Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Уңай үзгәрешләр дәвам итәчәк

Соңгы елларда Яшел Үзәннең медицина өлкәсендә үзгәрешләр күп булды һәм алар хәзер дә дәвам итә. Шушы өлкәдәге актуаль мәсьәләләр турында «Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе» сәламәтлек саклау муниципаль бюджет учреждениесе баш табибы Илгиз Һидиятов билгеләвенчә, матди-техник база да яхшыруга таба бара. Белгәнебезчә, 2006-2007 елларда хирургия корпусына капиталь ремонт ясалды. 2008...

Соңгы елларда Яшел Үзәннең медицина өлкәсендә үзгәрешләр күп булды һәм алар хәзер дә дәвам итә. Шушы өлкәдәге актуаль мәсьәләләр турында «Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе» сәламәтлек саклау муниципаль бюджет учреждениесе баш табибы Илгиз Һидиятов билгеләвенчә, матди-техник база да яхшыруга таба бара.

Белгәнебезчә, 2006-2007 елларда хирургия корпусына капиталь ремонт ясалды. 2008 елда төзелеше 20 елга сузылган терапия корпусы файдалануга тапшырылды. 2009 елда балалар дәваханәсе, Осиново амбулаториясе, медицина профилактикасы үзәге ремонтланып, яңа җиһазлар белән баетылды. 2010 елда кан тамырлары авырулары үзәге ачылу да зур вакыйга булды. «Аның нәтиҗәсе хәзер күз алдында, - дип сөйли баш табиб. - Тиз арада диагностикалау аркасында, инсульттан үлүчеләр саны кимеп, күпме кешенең гомере сакланды». Шушы ук елда Мирныйдагы балалар поликлиникасы амбулатор-поликлиника медицина комплексына үз­гәртеп корылып, анда 2нче балалар һәм 3нче өлкәннәр поликлиникалары, травматология поликлиникасы һәм стоматология бүлеге урнашты.

Быел «2011-2012 елларда ТРда сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү» программасы кысасында кабул итү-диагностика бүлегенә һәм 1нче хирургия корпусының операция блогына капиталь ремонт ясала. Аның өчен федераль бюджеттан - 11 миллион сум, җиһазлар өчен 4,5 миллион сум акча күчерелә. Баштанаяк җиһазландырылган бу үзәккә тиз арада ярдәм күрсәте­ләсе авыр хәлдәге пациентлар китерелеп, аларга шул моментында бөтен кирәкле тикшерүләр уздырылачак.

Хәзер Яшел Үзән муниципаль район хакимияте булышлыгы белән авыл җирлекләрендә урнашкан медицина учреждениеләренең дә матди-техник базасын яхшырту эше бара. Район бюджетыннан Васильево район дәваханәсен ремонтлауга - 6, Норлат участок дәваханәсенә 2,5 миллион сум акча күчерелгән. Киләчәктә бу ассигнование­ләрне арттыру күздә тотыла.

Йогышлы авырулар дәваханәсе белән хәзер проблема хәл ителү алдында тора. Аның 1нче катындагы җылылык системасын ремонтлау өчен генә дә 700 мең сумга якын акча таләп ителгәнгә күрә, аны хәзер Васильево район дәваханәсенең 2нче корпусына күчерергә карар кылынган. Бу корпусның түбәсен каплауга җирле бюджеттан 1,8 миллион сум акча бүленгән.

1990 елда тө­зелгән бала тудыру йорты бинасына бер тапкыр да ремонт ясалмаган булган. ТР Президенты Р.Миңнеханов шә­һәргә килгәч, аның белән бу бинаны реконструкцияләү буенча сөйләшү булган. Ул бинага капиталь ремонт ясату бәясен билгеләргә кушкан. Сөйләшү үзен озак көттермәгән. 10 сентябрьдә моның өчен 48 миллион сум акча күчерү буенча күрсәтмә бирелгән. Хәзер эшне башлаганнар.

Баш табиб тагын бер мөһим мәсьәлә - кадрларга дефицит турында да әйтеп узды. Яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан, муниципаль район булышлыгы белән 6 гаиләгә яңа фатир ачкычы бирелгән. Быел 10нан артык табиб-белгеч эшкә кабул ителгән (2 табиб-терапевт, 2 педиатр, 2 стоматолог, 1 хирург, 1 невролог, 1 анестезиолог-ревматолог, 1 офтальмолог, 1 УЗИ табибы һәм 1 травматолог). Шушы көннәрдә генә яшь белгеч - отоларинголог эш сорап мөрәҗәгать иткән. Мондый белгечләр килү халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә уңай чагылыш табачак.

Модернизацияләү буенча ТР программасы кысасында Яшел Үзәндә хәзер халыкка медицина ярдәме күрсәтү стандартлары кертелә. Бүгенге көндә табибларның эше 13 стандарт буенча билгеләнә. Бу максаттан 2011 елда федераль бюджеттан 16 миллион сумнан артык акча күчерелгән. Аның күп өлеше белгечләрнең хезмәт хакын арттыруга китәчәк. Стандартлар, халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртудан тыш, табибларның, урта медицина персоналының хезмәт хакын да арт­тырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук югарыда әйтелгән программа кысасында поликлиника хезмәткәрләренең дә хезмәт хакы арттырылачак. Бу максаттан федераль бюджеттан 14,5 миллионнан артык сум акча күчерелгән. Нәтиҗәдә табибларның хезмәт хакы - 4, урта медицина персоналының 2 мең сумга артачак. Әмма ул индикатив эш күрсәткечләрен 100 процент үтәгәндә генә түләнә.

«Сәламәтлек саклау өлкәсен информатизацияләү дә мөһим мәсьәлә, - дип сөйли Илгиз Һидиятов. - Бөтен дәвалау-профилактика учреждениеләре модем элемтәсе белән җиһазландырылды. Модернизацияләү программасы кысасында информация системасын кертү өчен 2011 елда 43 764 600 сум, шул исәптән федераль фондтан - 38 188 500 сум, ТР бюджетыннан 5 576 100 сум акча күчереләчәк. Учреждениеләрне компьютер техникасы, телекоммуникация җиһазлары белән җиһазландырып, электрон медицина карталары, электрон чиратлар кертү күздә тотыла. Болар халыкка хезмәт күрсәтүне күпкә яхшыртачак».

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Фото редакция

архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X