Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Урамда – яз, ә күңелдә – балаларның җәйге ялы

Мәктәп балаларының җәйге ялын оештыруга кереште дә инде өстәгеләр. 2012 елның җәйге чорында Яшел Үзән муниципаль районында балалар «Чайка», Муса Җәлил исемендәге, «Горьковец» лагерьларында, «Васильевский», «Сосновый бор» шифаханәләрендә ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта алачак. Моннан тыш, хезмәт һәм ял, көндез эшләүче мәктәп лагерьлары балаларны кабул итәчәк. Теләгәннәргә палаталы лагерьда ял...

Мәктәп балаларының җәйге ялын оештыруга кереште дә инде өстәгеләр. 2012 елның җәйге чорында Яшел Үзән муниципаль районында балалар «Чайка», Муса Җәлил исемендәге, «Горьковец» лагерьларында, «Васильевский», «Сосновый бор» шифаханәләрендә ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта алачак.

Моннан тыш, хезмәт һәм ял, көндез эшләүче мәктәп лагерьлары балаларны кабул итәчәк. Теләгәннәргә палаталы лагерьда ял итү мөмкинлеге бирелә. Болар хакында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин сөйләде.
«Балаларның һәм яшьләрнең 2012 елда ялын, буш вакытын оештыру, сәламәтлеген ныгыту турында» ТР Министрлар Кабинетының 119нчы карары 2012 елның 14 февралендә дөнья күргән. Ошбу карар нигезендә Яшел Үзән муниципаль районына Татарстан Республикасы бюджетыннан 16 миллион 660 мең сум акча бүлеп биреләчәк, былтыр бу максатка 13 миллион 42 мең сум акча бирелгән. Бер баланың стационар лагерьда 1 смена ял итүе өчен 9810 сум акча кирәк, профильле лагерьда тагын да күбрәк - 18 көнгә 9990 сум.
Узган еллардагы кебек, балаларның лагерьны сайлап алу мөмкинлеге зур. Алар арасында «Чайка» лагере - балалар яратып йөри торган ял итү урыннарының берсе. «Чайка» спорт-сәламәтләндерү лагерында 180 урынга исәпләнгән бер катлы 6 корпус бар. 4 сменага лагерь 720 баланы кабул итә ала. Муса Җәлил исемендәге сәламәтләндерү лагерында 81 кешегә исәпгәнгән 2 корпус бар һәм анда шулай ук 4 сменада 324 баланы урнаштырырга мөмкин. Ике лагерьга да җәйге чорга Яшел Үзән һәм Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләргә дә путевка бирелә. Бу лагерьда балалар җәйге ялының беренче сменасы 7 июньдә үк башлана. Әлеге ике лагерьны җәйге чорга балаларны кабул итәргә әзерләү өчен җирле бюджеттан 2 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу эштә предприятие һәм оешмалар, һәрвакыттагыча, читтә калмас, мөгаен.
Хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнеп үсә торган балалар, киресенчә, җәйге чорны - акча эшләп алу ае буларак көтә. Эшләүнең ике максаты бар: беренчедән, вак-төяк сатып алу өчен кесәгә күпме дә булса акча керә, икенчедән, эшкә-һөнәргә өйрәнәсең. Эшләп карамыйча, кайсы һөнәрнең күңелгә якын икәнен белеп бетереп булмый. Эшкә урнаштыру үзәге җәйге каникул чорында меңнән артык баланы (826сы - шәһәрдә, 224е - районда) эшкә урнаштырырга исәпли. ЗМЗ, Горький исемендәге һәм Серго исемендәге заводлар кебек зур предприятиеләргә дә, 20-30 кеше эшли торган кечкенә оешмаларга да эшкә урнашу мөмкинлеге бар, әмма бу хакта алдан уйларга һәм тиешле оешмаларга, үзеңнең теләгеңне белдереп, заявка бирергә кирәк. Кыскасы, балаларны һәм яшьләрне алда озын каникуллар көтә һәм аны, еллар үткәч тә сагынып искә алырлык булсын өчен, файдалы һәм мәгънәле итеп үткәрергә кирәк.
Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева - 9 Майга, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин - язгы кыр эшләренә әзерлек, «Экоресурс» муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Наил Фәхретдинов - язгы-җәйге чорда төзекләндерү эшләре планы, гражданнар эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов - язгы ташу, архитектура һәм шәһәр төзелеше департаменты җитәкчесе Илшат Ханзафаров сәүдә учреждениеләрен яктырту һәм аларга сәгать урнаштыру мәсьәләсе хакында сөйләде.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев