Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

«Рәхәт»тә рәхәт

«Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән кешеләргә һәм шулай ук 18 яшьтән өлкән булган инвалидларга хезмәт күрсәтелә. Әлфия ЗЫЯКАЕВА Шуны да билгеләргә кирәк: мондый учреждение Яшел Үзәндә, республикада беренчеләрдән булып, 1995 елның 1 декабрендә ачылып, үзенең уңай тәҗрибәсен күрсәтә алган. Шушы үзәкнең эшчәнлеге турында җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә директоры...

«Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән кешеләргә һәм шулай ук 18 яшьтән өлкән булган инвалидларга хезмәт күрсәтелә.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Шуны да билгеләргә кирәк: мондый учреждение Яшел Үзәндә, республикада беренчеләрдән булып, 1995 елның 1 декабрендә ачылып, үзенең уңай тәҗрибәсен күрсәтә алган. Шушы үзәкнең эшчәнлеге турында җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә директоры Ольга Пыжова сөйләп, төп юнәлешләренә тукталды.
Хәзер «Рәхәт» үзәге автоном учреждениегә әйләнеп, район һәм шәһәрдә яшәүче 960 өлкән кешегә һәм инвалидка өенә барып хезмәт күрсәтә. Агымдагы елның 9 аенда 1 меңнән артык кешегә социаль ярдәм күрсәтелгән. Хезмәтне ике төрле күрсәтәләр: бушлай һәм өлешчә түләү нигезендә һәм шулай ук өстәмә хезмәтләргә түләү юлы белән алып барыла. IV кварталда ерак авылларда яшәп, авыр тормыш ситуациясенә эләккән өлкәннәргә һәм инвалидларга яңача хезмәт күрсәтү формасын гамәлгә кертүне күздә тоталар. Әлеге хезмәтне «мобиль бригада», урыннарга чыгып, күрсәтергә җыена.
Үзәкнең социаль-тернәкләндерү бүлеген дә өлкән яшьтәге кешеләр ярата. Анда 45 кешегә ярым стационар формада ике тапкыр ашату юлы белән 15 көн хезмәт күрсәтелә, ә 10 кеше ярдәмне 21 көн буе стационар рәвештә ала. Монысында аларны биш тапкыр ашаталар. Агымдагы елның 9 аенда андый хезмәтне 500дән артык кеше алган. Бүлектә, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру максатыннан, яңа социаль технологияләр куллана башлаганнар.
Бу учреждение инвалидларны тернәкләндерүгә, тернәкләнү чорында консультацияләр бирүгә, юридик ярдәм күрсәтүгә һәм инвалид булган гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә дә зур игътибар бирә.
«Рәхәт» үз эшчәнлеген «Озак вакыт актив яшәү фәне» комплекслы программасына нигезләнеп алып бара. Бу программа өлкәннәрне һәм инвалидларны заман шартларына яраклаштыруга юнәлтелгән.
Үзәк төрле хәйриячелек акцияләре уздыруны традициягә әйләндергән. Әйтик, «Язгы шәфкатьлелек атнасы» кысасында «Ярдәмчел куллар», «Иптәшең белән бүлеш» кебек акцияләр оештырылган. Җиңү бәйрәме уңаеннан социаль хезмәткәрләр 269 өлкән кешегә ЯҮМР башлыгының котлау открыткаларын тараткан.
Үзәк комплекслы тернәкләндерү хезмәтләрен һәм программаларын арттырып, яхшыртып, «Уңайлы тирәлек» республика конкурсында катнашуны да үзенең бурычы итеп күрә.
Шулай ук ветераннар советы белән берлектә үзәк ТР Министрлар Кабинеты грантларын оту өчен республика конкурсына «Өлкән кешеләрне һәм инвалидларны тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү» проектын әзерли башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев