Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Яңа ел бүләге

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Кыш бабай үзенчәлекле бүләк ясады быел. Яңа ел бәйрәме алдыннан 47 сугыш ветеранына һәм ветеранның тол калган хатынына торак сатып алырга мөмкинлек бирүче субсидия килү турында хәбәр бар. Соңгы ике елда Яшел Үзән муниципаль районда «Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында» дәүләт программасына...

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Кыш бабай үзенчәлекле бүләк ясады быел. Яңа ел бәйрәме алдыннан 47 сугыш ветеранына һәм ветеранның тол калган хатынына торак сатып алырга мөмкинлек бирүче субсидия килү турында хәбәр бар.


Соңгы ике елда Яшел Үзән муниципаль районда «Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында» дәүләт программасына ярашлы рәвештә, 220 кеше фатирлы булды. Субсидия алачак сугыш ветераннары «Ак Барс» банкында счет ачачак. Ветераннарга торак алу өчен бирелә торак субсидия күләме - 963 мең сум. 13 кеше Мирныйның Королев урамында социаль ипотека кысаларында төзелә торган йорттан фатир алырга теләк белдереп гариза язган да инде. Аларга Дәүләт торак фонды белән килешү төзисе генә. Килешүне электрон формада төзисе һәм аннары фатир сайлыйсы гына кала.
Шуны да әйтергә кирәк: субсидия буенча ветеранга 39 квадрат метр торак тиешле. Дөрес, өстәмә акча түләп, зуррак фатир алырга да хокукы бар ветеранның. 24 марттан соң чиратка баскан сугыш ветераннарына да иртәме-соңмы фатир сатып алырга субсидия биреләчәк.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250