Яшел Үзән

Саннар теле белән

Узган елда Горький исемендәге завод, Яшел Үзән сөт комбинаты, «ПКФ «Полюс» ширкәте, «Яшел Үзән ит эшкәртүче комбинат» аерымланган подразделение әйбәт эшләгән. Шул ук вакытта төрле сәбәпләр аркасында Серго исемендәге заводта, Васильево пыяла заводында, Яшел Үзән фанер заводында, Васильево икмәк заводында җитештерү күләме кимегән. Болар хакында җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район...

Узган елда Горький исемендәге завод, Яшел Үзән сөт комбинаты, «ПКФ «Полюс» ширкәте, «Яшел Үзән ит эшкәртүче комбинат» аерымланган подразделение әйбәт эшләгән. Шул ук вакытта төрле сәбәпләр аркасында Серго исемендәге заводта, Васильево пыяла заводында, Яшел Үзән фанер заводында, Васильево икмәк заводында җитештерү күләме кимегән. Болар хакында җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы - башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Грушин бәян итте. Ул муниципаль районның узган елдагы социаль-икътисадый үсешенә якынча йомгак ясады.

2011 елның 11 аенда сәнәгать предприятиеләре 17,7 миллиард сумлык продукция җитештереп озаткан. Ел нәтиҗәләре буенча 19 миллиард сумга басар дип бәялиләр.
Районның авыл хуҗалыгында да эшләр әйбәт кенә. 20,3 мең тонна ит (2010 ел дәрәҗәсенә карата 101 процент), 45 мең тонна сөт (95,4 процент) җитештерелгән. Авыл җирендә эшләүчеләр 71,8 мең тонна ашлык, 23,7 мең тонна яшелчә җыеп алган. 2012 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматларга караганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 26800 баш терлек, 1,4 миллион баш кош бар. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр җитештергән тулаем продукция 3,8 миллиард сум тәшкил итәр дип фаразлана.
Хөкүмәтнең матди ярдәме белән авыл җирендә терлек симертүчеләр, кош караучылар һәм яшелчә үстерүчеләр саны торган саен арта бара. Былтыр ЛПХны үстерүгә юнәлтелгән 559 кредит бирелгән, акчага күчереп исәпләгәндә 74,6 миллион сум дигән сүз бу. Гаилә фермаларын төзү эше актив бара. Узган елларда төзелгән 7 гаилә фермасы әйбәт кенә эшли һәм тагын 5се төзелү алдында.
Узган елның 9 аенда төп капиталга кертелгән инвестиция күләме 3,2 миллиард сум тәшкил итә һәм быел бу санның 4 миллиард сумга җитүе ихтимал. Газетабызда шулкадәр зур акчаның кая тотылуын ел дәвамында язып барырга тырыштык: тимер юл күпере ремонтланды, яңа юллар салынды, Зөядә логистика үзәге төзелә, «Майский» теплица комбинатында энергоүзәк сафка басты. «Новая Тура» технополисы проектының гомуми бәясе 9 миллиард сум тәшкил итә һәм ул 140 гектар мәйданны алып торачак.
Узган елның декабрендә автовокзал бинасының файдалануга тапшырылуын хәбәр иткән идек инде. Муниципаль районның автобус маршруты челтәрен киңәйтү максатыннан, яңа пассажир маршрутлары эшләнгән һәм расланган. Болар:
406нчы маршрут. Улитино - Олы Ачасыр;
407нче маршрут. Мамадыш-Әкил - Түбән Карамалы;
408нче маршрут. Түбән Карамалы (паром) - Зөя утравы;
409нчы маршрут. Акъегет - Татар Наратлысы;
410нчы маршрут. Васильево - Бишнә - Күлбаш. Соңгысы 2011 елның августыннан эшли.
Территориядә 3800 хосусый эшмәкәр һәм 1500 кече эшмәкәрлек субъекты, шул исәптән 919 экономик яктан актив кече предприятие теркәлгән.
6 меңнән артык кеше кечкенә предприятиеләрдә эшли, бу - муниципаль район территориясендә эшләүчеләрнең 15 проценты. Якынча бәяләүләр буенча кечкенә предприятиеләрдә акча әйләнеше 6 миллиард сум чамасы тәшкил иткән. Җирле бюджетка кергән салым акчасының 19 проценты кече бизнес субъектларына туры килә.
Докладчы шулай ук төзелеш, торак йортлар салу, юллар төзү, муниципаль районның финанс хәле турында да сөйләде. Чыгыштан күренгәнчә, икътисадның үсеше халыкның яшәү сыйфаты яхшыруын да характерлый. Әйтик, гыйнвар-ноябрьдә предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 13747 сум (республикада 18617 сум), җан башына уртача керем 9723 сум (республикада 18670 сум), билгеләнгән уртача пенсия күләме 7966 сум. Предприятиеләрдә 35900 кеше эшли, бу 2010 елдагыдан 4,3 процентка ким.
2011 ел дәвамында халыкны эшкә урнаштыру үзәгендә 5464 кеше исәпкә куелган, 2980 кеше эшсез дип табылган һәм аларга эшсезлек буенча пособие түләнгән. 2886 кеше эшкә урнаштырылган, шуларның 1286сы - балигъ булмаганнар, 36сы инвалидлар. 445 эшсез кеше җәмәгать эшләрендә катнашкан.
Әлифел ТАРАЗОВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: