 квадрат метр тәшкил итте. (ТР буенча - 22,8%).
Капиталь ремонт программасы буенча 343,4 миллион сумлык 35 күп катлы йорт ремонтланды. Ике йортның түбәсе алмаштырылды һәм 21 йортта исәпләү приборлары куелды.
Зөя утрау-шәһәрендә тарихи биналарны һәм корылмаларны реконструкцияләү һәм реставрацияләү буенча эш дәвам итте.
Былтыр район юлларында республика һәм федераль бюджет исәбенә 1,2 миллиард сумлык эш башкарылды.
«Йошкар-Ола - Яшел Үзән» юлының «Сафоново - Залесный» участогында 11,4 чакрымда юл төзелеше тәмамланды. Бу максатка федераль бюджеттан 1,2 миллиард сум бүлеп бирелде.
5 торак пунктта асфальт юллар файдалануга тапшырылды. Республика һәм җирле юлларда - 176 миллион сумлык, күперләргә 53 миллион сумлык ремонт ясалды.
Газлаштыру районда 99 процент тәшкил итә. 103 торак пунктның 10сы гына газлаштырылмаган. 2012 елның газлаштыру программасына Бритвино авылы кертелгән. Ходяш станциясен газлаштыру буенча проект эшләре җирлек һәм иганәчеләр исәбенә тәмамланып килә.
Былтыр Мирный микрорайонында суны тимерсезләндерү станциясен файдалануга тапшыру зур вакыйга булды. Аның төзелеше өчен республика бюджетыннан 88 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бүген шәһәрнең көнчыгыш су заборында су бөтен күрсәткечләргә яраша.
Яшел Үзән пассажирлар йөртү өчен 101 берәмлек техника кулланыла. 2011 елда автобуслар паркы 85 процентка яңартылды. Районда 5 яңа маршрут кертелде. Бу пассажирлар агымын 20 процентка арттырырга мөмкинлек бирде.
2011 елның 24 декабрендә яңа автовокзал ачылды, анда кинотеатрлы, супермаркетлы, кибетле сәүдә-күңел ачу комплексы булачак.
Бюджет 2011 елда гади шартларда формалашмады. Хәл 2009 елда алынган кредитны каплауга бәйле катлауланды. 2011 елның декабрендә 36 миллион сумны капларга кирәк иде. Әмма, ситуация катлаулы булса да, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның 2011 елда дефицитсыз бюджет раслау турындагы күрсәтмәсе үтәлде.
Шәхси табышларны арттыру максатыннан чыгып, узган елда консолидацияләнгән бюджетның табыш базасын арттыруга юнәлтелгән чаралар планы расланды. Җирле үзидарәләрнең, финанс, икътисад, салым органнарының әйбәт эше нәтиҗәсендә бюджетның табыш өлеше сыйфатлы башкарылды.
2011 елда консолидацияләнгән бюджет расланган еллык планның 97,7 процентында һәм расланган планның 146,6 процентында үтәлде.
Чыгымнарның күп өлеше социаль-мәдәни өлкәгә туры килә - 66 процент яисә 1,3 миллиард сум.
Шуны билгеләргә кирәк, 2011 елда муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү арттырылды. Хезмәт хакы 1 июньнән бердәм тариф челтәре нигезендә 6,5 процентка һәм 1 октябрьдән яңача түләү системасына күчкән муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә - 6,5 процентка, 1 сентябрьдән - 6,5 һәм 1 октябрьдән 6,5 процентка, 1 сентябрьдән мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә 30 процентка артты.
2011 ел ахырында республика бюджетының шәхси өстәмә табышлары һәм трансфертлар исәбенә бюджет кредиты, кредит оешмалары акчасыннан башка, 36 миллион сумлык капланды.
Социаль ситуация - безнең эшнең призмасы. Икътисад үсеше фонында халыкның яшәү дәрәҗәсе төп күрсәткеч булып тора. Акча табышы 2011 елда бер җан башына 11 мең сум туры килеп, 2010 ел дәрәҗәсеннән 13 процентка югары булды.
Зур һәм урта предприятиеләрдә хезмәт хакы 15 процентка артып, 14,2 мең сум булды (ТР буенча 19391,4 сум, үсеш темпы 113,4 процент).
Узган елда үсеш темпы югары булса да, районда хезмәт хакы уртача республиканыкыннан 27 процентка кимрәк булды.
Район халкының хезмәт хакын күтәрү өчен бөтен тырышлыгыбызны кую - уртак бурычыбыз.
Шунсы сөенечле, ел ахырына урта һәм эре предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча бурычлар калмады.
Банкка салынган акчаны һәр яшел үзәнлегә бүлеп исәпләгәндә, уртача 29 мең сум чыга. Бу күрсәткеч 2008 елдагы кризиска кадәргедән 74 процентка югарырак. Шул ук вакытта, район халкының яртысы (83,5 мең кеше) социаль ярдәм алып тора. 2011 елда алар 408 млн сумнан артыграк акча алган. Районда 48 мең пенсионер яши, бу халыкның 30 процентыннан артыграк дигән сүз. Уртача пенсия 2010 елдан 9 процентка артыграк һәм 7966 сум тәшкил итә.
Соңгы ике елда хезмәт базарындагы хәлнең яхшыруын әйтергә кирәк. 2011 ел башыннан эшсезләр саны 12,5 процентка кимеде һәм хезмәткә яраклы халыкның 2,3 процентын тәшкил итте. Эшләүче кешеләр саны 43 мең 500 гә җитте. 2011 елда мәшгульлек программасын үтәүгә һәм халыкны эшсезлектән яклау максатында 45 миллион сум акча тотылды.
Яшәү шартларының яхшы булуы, сыйфатлы белем алу мөмкинлеге, сәламәтлекне саклау, куркынычсызлык - тормыш сыйфатын билгеләүче төп билгеләр.
2012 елның 1 гыйнварына хәтле исәпләгәндә, районда 159 мең 232 кеше яшәве билгеле. 2011 елда, 2010 елдагыча, 1796 бала туган, үлүчеләр саны 247 кешегә кимрәк - узган ел 2371 кеше дөнья куйган.
Районда үлүчеләр саны туучылар саныннан артыграк булса да, бу хәл уңайга үзгәрә бара. Сәламәтлек саклау системасында башкарылган чараларның уңай йогынтысы да бар биредә. Сәламәтлек саклау эшләрен индикатив бәяләп чагыштырганда, безнең район республика буенча узган ел 9 урынга күтәрелде, 2010 елда без 29 урында идек. Шушы югары урыннан төшмәү - безнең бурычыбыз булып тора. Соңгы өч елда районыбызда бер яшькә кадәрле сабыйларның үлү саны кимүгә таба бара. Бала тапканда аналар үлмәгән.
2011 елда Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенең 1нче хирургия корпусының операция блогында һәм кабул итү-диагностика бүлегендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Акушер-гинекология корпусында да капиталь төзекләндерү башланды, анда чама белән 106 млн. сумлык эш башкарылачак. Бина төзекләндерелгәч, анда заманча җиһазлар куелачак. Чыгымнарның бусы 80 млн. сум тәшкил итәчәк.
Узган ел район бюджетыннан авыл җирлегендәге сәламәтлек саклау учреждениеләренең материаль-техник базасын яхшырту чараларына 18 млн. сум акча тотылды. Васильево бистәсендәге район һәм Норлаттагы участок хастаханәләре капиталь төзекләндерелгән. Әмма проблемалар күп әле. ФАПларны тиешле дәрәҗәгә җиткерү - безнең бурычыбыз. Аларның күбесенә газ да, су да кертелмәгән әле.
Кадрларны җәлеп итү һәм составын саклап калу буенча зур эш үткәрелде. 2011 елда безгә 30 тар белгечлек табибы эшкә килде. Муниципалитет аларга 6 фатир бүлеп бирде.
2012 елда сәламәтлек саклауны информатизацияләү программасы кысасында үзәк район дәваханәсе учреждениеләрен җиһазлау планлаштырылды, бу электрон чират системасын кертү өчен эшләнә.
Мәгариф - кеше капиталының сыйфатын бәяләүнең мөһим параметрларыннан берсе. Безнең районда мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар өчен 50 учреждение бар, аларга 6950 бала йөри.
Яшел Үзән районы «Бәләкәч» республика программасына актив катнашып китте. Татарстан Республикасы бюджетыннан эшли торган балалар бакчаларында 5 өстәмә төркем ачу өчен 4 миллион сум һәм районда беренче мөстәкыйль эшләүче балалар бакчасын реконструкцияләүгә 19 миллион сум акча бүленеп бирелде. Җирле бюджеттан 3 миллион сумга якын акча 60 урынга өстәмә 4 группа ачу өчен; 3 миллион 200 мең сум акча мәгариф учреждениеләренең бушап калган мәйданнарында балалар бакчасы ачу өчен ремонт эшләренә бүленде (2011 елда - 2 балалар бакчасы: Зөя кала-утравында һәм Мамадыш-Әкилдә). Балалар бакчаларында урыннар саны - шәһәрдә 240 урынга, авыл җирлегендә 32 балага артты. Безнең районда 3 яшьтән зуррак барлык балалар мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә урыннар белән тәэмин ителде. Балалар бакчаларында урыннарны арттыру буенча программа 2012 елда да дәвам итәчәк. Бүгеннән үк гамәлдәге балалар бакчаларында 6 өстәмә группа ачу өчен муниципаль бюджетның өстәмә чыганакларыннан 2 миллион сум акча бүлеп бирелде; мәгариф учреждениеләре базасында тагын 75 урынга өч балалар бакчасы урнаштыру һәм ачу күздә тотыла.
Районда 40 гомуми белем бирү мәктәбе эшли, аларда 15 мең бала укый. 20 мәктәп автобусы 900гә якын укучыны 12 маршрут буенча 48 авылдан база мәктәпләренә йөртә.
Районда милли мәгариф учреждениеләр челтәрен саклауга да игътибар бирелә: 16 мәктәптә татар телендә укыйлар.
128 укытучы, шул исәптән мәктәп директорлары да «Безнең иң яхшы укытучы», «Безнең иң яхшы мәктәп директоры» грантына ия булды һәм 50шәр мең сум күләмендә акчалата премия алды.
Барлык мәктәпләр дә компьютер техникасы белән тәэмин ителгән һәм барлык мөгаллимнәр дә «Электрон мәгариф» информацион системасында эшли. «Мәгариф» милли проектның «Инвалид балаларны дистанцион укытуны үстерү» чараларын тормышка ашыру кысасында физик мөмкинлеге чикләнгән 25 бала махсус программа-техник комплекс алды.
Барлык балалар да кайнар ризык белән тәэмин ителгән, шәһәрнең өч мәктәбендә «швед өстәле» һәм милли кухня эшли. Мәктәп ашханәләре өчен
1 миллион сумнан күбрәккә җиһазлар сатып алынды. 2011 елда беренче тапкыр 4 һәм аннан да күбрәк сабые булган күп балалы гаилә балаларына туклану өчен бюджеттан акча бүлеп бирелде.
Зөя кала-утрау мәктәбе базасында мәдәни-мәгариф үзәк төзелде. Аның максаты - педагоглар һәм мәктәп балалары арасында мәдәни һәм рухи мирасны популярлаштыру.
2011 елда мәктәпләрне ремонтлауга муниципаль бюджеттан 35 миллион сум акча бирелде. Агымдагы елда «30 елдан искерәк мәктәпләрне капиталь ремонтлау» республика программасы буенча 4 мәктәптә 20 миллион сумнан артыкка ремонт эшләре планлаштырыла. Муниципаль бюджет акчасына 16 мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла (10 балалар бакчасында һәм 6 мәктәптә).
Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм
Безнең районда 9 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм 22 спорт клубы, 300 спорт корылмасы эшли: 128е - районда, 172се - шәһәрдә. Район һәм шәһәрнең балалар-яшүсмерләр спорт корылмаларын карап торуга 2011 елда җирле бюджеттан 10 миллион сумнан артык һәм җәйге балалар ялын оештыруга 2 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде.
Узган елда халык арасында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санының сизелерлек артуын билгеләргә кирәк. Нәтиҗәдә 523 спортчыга спорт разряды бирелде, алар арасында 21е - спорт мастерлыгына кандидат һәм спорт мастеры.
2011 елда 4800 бала һәм яшүсмер сәламәтлеген ныгытты, бу элекке ел күрсәткеченнән югары.
Яшьләр сәясәте һәм туризм - районда өстенлекле юнәлешләрнең берсе, ә иҗтимагый яшьләр оешмалары - безнең перспективалы ресурс.
Докладымның ахырында, бергәләп нәтиҗәле эшләгәнебез өчен, һәркайсыгызга рәхмәт белдерергә телим, бергә эшләү узган елда куелган бурычларның күпчелеген хәл итәргә мөмкинлек бирде.
Безнең төп максат - халыкның яшәү дәрәҗәсен сизелерлек күтәрү. Яшел Үзән районы республикада муниципалитетлар арасында яшәү өчен уңайлы һәм инвестиция җәлеп итәрлек район булырга тиеш. Бу бик тә амбициоз максат, әмма бездә булган потенциал белән аңа ирешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X