Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Якты хыяллар тормышка ашсын

Районыбызның Осиново бистәсендә 9-10 катлы йортлардан торган зур микрорайон төзелә. Күпме халык фатирлы булачак! Яңа өйгә һәркем дә сөенә, билгеле. Исемен дә, шуны аңлатырга теләгәндәй, «Радужный» дип кушканнар аңа. Төзелгән йортлар санына карап, микрорайонның яртысы әзер дисәң дә ярар иде. Төзүчеләр унҗиде йортның сигезен хуҗаларына тапшырган инде. Күрәсең, тиз тота...

Районыбызның Осиново бистәсендә 9-10 катлы йортлардан торган зур микрорайон төзелә. Күпме халык фатирлы булачак! Яңа өйгә һәркем дә сөенә, билгеле. Исемен дә, шуны аңлатырга теләгәндәй, «Радужный» дип кушканнар аңа.
Төзелгән йортлар санына карап, микрорайонның яртысы әзер дисәң дә ярар иде. Төзүчеләр унҗиде йортның сигезен хуҗаларына тапшырган инде. Күрәсең, тиз тота эшне «Татарстан төзелеш инвест» акционерлык җәмгыяте. Әмма яңа йортларга күченгәннәр белән танышып сөйләшкәч, микрорайонның яшәргә әзерлеге турында сүз алып барырга әле иртәрәк икәнлеге беленде.
Әлеге микрорайонга килгәч, без торак йортларыннан гайре кешегә кирәкле булган башка объектлар күрмәдек. Дөрес, балалар бакчасы төзелә анда. Июнь аенда корылып бетәр һәм балаларны шунда йөртербез, дип хыяллана «Радужный»да яшәүче яшь аналар. Аңлашыла инде, моның ише яңа микрорайонга, күбесенчә, яшь гаиләләр күченә. Аларны борчыган мәсьәләләр дә үзләренең нарасыйлары белән бәйле. Без танышкан Илдана Җәләлова мәсәлән:
- Фатирыбыз әйбәт, уңайлы - аңа дәгъвабыз юк. Менә кече кызыма балалар бакчасы да булыр кебек. Тик олысы белән аңлашылмый әле: быел ул беренче сыйныфка укырга барырга тиеш, монда мәктәп юк, бистәнеке ерак, нишләргә дә белгән юк инде, - дип аңлатты үз хәлен безгә.
Микрорайонның читтә булуы үз кыенлыгын тудыра. Бистәгә яисә район үзәгенә барырга дисәң, автобус юк. Йомыш төшми калмый бит. Әйтик, Яшел Үзәнгә документлар белән бик күп йөрергә туры килә. Хәтта, ипи алыйм дисәң, кечкенә генә кибете дә юк әле аның.
Торак-коммуналь хуҗалыгындагы эшләрне алып баручы бар анысы. Җаваплылыгы чикләнгән «Торак-сервис идарә компаниесе» җәмгыяте дип атала ул оешма. Аның баш инженеры Владимир Самсонов белән танышып сөйләштек.
- Яңа салынган йортларда була торган гадәти вак-төяк җитешсезлекләрне исәпләмәгәндә төзүчеләр, нигездә, җиренә җиткереп, ипле эшлиләр, - диде ул.
Әйе, яңа төзелә торган йортларда вак-төяк җитешсезлекләр дә, өзеклекләр дә килеп чыгуы ихтимал анысы. Аңлашыла ул. Биредә менә, нишләптер, электр утын еш өзәләр икән. Әмма яңа төзелешкә сылтау вакыты узмады микән инде? Микрорайонның яртысы диярлек халыкка тапшырылган бит. Анда, беренче чиратта, транспорт һәм көндәлек кирәк-яраклары булган кибет белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Алдагы көнне, әйтик, мәктәп төзелешен дә уйларга вакыт. «Радужный»ны татарча «Якты хыял» дисәк, яңа микрорайонның исеме җисеменә туры килсен иде, әлбәттә.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев