Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

С.Батин: «хезмәт хакы үсеше темпының республиканыкыннан югарырак булуы шатландыра»

Күп еллар дәвамында республиканың иң депрессив шәһәре булып саналган Яшел Үзәндә хәзерге вакытта эш җәелә бара. Әйтик, шушы елларда гына ул бөтен Идел буеның иң зур логистика үзәге статусына дәгъва кыла. Һәрхәлдә, Россия почтасы, Краснодар краеның «Магнит» челтәре һәм башка кайбер зур бизнес-структуралар Яшел Үзәнне логистика үзәге сыйфатында күрергә тели....

Күп еллар дәвамында республиканың иң депрессив шәһәре булып саналган Яшел Үзәндә хәзерге вакытта эш җәелә бара. Әйтик, шушы елларда гына ул бөтен Идел буеның иң зур логистика үзәге статусына дәгъва кыла. Һәрхәлдә, Россия почтасы, Краснодар краеның «Магнит» челтәре һәм башка кайбер зур бизнес-структуралар Яшел Үзәнне логистика үзәге сыйфатында күрергә тели. Инвесторлар Яшел Үзән районы территориясендәге проектларга күпме акча кертергә планлаштыра? Болар хакында Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин «БИЗНЕС Online» укучылары белән интернет-конференция барышында сөйләде. Без Т.Завалишина әзерләгән әлеге әңгәмәне кыскартып бастырабыз.
«2012 елда кече бизнес өлешен
25 процентка кадәр
җиткерергә»
- Сергей Леонидович, әйдәгез, башта Яшел Үзәннең 2011 елдагы үсеше йомгаклары турында сөйләшик. Узган елда шәһәр һәм район элеккеге ел белән чагыштырганда нинди нәтиҗәләргә иреште?
- 2011 ел безнең өчен вакыйгаларга бай булды. Якынча ясалган нәтиҗәләр буенча иң төп икътисадый күрсәткеч шул: Яшел Үзәннең тулаем территориаль продукты (ВТП) 23 миллиард сум тәшкил итте. Бу - җитди сикереш, 2010 ел белән чагыштырганда 30 процентка артты!
- Мондый үзгәрешкә нәрсә исәбенә ирештегез?
- Әлбәттә, бу - предприятие һәм оешмаларның хезмәте, Горький исемендәге заводтан башлап сөт комбинатына кадәр һәркайсы ел дәвамында җитештерү күләмнәрен арттыра барды. Өстәвенә, алдыбызга 2012 елда ВТП күрсәткечен 25 миллиард сумга җиткерү бурычын да куйдык. Бу гына да түгел әле, кече бизнес өлеше 22 процент тәшкил итәргә тиеш. Шул ук вакытта Яшел Үзәннең машина төзүчеләр каласы булуын да онытмаска кирәк.
- Ә ВТПда кече бизнес өлеше соңгы вакытта ничек үзгәрде?
- Арта гына барды. Үсеш сизелерлек: 2010 елда - 20 процентка, 2011 елда - 22 процентка кадәр. 2012 елда аны 25 процентка җиткерү планы бар. Яшел Үзән Казаннан хезмәт хакы күләме буенча сизелерлек аерыла - без калышабыз. Алдан фаразлаулар буенча уртача хезмәт хакы 14 мең сумнан әз генә артык. Безнең хезмәт хакы хәтта уртача республика хезмәт хакына да җитми. Һәм бу җитди проблема. Муниципаль районда хезмәт хакы үсеше темпы республиканыкыннан югарырак булуы гына шатландыра.

«199 миллион сум өстәмә
табыш җыйдык»
- 2012 елга сездә дефицитсыз бюджет кабул ителде. Мондый хәл кайсы еллардан башлап беренче тапкыр булды соң?
- 2011 елга бюджет дефицитсыз кабул ителгән иде. Аны 2010 елда сайланган яңа депутатлар корпусы кабул итте. Мин Яшел Үзәнгә эшкә 2010 елның уртасында килдем, бюджет төзелгән һәм яртылаш үтәлгән иде ул вакытта. Ул чакта шундый хәл булды: суд карары буенча район бюджетыннан ПОЗИСка 2008-2010 елларның 46 миллион сум күләмендәге җир салымын кайтарып бирергә кирәк иде. Табигый ки, бюджет өчен бик зур акча иде бу, шул ук вакытта районга яшәргә һәм үсәргә дә кирәк иде бит әле. Республика президентына һәм хөкүмәтенә рәхмәт: хәлне аңлап, резерв фондыннан 24 миллион сум акча бүлеп бирделәр. Калганын берләштерелгән бюджеттан табарга туры килде.
2011 елга муниципалитет бюджеты дефицитсыз булырга тиешлеге төгәл билгеләнгән иде. Без берләштерелгән бюджетны 1,4 миллиард сум күләмендә кабул иттек. Ел дәвамында федераль, республика бюджетыннан өстәмә рәвештә акча җәлеп итү белән шөгыльләндек, үзебезнең территориядә өстәмә салым җыйдык. Асылда, былтыр бюджет 2,4 миллиард сум күләмендә үтәлде. Беренче кабул иткән бюджет белән үтәлгәне арасында аерманың сизелерлек булуын үзегез дә күрәсездер! Яшел Үзән җирендә 199 миллион сум өстәмә табыш җыелуы мине аеруча шатландыра.
Тагын бер факт: 2011 елда без 36 миллион сумлык кредитны капладык. Без элек алган кредитларны каплый башладык.
Быелгы бюджетны мин тотрыклану бюджеты дип атар идем. Өстәмә рәвештә керәчәк табышны мәгариф объектларын модернизацияләүгә, шәһәрдә һәм авылларда балаларның ял лагерьларын, мәдәният учакларын һәм урамнарны төзекләндерергә бирергә планлаштырабыз.
- Ә 2012 ел бюджеты никадәр күләмдә планлаштырылган?
- Сан үзгәрешсез - 1,4 миллиард сум, әмма шуны исәпкә алырга кирәк, МВД һәм медиклар федерациядән финансланачак.

«2013 елда кредитларны
тулысынча түләп
бетерәчәкбез»
- Районның кредитлары күпме?
- Юк, кредитның гомуми күләме - 86 миллион сум. Без республиканың минфины белән 2012 елда 50 миллион сум бюджет кредитын каплап бетерү турында килешү төзедек. 2013 елда кредитларны тулысы белән каплап бетерербез дип уйлыйм!
- Ә сезнең бары тик бюджет алдында гына бурычыгыз бармы?
- Аз гына, 7 процентлы инфляция дәрәҗәсендә диярлек коммерция кредитыбыз бар.

«Яшел Үзән-2015» проекты
бетерелмәде!»
- Сезнең өстенлекле «Яшел Үзән-2015» проекты сайлау алды кампаниясе яки башка нәрсә алдыннанмы гадәти пиар идеме? Ни өчен бу проект бетерелде? (Алексей Туганов).
- Әлеге программа бетерелгән яки бетерелмәгәнме, тормышка ашырылган конкрет эшләр буенча карарга кирәк. Әлеге программаның төп положениеләренең берсе хезмәт хакларын күтәрү, шәһәр һәм район халкы тормышын яхшырту, юллар һәм башка инфраструктура төзү. Программада проектны тормышка ашыру планында инициатива төркеменең нәрсә белән шөгыльләнгән һәм шөгыльләнүе турында конкрет язылган.
Бу программа буенча 2010 һәм 2011 елларны эшләп үткәрдек, 2012 елга да калды әле. «Яшел Үзән-2015» проекты бетерелмәде. Без яхшы темплар белән үсәбез. Программаның теләсә кайсы пункты буенча халык алдында хисап бирерлегем бар.

«Беренче чиратта - күп катлы йортлар янындагы юллар»
- Район һәм шәһәрдә юллар төзү һәм ремонтлау буенча хәлләр ничек тора - күпме акча бүленгән һәм 2012 елга планнар нинди?
- 2010 елда автомобиль юллары федераль һәм республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага - 584,4 миллион сум исәбендә реконструкцияләнде һәм ремонтланды. 2011 елда - 1 миллиард 25 миллион сум бүлеп бирелде. Быел җирле юллар өчен 462 миллион сум каралган, ә федераль һәм республика юлларын ремонтлау өчен каралган акчага төгәллек кертелә генә әле.
- Шәхси секторга кадәр кайчан да булса юллар барып җитәрме? Юл челтәрен үстерү программасы бармы?
- Программа бар, һәм юллар, әлбәттә, анда да булачак, әмма агымдагы елда түгел. 2012 елда юллар челтәрен төзү һәм ремонтлауга әлегә 50 миллион сум исәпләнгән. Беренче этапта тимер юл переездлары өчен - 100 миллион сум (бөтен проект 350дән алып 700 миллион сумга кадәр). Бу переезд - төп каршылык: җитештерүчеләр белән кулланучылар арасындагы бөтен процессны тоткарлаучы шлагбаум.
Гомумән, 2012 елда районда өч юл развязкасын төзү планлаштырыла. Әйтелгәннәрдән тыш, Идел аръягы зонасының М7 трассасында мультимодаль логистика үзәге өчен кирәк булган Зөя борылышындагы развязка (эшне «Казан» ПСО алып бара) һәм Йошкар-Ола - Казан трассасындагы Сафоново авылы янында. Бу юл файдалануга тапшырылса, Сафоноводан Казанга турыдан-туры бару мөмкин булачак. Ә Йошкар-Олага - күпер аша. Бәясе - 700 миллионнан алып 1 миллиард сумга кадәр.
- Бу развязкалар нинди тәртиптә файдалануга тапшырылачак?
-2012 елда логистика үзәгенә илтүче развязка файдалануга тапшырылса, 2013 елда Йошкар-Ола - Казан трассасында переезд һәм развязка төзү күздә тотыла.
- Октябрьская - Столичная чатында развязка кайчан дөрес итеп ясалачак? (Тәлгать Галимов ).
- Юлүткәргеч төзү белән (эш быел башлана) бу мәсьәлә дә каралачак.
- Загородная урамында 50ләп мәктәп укучысы яши. 6нчы мәктәпне яптылар. Балалар хәзер мәктәпкә «Яшел Үзән - Волжск» шәһәрара маршрут автобусында йөри. «Загородная - Гәр» 7нче шәһәр маршруты бер еллап йөрми. Сораулар: 1.Ни өчен хакимият яңа 7нче маршрут буенча пассажирлар йөртүчегә конкурс игълан итми?
2.Загороднаяда яшәүче укучыларны ни өчен мәктәп автобусы йөртми? (Алексей Туганов).
- Без бәйсез аудит ясап карадык һәм 7нче маршрутның рентабельле булмавын ачыкладык. Шуңа күрә конкурс та булмаячак. Мәктәпләрне оптимальләштерү программасы буенча мәктәп автобуслары район укучыларын йөртү өчен бирелә. Загородная урамы шәһәрдә булганга күрә, мәктәп автобусы каралмаган. Бар укучыга да «ЗПАТП» ширкәте автобусларында йөрү өчен «Гринбус» билетлары бирелгән. Болардан тыш, «Гринбус» билетлары 4нче һәм 6нчы автобус маршрутларына да («ГАЗель») ярый.

«2012 елда тимер юл вокзалын ремонтлау планлаштырылмаган»
- Безнең шәһәрдә тимер юл вокзалы кайчан тәртипкә китереләчәк. Яшел Үзән - Татарстанның көнбатыш капкасы бит. (Денис).
- Мин сезнең белән килешәм, тимер юл вокзалы безнең шәһәрне бизәми. Мин аның бөтен таләпләргә дә туры килүен телим, чөнки ул Яшел Үзәннең йөзе. Без Горький тимер юлының Казан бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Мин буш вәгъдәләр бирергә яратмыйм - 2012 елда тимер юл вокзалын ремонтлау планлаштырылмаган.

«Түбән хезмәт хакы - иң нык
борчыган мәсьәлә»
- Сергей Леонидович, сезне район башлыгы итеп куйгач, Яшел Үзәннең кыен мәсьәләләрен хәл итү буенча зур киңәшмә булган иде. Хәзер кайсы мәсьәләләр хәл ителгән, кайсылары буенча эш алып барыла?
- Минем уйлавымча, хезмәт хакының түбән булуы - иң авыр мәсьәлә. Халыкның башка җиргә эшкә йөрүе - шуннан. Көн дә 12-14 мең кеше Казанга эшкә йөри дип исәплибез.
- Бәлки, биредә хикмәт хезмәт хакына гына бәйле түгелдер, әйтик, Казанда кешенең хезмәте буенча күтәрелү мөмкинлеге дә киңрәк...
- Мин Яшел Үзәндә яшәп Казанда эшләүче байтак кына укытучыларны, табибларны беләм. Менә шул шәһәрләрдәге мөмкинлекләр буенча аерманы бетерү - безнең бурычыбыз. Хезмәт хакларын гына түгел, һөнәри үсеш мөмкинлекләрен дә күтәрергә кирәк. Без хезмәт хакы мәсьәләсе буенча эш алып барабыз. Предприятиеләр, җитештерү күләмен арттыру һәм сәүдә базарларында яңа кишәрлекләр табу өстендә эшләп, аны арттырырга тырышалар.
2010 ел уртасында безнең районда яңа предприятиеләр ачылды. Мәсәлән, Карамалы Тау бистәсендә җаваплылыгы чикләнгән «Пластполиком» җәмгыяте узган ел сафка керде. Бу җәмгыять үзенең эшенә Казандагы Авиатөзелеш районында нигез салган иде. Көймәләр, аквапарк таулары, ванналар һәм башка сантехника әйберләре эшләп чыгарды ул. Карамалы Тауда җитештерү мәйданы сатып алып, аны төзекләндерде һәм яңартты. Алда әйтелгән әйберләрдән тыш пыяла җитештерү дә җайга салынды биредә. Безнең предприятиенең мөмкинлеге - Дзержинск каласындагы бердәнбер көндәшенекеннән ун тапкырга артыграк. Пыяла төрек технологиясе буенча җитештерелә һәм аның җиһазларын төрек белгечләре урнаштырып эшләтеп җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X