Яшел Үзән

Үсешкә юл салынган

Узып баручы 2012 ел катлаулы елларның берсе булса да, Яшел Үзән муниципаль районы аны нәтиҗәле тәмамлый. Бюджет бурычын үтәү буенча да, социаль-икътисадый үсешкә килгәндә дә. Бу хакта Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Алексей Грушин муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендәге чыгышында билгеләп узды....

Узып баручы 2012 ел катлаулы елларның берсе булса да, Яшел Үзән муниципаль районы аны нәтиҗәле тәмамлый. Бюджет бурычын үтәү буенча да, социаль-икътисадый үсешкә килгәндә дә.

Бу хакта Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Алексей Грушин муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендәге чыгышында билгеләп узды.
Моңа берничә фактор уңай тәэсир ясаган. Беренчедән, зур заводларда заказлар күбәеп, тулаем территориаль продукт җитештерү күләме артуга таба юл алган. Икенчедән, район яңа логистика, производство һәм сәүдә инфраструктурасы объектлары мәйданына әйләнеп килә. Алар өчен зур инвестицияләр җәлеп ителә, яңа эш урыннары барлыкка килә, кече предприятиеләр төзелә («Яңа Тура» технополисы, «Тандер» логистика үзәге, «М7» индустриаль паркы).
Өченчедән, муниципалитет табышы планлы рәвештә үсә (салым һәм салым булмаган түләүләр). Район инфраструктурасы үсеше өчен республика һәм федераль бюджеттан 700 миллионнан артык суммада акча алу мөмкин булган.
Чыгыш ясаучы район үсешенә уңай җирлек тудырган тагын бер мөһим факторны билгели. Муниципаль районның бөтен кредитлары быел капланып беткән. Нәтиҗәдә кредитлар өчен хезмәт күрсәтүгә һәм процентларга акча тотылмаган.
Әмма районга тагын да ныграк үсеш алырга быел һава торышының начар килүе комачаулаган. Нәтиҗәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре югары нәтиҗәгә ирешә алмаган. Шулай ук ТКХ һәм энергиягә тарифлар арту да үсешкә аяк чалмый калмаган.
Быел 38 күп катлы йортка капиталь ремонт ясаганнар. Бу эшкә подряд оешмаларын бик җентекләп сайлау нәтиҗәсендә капиталь ремонт ясарга теләгән 12 оешманың 6сы гына сайлап алынган. Көчле контроль алып барылу сәбәпле, эш сыйфаты артып, 10 миллион сумнан артык акчага экономия ясарга мөмкин булган. Шулай ук ачык аукционнарны электрон формада уздыру да бюджет акчасын экономияләгән.
А.Грушин үлем-китем һәм туулар динамикасын билгеләп, соңгы елларда бу юнәлештә дә уңай үзгәрешләр булуын күрсәтте. Әйтик, соңгы 2 елда үлем-китем 12 процентка кимесә, туучылар саны, киресенчә, арткан. 2012 елда аннан алдагы елга караганда 8 балага күбрәк туган. 2013 елда да әлеге динамиканы дәвам итү өчен бөтенесен дә эшләргә туры киләчәк дип сөйли чыгыш ясаучы. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният объектларын ныгыту, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча башланган бөтен эшләр планлы рәвештә дәвам итәчәк. Ә үсәргә безнең районда мөмкинлекләр җитәрлек, файдалана гына белергә кирәк. Ел ахырында республика программасы кысасында Карамалы Тауда 450 урынлы клуб, автовокзал комплексында заманча кинотеатр ачылачак. Әлеге объектларны район халкы күптән көтә иде инде.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: