Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Транспорт картасы белән йөрү отышлы булачак

ЯҮМР финанс эшләре буенча даими комиссия әгъзалары, ял һәм бәйрәм алды дип тормыйча, чираттагы утырышка җыелды - халык мәнфәгатьләрен кайгырту төп эшләре шул. Ә тикшереләсе мәсьәлә үтә дә җитди - автобусларда йөрү бәясен күтәрү. Яшел Үзән автотранспорт предприятие җитәкчелегенең бу инициативасы популяр түгел, билгеле. Әмма автобус паркын яңарту, аны тиешле...

ЯҮМР финанс эшләре буенча даими комиссия әгъзалары, ял һәм бәйрәм алды дип тормыйча, чираттагы утырышка җыелды - халык мәнфәгатьләрен кайгырту төп эшләре шул. Ә тикшереләсе мәсьәлә үтә дә җитди - автобусларда йөрү бәясен күтәрү.

Яшел Үзән автотранспорт предприятие җитәкчелегенең бу инициативасы популяр түгел, билгеле. Әмма автобус паркын яңарту, аны тиешле дәрәҗәдә тоту пассажирларның түләү системасын үзгәртүне таләп итә. Хәзер билет бәясе 15 сум булса да, предприятие өчен бер кешене автобуста йөртү 17 сум 57 тиенгә (үзкыйммәте ) төшә. Җәмәгать транспортында йөргән һәр пассажир иминиятләштерелгән, автопарк яңартылган. Болар шактый зур сумма таләп итүче чаралар.

Хезмәт хаклары артмаса да, яшәү көннән-көн кыйммәтләнә. Автотранспорт предприятиесе тиздән транспорт картасын (ташламалы социаль карталарны да кертеп) гамәлгә кертәчәк.

Даими комиссия утырышында автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Рамил Садыйков шәһәр һәм Васильевога йөрүче автобусларның билет бәясе тарифын (бер якка бару) түбәндәгечә тәкъдим итә:

-ташламаларга ия булган пассажирларга - 15 сум;

-электрон транспорт карталар буенча -16 сум;

-"тере акча" белән түләгән очракта - 17 сум.

Транспорт картасы белән йөрү предприятиегә оператив һәм дөрес мәгълүмат бирә, финанс агымының үтә күренмәле булуын тәэмин итә.

Транспортта ике төрле карта- социаль һәм транспорт картасы белән йөрергә мөмкин булачак. Транспорт картасы "электрон кошелек" принцибы белән эшли, ягъни картага билгеле бер сумма кертелә дә кондуктор бер якка йөргән өчен бәяне ала. Транспорт картасы шәхси түгел, аны сатып алу өчен шәхесне ачыклый торган документлар кирәк түгел. Тулырак мәгълүмат газетабызда биреләчәк.

Болар барысы да киләчәктә була. Хәзергә автотранспорт предприятиесе җитәкчелеге бу турыда халыкка җиткерә, депутатлар аның бу гамәлен яклап чыкты. Әмма бу әле иртәгә транспорт картасы белән йөри башлыйбыз дигән сүз түгел. Яшел Үзән автотранспорт предприятиесе җитәкчелеге әлеге проектын Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында якларга тиеш. Бу уңайдан шуны җиткерергә тиешбез: Әлмәттә ( йөрү бәясе 17 сум), Түбән Камада (18 сум), Казанда (20 сум) транспорт бәяләре күтәрелде инде.

Заманалар үзгәрде: кесәдә "тере акча" йөртү мәҗбүри хәзер.

Белешмә өчен:

2013 елда "Экспресс" ширкәте шәһәр маршрутлары буенча 3 900 мең пассажир ташыган, шуларның ташламалы категориягә ия булучылары 37%. 2012 ел белән чагыштырганда пассажирлар саны 17%ка арткан. 2014 елда пассажирлар саны 6,3%ка артыр һәм 42000 мең кеше булыр дип фаразлана.

Гүзәл Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X