Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Штрафтан качып котылырмын димә

Яшел Үзәндә былтыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны вакытында түләмәү турында 131 эш судта каралган. Штраф түләмәүчеләрне кулга алу турында 16 карар чыгарылган. Болар хакында ЮХИДИның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Рәүф Галиев журналистлар өчен уздырылган брифингта сөйләде. - ЮХИДИның Яшел Үзән бүлеге суд приставлары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли, -...

Яшел Үзәндә былтыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны вакытында түләмәү турында 131 эш судта каралган. Штраф түләмәүчеләрне кулга алу турында 16 карар чыгарылган. Болар хакында ЮХИДИның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Рәүф Галиев журналистлар өчен уздырылган брифингта сөйләде.
- ЮХИДИның Яшел Үзән бүлеге суд приставлары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли, - дип сөйли Рәүф Галиев. - Суд приставлары илнең күп төбәгеннән кергән административ материаллар буенча 2053000 сум акчаны юллап алды, шул акчаның 585 мең сумы ЮХИДИның Яшел Үзән бүлегеннән кергән административ материаллар буенча. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны тоткарлап торабыз, әмма юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф түләргә теләмәүчеләр дә җитәрлек. Штраф түләүдән качып йөрүчеләрне ачыклау буенча суд приставлары белән берлектә «Дорожный пристав» дигән рейдлар үткәрүнең файдасы бар. Штраф түләмәүчеләрне вакытында ачыклау һәм җаваплылыкка тарту буенча бердәм база булдырылды.
Штраф түләмәүчеләргә закон каты. Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексына ярашлы рәвештә, штрафны вакытында түләмәсәң, аны соңыннан ике мәртәбә арттырып түләргә туры киләчәк. Җәза бирүнең бүтән төрле чаралары да бар, әйтик, штрафлары зур күләмдә җыелган машина йөртүчене 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр, йә булмаса, 50 сәгатькә мәҗбүри эшкә җибәрүләре ихтимал. Күңелсез хәлгә тарымас өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмау хәерле.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев