Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Шәһәр үсештә

Узган атнада Яшел Үзән шәһәр Советының икенче чакырылыш халык депутатлары ХIII сессиягә җыелды. Сессия эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев, Валентин Кострин, прокуратура вәкилләре, оешма, предприятие җитәкчеләре һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты. Сессияне шәһәр Советы рәисе Сергей Батин алып барды. Сессия каравына чыгарылган иң төп мәсьәләләрнең берсе Яшел Үзән...

Узган атнада Яшел Үзән шәһәр Советының икенче чакырылыш халык депутатлары ХIII сессиягә җыелды. Сессия эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев, Валентин Кострин, прокуратура вәкилләре, оешма, предприятие җитәкчеләре һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты.

Сессияне шәһәр Советы рәисе Сергей Батин алып барды.
Сессия каравына чыгарылган иң төп мәсьәләләрнең берсе Яшел Үзән башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штинның һәм шәһәр мэры Сергей Батинның хисаплары булгандыр, мөгаен.
Башкарма комитет җитәкчесе хисабыннан күренгәнчә, шәһәр башка еллар белән чагыштырганда динамикалы үсешен саклаган, бюджет планына ярашлы рәвештә хәрәкәт итә. Бюджетның үтәлеше 101,9 % тәшкил итте.
Узган ел шәһәрне төзекләндерүгә тагын 9 техника алганнар, Фрунзе, Степная, Норкин, Комаров, Шевченко урамнары, Төзүчеләр проспекты ремонтланган. Гоголь, Татарстан, Космонавтлар урамнарында тротуарлар тәртипкә китерелгән.
Ике тапкыр - яз һәм көз айларында шәһәрне чүп-чардан арындыру максатында икешәр айлык өмә игълан ителгән, 180 тонна чүп-чар түгелгән.
Тагын бер игътибарга лаек мәсьәлә, ул да булса, Өмет күле тирәсе тәртипкә китерелә башлаган, күл казаны чистартылган, күл төбеннән тибеп чыга торган чишмәләрне тәртипкә китергәннәр. 7 миллион сумлык эш башкарылган. Быел тирә-ягын тәртипкә китереп, тротуарлар ясарга уйлыйлар...
Автобуслар паркы 85 процентка яңартылды, яңа автобус бинасы файдалануга тапшырылды.
Республика шәһәрләре арасында үтә торган «Иң уңайлы шәһәр» конкурсында Яшел Үзән шәһәре III урынга лаек булган.
Шәһәр мэры Сергей Батин да депутатларга 2011 ел өчен хисабын тәкъдим итте.
- Узган ел һәм быел узган сайлауларда шәһәребез халкы зур активлык күрсәтте, - дип сөйли Сергей Батин. Һәм моны мэр шәһәрдә барган үзгәрешләр белән бәйли. Узган ел шәһәр Советы депутатлары 8 сессия уздырып, шәһәр өчен кирәкле карарлар кабул иткән.
16 гаилә тузган торак программасы буенча уңайлы, якты фатирларга тиенде. Бу аз, шулай да боз кузгалуын әйтеп үтәргә кирәк.
Башкарма комитет эшенә килгәндә алар алга куелган бурычларны үтәргә тырышты. Шулай да быел шәһәрдәшләребез җәяүле юлларының тиешенчә чистартылмавына, боздан арындырылмавына борчылуларын белдерделәр.
Депутатлар һәр хисапны, җентекләп тикшереп, игътибарга алырга дигән карар чыгарды.

Илдар габидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев