Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Социаль ипотека»: конкурс тәмамланырга 3 көн калды

фатир алырга мөмкинлек биргән, хыялдагы торак мәсьәләсен тормышка ашырырга ярдәм иткән дәүләт программасы. Әлеге программа гамәлгә ашырыла башлаган вакытта аңа шикләнеп караган гаиләләр дә булгалады, хәзер исә, күпме кешенең иркен, яңа фатирларда яшәвен күреп, «Социаль ипотека» чиратына басучылар саны артканнан-арта гына. Сер түгел, аз керемлеләр өчен «Социаль ипотека» программасы -...

фатир алырга мөмкинлек биргән, хыялдагы торак мәсьәләсен тормышка ашырырга ярдәм иткән дәүләт программасы. Әлеге программа гамәлгә ашырыла башлаган вакытта аңа шикләнеп караган гаиләләр дә булгалады, хәзер исә, күпме кешенең иркен, яңа фатирларда яшәвен күреп, «Социаль ипотека» чиратына басучылар саны артканнан-арта гына. Сер түгел, аз керемлеләр өчен «Социаль ипотека» программасы - тораклы булуның бердәнбер юлы.


Бүгенгә безнең район һәм шәһәрдә 300ләп кеше «Социаль ипотека» программасы буенча чиратта үз фатирын көтә. Әлеге программага кагылышлы мәсьәләләр хакында Яшел Үзән шәһәр башкарма комитетының муниципаль торак фонды һәм торак сәясәте бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирек Вильям улы Хәмитов белән әңгәмә корабыз.
- Ирек Вильямович, торак бирү мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертелү хакында сөйлиләр. Ул карарда нинди яңалыклар бар?
- Чиратка басарга дип җыеп килгән документларны комиссия айга бер тапкыр тикшерә, аннан Казанга торак фондына җибәрелә. Фондта 15 көн эчендә реестрга керә. Килешү исә Яшел Үзәндә төзелә. Элек моның өчен күбрәк вакыт сарыф ителә иде. Билгеле булганча, «Социаль ипотека» программасында чиратта торган вакытта бала туса, 200 мең сум күләмендә субсидия бирү каралган. Элек торак фонды белән килешү төзелгәннән соң туган балаларга гына субсидия бирелә иде, хәзер исә ул торак шартларын яхшырту өчен чиратка кертелгәннән соң ук түләнә, ә счетыңа, килешү төзелеп, номер алганнан соң күчерелә.
- Игезәк балалар туса?
- Игезәк бала туган очракта, икесенә дә республика бюджетыннан 200әр мең сум күчерелә. Икенчесе әле федераль бюджеттан бирелә торган ана капиталына да ия була, анысын счетка фатир отканнан соң күчерергә мөмкин.
Алия Гаязова
Язманың тулысынча вариантын газетабызның 99нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250