Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Яңа автовокзал ачылгач автобуслар ничек йөриячәк

Шушы көннәрдә Яшел Үзәндә тагын бер мөһим вакыйга көтелә - яңа автовокзал ачылырга тора. Кыска гына вакыт эчендә төзелгән бу бинада пассажирларга бөтен уңайлыклар тудырылачак. Аның инвесторы булып «Татинвестстрой» ширкәте тора. Ул Столичная һәм Королев урамнары чатында урнашып, 7000 квадрат метрны тәшкил итә. Бина төзелеше белән беррәттән, аның территориясендә төзекләндерү...

Шушы көннәрдә Яшел Үзәндә тагын бер мөһим вакыйга көтелә - яңа автовокзал ачылырга тора. Кыска гына вакыт эчендә төзелгән бу бинада пассажирларга бөтен уңайлыклар тудырылачак. Аның инвесторы булып «Татинвестстрой» ширкәте тора.

Ул Столичная һәм Королев урамнары чатында урнашып, 7000 квадрат метрны тәшкил итә. Бина төзелеше белән беррәттән, аның территориясендә төзекләндерү эшләре дә бара.
ПАТП җитәкчесе Тәлгать Лотфуллин сүзләренә караганда, автобус маршрутларының саны 15кә җитә. Пассажирларга хезмәтне «ПАТП» предприятиесе һәм аның «Седьмое ЧАТО», «Экспресс», «Пассажиры» ширкәтләре күрсәтә.
Бик күпләрне Казанга бару бәясе кызыксындыра. Яңа автовокзалдан «Яшел Үзән - Казан» 104нче маршруты буенча зур автобусларда йөрү бәясе 35 сум булачак. Кечкенә автобуслар иске (элеккеге) вокзалдан китә һәм аның бәясе 50 сум торачак. Болардан тыш, иртәнге сәгать биштән иске вокзалдан кизү торучы зур автобуслар сәгать саен китеп торачак.
Зур автобусларда бөтен ташламалар да саклана. Пассажирларга уңайлы булсын өчен Казаннан 21 сәгать 45 минутта китүче автобус иске автовокзалга кадәр киләчәк.
Т.Лотфуллин аңлатуынча, транспорт челтәренең бөтен механизмы халыкны канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә оештырыла. Әйтик, 1нче маршрут әлегә үзгәрешсез кала. 2нче маршрут автобуслары яңа автовокзалга кереп, Королев урамыннан китәчәк, кире кайтканда яңа вокзалга кермәячәк.
Башка маршрутларга килгәндә:
4нче маршрут - Королев урамы - яңа вокзал - Столичная урамы - Төзүчеләр проспекты - «Эссен» кибете - Б.Урманче урамы - Королев урамы;
6нчы маршрут - «Волна» микрорайоны - Төзүчеләр проспекты - Столичная урамы - яңа автовокзал - Королев урамы («Базар» тукталышы);
104нче маршрут - иске автовокзал - Столичная урамы - яңа автовокзал - Королев урамы - Комаров урамы - Төзүчеләр проспекты - Столичная урамыннан шәһәрдән чыгу.
402нче маршрут - иске автовокзал - Столичная урамы - яңа автовокзал - Королев урамы - Комаров урамы - Төзүчеләр проспекты - Столичная урамыннан шәһәрдән чыгу.
552нче маршрут - иске автовокзал - Столичная урамы - яңа автовокзал - Королев урамы - Комаров урамы - Төзүчеләр проспекты - Столичная урамыннан шәһәрдән чыгу.
554нче маршрут - иске автовокзал - Столичная урамы - яңа автовокзал - Королев урамы - Комаров урамы - Төзүчеләр проспекты - Столичная урамыннан шәһәрдән чыгу.
405нче маршрут - иске автовокзал - Столичная урамы - яңа автовокзал - Королев урамы - Комаров урамы - Төзүчеләр проспекты - Столичная урамыннан шәһәрдән чыгу.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250