Яшел Үзән

Табышына күрә чыгымы

Күп еллар дәвамында беренче тапкыр Яшел Үзән муниципаль районының 2012 ел консолидацияләнгән бюджетына «Үсеш бюджеты» кертелгән. Бу производство һәм производство булмаган өлкәдә инновация һәм инвестиция эшчәнлеге алып баруга ассигнованиеләр бирү өчен каралган. 2012 елның гыйнвар-февраль айларында районның консолидацияләнгән бюджетын үтәү турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтева предприятие, оешма һәм учреждение...

Күп еллар дәвамында беренче тапкыр Яшел Үзән муниципаль районының 2012 ел консолидацияләнгән бюджетына «Үсеш бюджеты» кертелгән.

Бу производство һәм производство булмаган өлкәдә инновация һәм инвестиция эшчәнлеге алып баруга ассигнованиеләр бирү өчен каралган. 2012 елның гыйнвар-февраль айларында районның консолидацияләнгән бюджетын үтәү турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтева предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән булган дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләде.
Тулаем алганда табышлар күләме 1 472,8 миллион суммасында расланган. Салымнар табышы - 74 процент, салым булмаган табыш - 5 процент, бюджетара трансфертлар 21 процент тәшкил итә. Чыгымнар өлеше табышларга яраша. Чыгымнарның күбесе мәгарифкә туры килә (69 процент). Торак-коммуналь хуҗалыгы икенче позициядә тора. Ике ай нәтиҗәсе буенча чыгымнар 297 миллион сум тәшкил итеп, ул расланган еллык планның 19,9 процентын тәшкил иткән. Билгеләнгәнчә, 2012 елга башта расланган план югары торучы бюджетлар исәбенә 19 миллион сумга арттырылган. Хисап чорында, узган ел белән чагыштырганда, бюджетның табыш өлешен үтәүдә уңай динамика күзәтелә. Анализланучы чорда салымнар килү узган ел белән чагыштырганда артса да, салым агентлары ягыннан вакытында түләмәүчеләр дә бар. Алай гына да түгел, узган чор өчен бурычлар җитәрлек. Әйтик, зур предприятиеләрдән «ПОЗиС» ФДУП, «ЗГАТП» ААҖ, «СМУ-2» ширкәте, ПФМК предприятиеләре. Җир салымы мөһим чыганак исәбендә. Агымдагы елның 1 мартына әлеге салым 20 миллион сумны тәшкил итә. Тулаем алганда бюджетка 2011 елның шул чоры белән чагыштырганда салымнар 28,5 процентка, ягъни 5 миллион сумга артыграк җыелган. Аның сәбәбен җир участокларының кадастр бәясе арту белән бәйләргә кирәк. Чыгымнарга килгәндә, монда 2011 ел белән чагыштырганда аермалыклар бар. Әйтик, сәламәтлек саклау оешмалары, милек комплексы буларак, ТРга күчерелү сәбәпле, консолидацияләнгән бюджетка кертелмәгән. Шулай ук хокук саклау органнары да хәзер федераль бюджеттан финанслана. Чыгымнар буенча бюджет тулысынча үтәлеп бара.
Муниципаль районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Ольга Фасеева күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү турында сөйләде. 2011 елның 27 декабрендә ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертелгәч, унсигез яшькә кадәрге өч һәм аннан артык баласы булган гаиләләргә, бушлай җир участоклары бирелә башлады. Гаризаларны шушы югарыда әйтелгән палатада сишәмбе һәм пәнҗешәмбедә 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр кабул итәләр. Гаризаны язма рәвештә яисә электрон формада электрон хезмәтләр порталы аша бирергә була. Шәхси, язма рәвештә һәм телефон аша консультацияләр бирелә. Җир участогы алырга хокукы булган гражданнар аерым формадагы гариза яза. Бу көнгә 393 кеше аны язып китергән инде. Исемлекне дә шушы палата төзи. Исемлеккә кертелүчеләргә уникаль исәп номеры бирелә. Өстәмә мәгълүматны Комсомольская урамының 2нче йортында урнашкан милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына барып алырга була. Белешмәләр өчен телефоннар: 4-21-07, 5-78-27,
5-79-82. ТРның Минземимущество сайты: mzio.tatarstan.ru.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: