Яшел Үзән

Ягу сезоны башланды

Урамда чагыштырмача җылы булуга карамастан, ягу сезоны башланды. 11 сентябрьдә район башкарма комитеты җитәкчесе «Ягу сезонын башлау турында» 2098нче карарга кул куйды. ЗПТС 10 сентябрьдә балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне җылыта башлады, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләренә җылы бирүгә кереште. Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбедә Горький исемендәге мәдәният сараенда узган...


Урамда чагыштырмача җылы булуга карамастан, ягу сезоны башланды. 11 сентябрьдә район башкарма комитеты җитәкчесе «Ягу сезонын башлау турында» 2098нче карарга кул куйды. ЗПТС 10 сентябрьдә балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне җылыта башлады, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләренә җылы бирүгә кереште.

Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбедә Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәшмәсендә мәгълүм булганча, халыкның, бигрәк тә балаларның сәламәтлеген саклау максатыннан, социаль-мәдәни, мәгариф объектларын быел иртәрәк җылыта башлаганнар. Элегрәк елларда, гадәттә, урамда 5 көн дәвамында уртача 8 градус җылы булган очракта гына объектларга җылы бирелә башлый иде. Котельныйларның һәм торак йортларның әзерлеге дә җылы бирә башлауга этәргеч булып торган. Район башлыгы күрсәтмәсе буенча ягу сезонына әзерлек 15 августка төгәлләнергә тиеш булган. Әмма район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов әйтүенә караганда, мәдәният идарәсе, Карамалы Тау, Норлат, Октябрьский, Осиново, Раифа, Зөя, «Яшел Үзән торак-коммуналь хуҗалык департаменты» МАУ, «СтройКомСервис» ширкәте, «Дом» ТСЖ, «Раифа коммуналь челтәрләре» кебек оешмалар һәм авыл җирлекләре ягу сезонына әзерләнүне вакытында тәмамламаган. «Яшел Үзән торак-коммуналь хуҗалык департаменты» МАУ җитәкчесе Олег Анисимов билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә шәһәрнең торак фонды ягу сезонына әзер. Бер кашык дегет бер мичкә балны бозган кебек, торакны кышкы чорга әзерләү шома гына бармый. «Двор» һәм «Дуслык» ТСЖларына караган йортларның җылылык системасын юдырту һәм опрессовкалау турында актлары да, кышка әзерлек турында паспортлары да юк, нәтиҗәдә әлеге ширкәткә караган йортларга җылы бирүне сузарга мөмкиннәр.
ЗПТС карамагында 20 котельный, 100 чакрымнан артык озынлыкта җылылык челтәре бар. Челтәрләрне көчле басым астында сынау нәтиҗәсендә 55 урында өзеклек барлыкка килгән һәм ягу сезонына әзерлек барышында күбесе ремонтланган. Сәйдәшев, Хаҗиев, Украинская, Тургенев урамнарындагы җылылык челтәрен алыштыру өчен шәһәр башкарма комитеты материал сатып алган һәм аларны шушы арада рәтләп бетерәчәкләр. Җәйге чорда барысы 2 чакрымнан артык җылылык челтәре яңасына алмаштырылган. Ремонт вакытында җылыны югалтуга юл куймый торган югары сыйфатлы материал гына кулланыла. Җылылык челтәрен ремонтлаудан тыш, киңәшмәдә ЗПТС җитәкчесе Наил Гыйльметдинов чыгышыннан күренгәнчә, төзәтү-төзекләндерү эшләре барышында шулай ук казаннарга, насосларга, электр җиһазларына, КИПиА, ХВПга барысы 15 миллион сумга ремонт ясалган.
Ике котельныйның резерв ягулыгы бар: «А» микрорайоны котельныенда - мазут һәм 1-7 квартал котельныенда - мич ягулыгы. Ягулык запасы билгеләнгән нормаларга туры килә.
Әлифел Таразова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: