Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Теркәлгән эшсезләрнең күбесе хатын-кызлар

Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгенә быел 7 меңгә якын кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Шуларның 3 меңнән артыгы исәпкә куелып, бу 2011 ел белән чагыштырганда 22 процентка кимрәк булган. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 62 процентын эшкә урнаштырганнар. Әлеге дәүләт бюджет учреждениесе директоры Резедә Вәлиева Яшел Үзән муниципаль район предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренең...


Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгенә быел 7 меңгә якын кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Шуларның 3 меңнән артыгы исәпкә куелып, бу 2011 ел белән чагыштырганда 22 процентка кимрәк булган. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 62 процентын эшкә урнаштырганнар.

Әлеге дәүләт бюджет учреждениесе директоры Резедә Вәлиева Яшел Үзән муниципаль район предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышында эшсезләр санының кимү тенденциясен билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның 11 аенда 1972 кеше эшсез булып танылган (2011 елга карата - 80 процент, 2010 елга карата - 52 процент). Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак 1420 кеше исәптә тора. Ягъни эшсезлек дәрәҗәсе 2 процент белән билгеләнә. Ә менә эш урыннары (вакансияләр) тәкъдим итеп мөрәҗәгать итүчеләр киресенчә арта бара. Ел башыннан вакансияләр 55 процентка артып, 1207 берәмлек тәшкил иткән. Шул исәптән, эшче һөнәре буенча - 943 вакансия һәм бу барлык вакансияләрнең 78 процентын тәшкил итә. Быел предприятиеләрдән һәм учреждениеләрдән 412 хезмәткәрнең кыскартылуга эләгәчәге турында белешмә бирелгән булган. Эшсез гражданнар арасында күпчелекне хатын-кызлар тәшкил итә. Эштән үз теләге белән китүчеләр 53 процент булса, яшьләр - 24 процент. Шулай ук югары белемлеләр - 25, ә урта белем белән - 29 процент.
711 кеше җәмәгать эшләренә җәлеп ителеп, ул шулай ук 2011 ел белән чагыштырганда 59 процентка күбрәк. Моның өчен тотылган финанс чыгымнары 1 миллион 50 мең сум тәшкил итә. Эш бирүчеләр исәбеннән 2 миллион 314 сум тотылган. 1170 яшүсмергә район предприятиеләрендә вакытлыча эшләп тору мөмкинлеге бирелгән.
Эш базарында киеренкелекне киметү максатыннан үзәктә эш дүрт юнәлештә алып барыла. 400дән артык кешене икенче һөнәргә өйрәтү өчен 4 миллион 840 мең сум акча бүлеп бирелгән. 18 хатын-кыз квалификациясен күтәрүгә җибәрелгән. Васильево пыяла заводыннан - 10, Серго исемендәге заводтан - 40, ПФМКдан 10 кеше икенче һөнәр үзләштерүгә керешкән. Мәгариф учреждениеләре хезмәтләренә тотылган чыгым 3877,5 мең сум тәшкил итә.
2012 елда мәшгульлек үзәге вакансияләр һәм эш урыннары буенча 9 тапкыр ярминкә уздырган. 6 меңнән артык кешегә һөнәри ориентация биргәннәр. 55 эшсез гражданга, шул исәптән 51 инвалидка вакытлыча эш урыны табылган.
Региональ программа кысасында 8 эш урыны булдырган эш бирүчегә 580 мең сум акча бүлеп бирелгән. Үз эшен булдырган гражданнар белән 25 килешү төзелеп, аның өчен 1 миллион 470 мең акча тотылган. Ел ахырына кадәр үзәкнең тагын 10 кешегә финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бар. Шулай итеп, 2012 елда хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча уздырылган өстәмә чараларда 233 кеше катнашып, алар өчен 6 миллион сумнан артык акча тотылган.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев