Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Транспорт картасын бирү дәвам итә

Яшел Үзән социаль яклау бүлегенә транспорт картасы сорап 1087 кеше (ягъни ике атна эчендә, гаризалар 10 февральдән кабул ителә башлаган) мөрәҗәгать иткән. Бу планлаштырганның 10 процентын тәшкил итә. «Татарстан Республикасында транспорт картасын гамәлгә кертү» проекты турында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре киңәшмәсендә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдина сөйләде. Беренче...

Яшел Үзән социаль яклау бүлегенә транспорт картасы сорап 1087 кеше (ягъни ике атна эчендә, гаризалар 10 февральдән кабул ителә башлаган) мөрәҗәгать иткән. Бу планлаштырганның 10 процентын тәшкил итә. «Татарстан Республикасында транспорт картасын гамәлгә кертү» проекты турында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре киңәшмәсендә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдина сөйләде.

Беренче вакытта 4-21-10 телефоны буенча кайнар линия оештырылгач, аңа 300ләп кеше шалтыраткан. Әлеге шалтыратуларга караганда, халык бу проектның асылын аңлаган. Беренче чиратта, транспорттан даими файдаланучылар мөрәҗәгать иткән. Ә башкалар бу картаны үзләренә уңайлы вакытта ясата ала. З.Бурдина бу эшне оештыруда булышлык күрсәткән җитәкчеләргә һәм авыл җирлеге башлыкларына рәхмәтен җиткерде. Хәзерге вакытта халыкны шәһәрнең - К.Маркс урамындагы 57В, Королев урамының - 1А йортында, Васильевоның Свобода урамындагы - 1нче, Карамалы Тауның Беренче Май урамындагы - 70нче, Осиновоның Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы - 1нче, Зур Ключинең Волостнов урамындагы 16А, Норлатның Гагарин урамындагы - 46нчы йортында кабул итәләр.
Март ахырында социаль яклау бүлеге К.Маркс урамындагы 57нче йортка күченәчәк. Мөрәҗәгать итүчеләр өчен монда бөтен шартлар булдырылган.
РФ Социаль страхование фондының региональ бүлеге - дәүләт учреждениесенең 14нче филиалы эше турында сөйләгән, җитәкчесе Эдуард Донченко билгеләвенчә, филиалның төп бурычы булып дәүләт социаль страхованиесе буенча гарантияләнгән һәм производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан страхование пособиеләрен түләү тора. Филиалда производствода зыян күреп эшкә сәләтлелеген югалту буенча 654 кеше исәпкә куелган. Зыян күрүчеләрне медицина, социаль һәм һөнәри тернәкләндерү 7 миллион сумга финансланган. Әйтик, бер инвалидка махсус автотранспорт бирелгән, шифаханәгә 136 юллама түләнгән, 4 колак аппараты бирелгән, 13 протез ясалган һәм башкалар. 2010 ел белән чагыштырганда үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары 2,5 тапкыр арткан. Узган елда фонд филиалы ягыннан гаиләләрне, ана һәм балаларны яклау өчен күп эшләнгән. «Бала табу сертификатлары» программасы буенча фонд филиалыннан медицина учреждениеләре 14,936 миллион сум акча алган. Сертификатның номиналь бәясе 11 мең сум тора. Филиал белгечләре хокук саклау органнары белән берлектә страхование акчасының максатка юнәлешле тотылуын тикшереп тора. Э.Донченко белдерүенчә, 2012 елда социаль түләүләр, аерым алганда, ана һәм балага бәйле пособиеләр артуга карамастан, фонд үз бурычын үтәргә тырышачак.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250