Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Түләмәсәң, канализация торбасын ябарлар

Шәһәрдә «Торак комплексы» идарә итүче компания» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт карамагында 1392,7 мең квадрат метр торак бар. Ошбу ширкәт җитәкчесе Марат Хәйруллов агымдагы елның 10 аенда ширкәт башкарган эшләр хакында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре киңәшмәсендә хисап тотты. 20 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, 38515 квадрат метрда торак йорт түбәсе ябылган (5...


Шәһәрдә «Торак комплексы» идарә итүче компания» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт карамагында 1392,7 мең квадрат метр торак бар.


Ошбу ширкәт җитәкчесе Марат Хәйруллов агымдагы елның 10 аенда ширкәт башкарган эшләр хакында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре киңәшмәсендә хисап тотты.
20 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, 38515 квадрат метрда торак йорт түбәсе ябылган (5 миллион сумлык материал сатып алынган), 19800 вентиль һәм 196 задвижка ремонтланган һәм алмаштырылган. Докладчы әйтүенчә, күп катлы йортларда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, күп эшләр пландагыдан арттырып эшләнгән. Капиталь ремонт күләме, гомумән алганда, былтыргыдан кимрәк. Торак йортларга капиталь ремонт барышында 10 миллион сумга экономия ясалган һәм шушы акчага өстәмә рәвештә тагын ике күп катлы торак йорт түбәсе ремонтланган, болар - Тургенев урамындагы 10нчы һәм Рогачев урамындагы 21нче йорт. Димәк, йөзләрчә кеше, түбәдән су үтми дип, кышка тыныч күңел белән керә. Дөрес, әлеге йорт түбәләрен ремонтлау нәтиҗәсендә капиталь ремонтка билгеләнгән вакыт сузылган, әмма эшнең нәтиҗәсе күз алдында.
Докладчы билгеләп үткәнчә, күрсәтелгән хезмәтләр өчен халыктан акча җыю - һаман да катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Айлар дәвамында торак-коммуналь хезмәтләр өчен акча түләмәүчеләр белән көрәшнең тагын бер юлы табылган. Монысы нәтиҗәлерәк кебек. Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең канализация торбасын ябачаклар хәзер. Ничек дисезме? Йорт чормасыннан төшереп билгеле бер фатирның канализация торбасына махсус җайланма кую юлы белән. Нәтиҗәдә канализация торбасы тулаем ябыла һәм кайнар, салкын суны агызып булмаячак. Күршеләргә зыян килергә тиеш түгел. Мондый алымның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын вакыт күрсәтер, әлбәттә.
Халык белән эшләүдә үтемле чараларның берсе - Ишегалды бәйрәмнәре уздыру. Яшәүчеләр канәгать бәйрәмнән һәм анда бик теләп катнашалар. Ишегалдын ел дәвамында карап, чистартып торган һәм бәйрәмне оста оештырган торак йортларга бәйрәмдә билгеле бер күләмдә премия бирелә һәм акча шул территорияне төзекләндерү өчен тотыла. Мондый бәйрәмнәр күршеләрне дуслаштыра, туганнарны берләштерә дә икән. Кыскасы, «Торак комплексы» идарә итүче компания халыкның яшәү-көнкүреш шартларын яхшырту өчен кулдан килгәннең бөтенесен эшләргә әзер.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев